поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
25.02.2020 Җәмгыять

81 яшьлек карчыкның авыруы кемгә кирәк?

Шул гомер яшәп, 81гә җитеп, бүлнисләргә кереп ятканым юк иде. Грипп, ангина ише чирләрне эшләп йөреп, аягөсте генә үткәрә идем. Ике тапкыр бәби алып кайтканда гына берәр атна ятарга туры килде. Анысы чиргә керми бит инде, киресенчә, авыр йөктән котылу, сөенеп сабыеңны кулга алу – зур шатлык.

Менә Ходайның сәгате суккандыр инде, күсе елын больницада каршыладым. Барлык терапия бүлегендә нибары икәү идек: реанимациядә бер карт һәм хатын-кызлардан – мин. Бүлек врачы Ләйсән Галимова белән дүрт шәфкать туташы безне чиратлашып дәваладылар. Безнең аркада аларга да Яңа елны больницада каршыларга туры килде. Бүтән авырулар алдан ук дәваланып чыгып киткәннәр, ә түзәрлек чамалары булганнары Яңа ел үткәнне көтеп, “ремонтка” керми торганнар икән. Рәхмәт врачка һәм шәфкать туташларына, үзләренә, якыннарына Ходай ныклы сәламәтлек, күңел тынычлыгы бирсен. Диагнозлар, чир турында язып тормыйм: 81 яшьлек карчыкның авыруы кемгә кирәк?
 
Ике улым да гаиләләре белән хәлемне белергә гел килеп тордылар. Җәлил больницасының кабул итү бүлмәсендә терапевт булып гомере буе Фирдәвис Арсланов эшли. Аның турында “профессорың бер якта торсын, Арсланов бик яхшы белгеч” дип мактап сөйлиләр. Ул безнең участок табибы, шуңа мин аның белән якыннан таныш. Аңа үземнең беренче китабымны да бүләк иткән идем. Бүтәннәрдән аермалы буларак, Арслановның күркәмлеген, кызыксынучанлыгын раслаучы тагын бер гамәле – күпләп газета-журнал алдыра, шул исәптән “Татарстан яшьләре”н дә.
 
Аның янына үзебезнең район кешеләре генә түгел, бүтән районнардан да тикшеренергә киләләр икән. Үзенең эш сәгатеннән тыш, чакыру буенча авыруларның фатирларына килеп тә тиешле киңәшләрен бирә. Мине дә өемә килеп тикшергәннән соң, больницага кереп ятарга тәкьдим итте.
 
Сигез көн ятып дәваланып чыккач, ике көн үтүгә элек яшәгән, эшләгән авылымнан, Александровка поселогыннан, Рәзимә белән Бөрлиант килделәр. Мин почта бүлегендә эшләсәм, Рәзимә янәшәдәге саклык кассасында эшләде, миннән 10 яшькә кечерәк. Бөрлиант исә сельпо бухгалтериясендә, аннары страховка агенты булып эшләп, халыкка яхшы яктан гына танылган ханым. Алар белән сөйләшеп утырып, ике-өч сәгать сизелмичә дә үтеп китте.
 
1985 елдан бирле үзем Җәлилдә яшим, соңгы 10 елымны Александровкада почтада эшләп лаеклы ялга чыктым.
 
Яз-җәй айларында саклык кассасының эше бик аз: әз-мәз кертемнәрне алу, бирү, электр өчен түләү кабул итү, газ алу өчен талон бирү – барлык эшләре шул. Рәзимә бик тере, мөлаем, күркәм холыклы, эш сөючән ханым булып чыкты. Бер дә үз өстәле артында гына кадакланып утырмады, әйткәнне дә көтеп тормыйча, почтаның бик күп эшләрендә үзе теләп булыша иде. Туган авылы – Зәй районы, Налимда (халык телендә Мәлем) почта бүлеге җитәкчесе булып эшләп килгәнлектән, почта эшен ул бик ярата иде. Почта бинасы – ике бүлмәдән торган агач йорт. Эчке ягы почтальоннарныкы, шуның бер почмагында ике сейф куярлык такта бүлмә. Рәзимә белән эшләгәндә без сейфларны ачкычка бикләп йөрмәдек. Иртән ачабыз да, әбәдкә һәм кич кайтканда гына бикләп китәбез. Икебезнең сейфта да акчалар. Килгән посылкалар, бандерольләр шул бүлмә идәнендә. Аның белән эшләгәндә бер генә мәртәбә җитмәүчелек тә, югалтулар да булмады. Кыш айларында 20шәр посылка китә иде. Бандероль, перевод, телеграммаларны да мин җитешмәгәндә ул кабул итә, төрә, сургуч белән пичәтләп тә куя. Урыслар телеграмманы бик күпләп җибәрәләр, бер яшьлек баладан алып, 90нан узган әби-бабайларны да котлап торалар иде. Әз булса да керем була анысы, ә планны елдан-ел арттыралар, әйтерсең, ел саен күп фатирлы йортлар калкып тора яки йорт саен бәби туа. Тик менә шунысы бар, халык телеграмманы үзе язмый (күбесенең белеме дә шул кадәр генә), бу эшне почтальоннарга тапшыра, шулай тиеш дип белгәннәрдер инде. 1 килога чаклы күчтәнәч җибәрәсе булганда бандерольне соры, калын кәгазьгә төрәсе, адресларын язып, бәйләп, сургуч пичәте сугасы. Газета-журналлар 3әр брезент капчыкта килә иде. Ул вакытларда халык укырга да яраткан, аннары пионерларга, комсомол, коммунистларга үз газета-журналларына язылу мәҗбүри иде. Подписка вакытларында һәр оешмадан парторглар, комсомол җитәкчеләре почтага килеп, үз кул астында эшләүчеләрнең күпме газет-журналга язылуы турында белешмә алып китәләр иде. Телеграммалар телефон аша кабул ителә, тапшырыла. Әле бит өстәвенә 20 нокталы коммутатор да бар, клиентлар белән эшләүне Рәзимәгә калдырып, яртышар сәгать телеграммалар белән утыра идем.
 
Рәзимә эшендә генә түгел, йортында да бик чиста-пөхтә, аш-суга уңган хуҗабикә иде. Бәйрәмнәрдә, туган көннәрдә алар белән кунакка йөрешә идек. Инде үзенең яше 70 белән барганда, бер ерак туганнарын – 93 яшьлек карчыкны аларга карарга китергәннәр. Әбинең үз балалары әллә үлеп беткән, әллә инде ташлаганнар, билгесез. Рәзимә анысын әйтмәде, зарланмады да. Ул гомумән кеше сөйләми, зарланмый торган зат. Таһиры да үзе кебек үк тыныч, тәрбияле кеше. Алар үрнәк гаилә булып ике ул үстерделәр. Кызганыч, улларының берсе вафат булды...
 
Александровка китапханәсенә 80 яшьлегемне уздырырга чакыргач, китапханәче Гөлүзә Әхәтова, ветераннар җитәкчесе Фалия Әхмәтҗанова оештырган әлеге очрашуга да Рәзимә бик зур бәлеш пешереп, иң алдан килеп утырган иде. Бирегә дусларымның иң-иңнәре генә җыелган иде. Инде авылдан киткәнемә дә 35 ел була икән. Олы улым авылда, төп йортта яши. Атна саен мунчага килеп ала. Авыл белән аралар өзелмәде, Аллага шөкер.
 
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА. Сарман районы, Җәлил поселогы.
Фото: пиксабай

---
Татарстан яшьләре
№ --- | 25.02.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»