поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.07.2010 Дин

КЫРГЫЙЛЫК ХЫЯЛЫЙЛАРЫ, ЯКИ БУЛМАГАН МӘҖҮСИЛЕК

Соңгы дистә ярым елда халкыбыз асылына кайта, «пролетар» һәм «интернационал» исерүдән соң үзебезнең кем икәнлегебезне аңларга омтылыш, әлбәттә, табигый. Шуның өчен тарихның тирән чорларына мөрәҗәгать ителә дә, без һәр югалган, адашкан кеше кебек үк, үз нәсәбебезне, кан-кардәшләребезне эзлибез, бу да, һичшиксез, алар аркылы үзебезнең кемлегебезне төшенү теләге чагылышы.

Мондый эзләнү билгеле рухи өлкәгә, бигрәк тә дини сферага да кагылмыйча калмый. Менә ни өчен халкыбызның дини ышануларын тикшерү бүгенге көндә үтә дә актуаль. Халкыбызның дистә еллар дәвамында диннән көчләп читләштерү сәбәпле күпләребез, бигрәк тә яшьләр, бу яктан бихәбәр булу сәбәпле аларны кемнәрдер тарафыннан алдату, адаштыру ансатлашты. Һәм, ни кызганыч, андый мәкерле кемсәләр гел чыгып тора, дин пәрдәсе астында халкыбызны бүлгәләргә, бердәм милләтебезне дин җәһәтеннән чуалдырып ахыр чиктә сугыштырырга телиләр.

 

Хакыйкатьтә исә, кешелек дөньясы бер гаиләдән үрчеп җир йөзендә таралган, моны заманави галимнәр геннарны өйрәнүдән соң расладылар инде. Күрәбез ки, кешелек Ходай тарафыннан бар ителеп хасил булган һәм ул иләһи Зат бердәнбер ялгыз Бар итүче. Кешелекнең шул иләһи Зат белән элемтәсе диннең асылын тәшкил итә дә. Ошбу мөгамәлә пәйгамбәрләр аркылы дәвам иттерелгән. Кешелек үрчүе белән дөньяда башта расаларга, аннары халыкларга һәм кавемнәргә бүленеш хасил булган. Халыклар ерагая бару белән аларда аерымлыклар үсә барган. Халыкларның кайберәүләре алгарыш кичерә торган, ә башкалары киресенчә деградацияләгән, аерымлары исә харамга бирелеп исәрләнеп хәтта үз Халикларын (Бар итүчен) оныта барганнар, күпаллалык нәҗесенә барып җиткәннәр. Шул ук вакытта, әлбәттә, Бар итүче бердәнбер, ялгыз булуын дәвам иткән, мәгәр төрле халыклар телләрендә Аның исемнәре хасил булган, мәсәлән, урысча – «Бог», инглизчә – «Год», фарсыча – «Ходай», татарча «Тәңре», гарәпчә – «Аллаһы» һ.б. Менә шул Аллаһы Тәгалә Үзе барлыкка китергән халыкларны рухи ярдәмнән ташламаган, һәр милләткә пәйгамбәрләрне ирештерә торган, аларның саны 124 мең булган, ягъни татар халкына да андый пәйгамбәр, ә бәлки пәйгамбәрләр һичшиксез җибәрелгән. Ул пәйгамбәрләрнең өйрәтүләре, билгеле, эчтәлеге буенча берүк булган, ягъни бераллалык тәгълиматын чагылдырган.

 

Ул пәйгамбәрләр киләчәктә ахырзаман пәйгамбәре килүен хәбәр бирә торганнар. Татар халкы, бигрәк тә без татарлар инануынча, акыллы, зиһенле, сүзгә тугъры халык, шул сәбәпле борынгы бабаларыбыз Тәңре Тәгаләгә биргән вәгъдәләренә тугърылыкны саклап милади белән җиденче гасырда андый соңгы пәйгамбәр җир йөзенә килү белән үк аңа иярәләр, шәригатен кабул итәләр. Шунысын дөрес аңларга кирәк: бабаларыбыз җиденче гасырда Айдар хан хозурында сәхабәләрдән Ислам динен кабул итәләр. Бу сүзләрнең мәгънәсе – шәригатен кабул итәләр, чөнки татарлар Исламнан беркайчан киткәннәре булмады, меңләгән еллар дәвамында алар Аллаһы тәгаләгә буйсынып яшәделәр, барча Аллаһ пәйгамбәрен танып һәм, әлбәттә, вәгъдә ителгән, көтелгән соңгы пәйгамбәрне бер сүзсез шатланып кабулладылар. Шул сәбәпле халкыбызда килгән өч сәхабәдә укыган табигыйннар, табгу-табигыйннар хасил булган. Ә инде 922 ел вакыйгаларына килгәндә ул күбрәк сәяси вакыйга, дини түгел, чөнки ибн Фадлан сүзләреннән үк күренгәнчә илебездә мәчет-мәдрәсәләр инде күп булып, Ислам гыйлеме көчле булган. Хәтта килгән гарәпләр хәдисләрне дөрес аңламау сәбәпле камәт әйтелешен бозып үзгәртергә тырышканда, аларның бу гамәле инкарь ителә. Фәннәр докторы Мәсгуд Гайнетдин фикеренчә, Болгар ханлыгы Өммәви хәлифәлегеннән Габбаслы хәлифәлегенә күчү вакыйгасы була 922 елда. Шуның өчен хәзер кемдер бабаларыбыз элгәре мәҗүси булган дип аларның изге хәтерен хурларга тырышса, ул сафсатага ышанмыйк. Халкыбызда, Аллага шөкер, мәҗүсилек исәрлеге беркайчан да булмаган, без гелән Аллаһыны (башка исем синоним белән әйткәндә Тәңрене) барлап, берләп яшәдек.

 

Искә төшерик, совет атеизмы чорында дин белән көрәш башлангач кына, атеистлар халкыбызда «Исламга кадәр» йолаларны, ышануларны эзләргә керештеләр, гәрчә алар беркайчан булмаган булса да. Кызганыч ки, әлегә хәтле галимнәребез мәгънәсез атеистик хаталар әсирлегендә кала бирәләр. Күп галимнәр бу мәсьәләдә халкыбызда сакланган ышануларны, әйтемнәрне, риваятьләрне, Ислам белән түгел, ә ваһһабичылык белән чагыштыралар да, аларны исламсыз дип бәялиләр. Асылда исә ул рухи феноменнар чын фәнни өйрәнүне, дөрес интерпретацияе генә көтәләр. Аңлашылсын өчен, гади мисал китерәм, кайберәүләр шүрәле, су анасы һ.б.ш. Исламга сыймаган инану дип бәяләргә ашыга. Ә бит Ислам дине җеннәр барлыгына инанырга куша, җеннәрнең исә кешелегебезгә параллель цивилизациясе барлыгына без, мөселманнар булсак, ышанырга тиешбез. Әлбәттә, моның кебек нәрсәләр халкыбызның әкиятләрендә булу – тулысы белән Ислам тәэсире, балаларга җеннәр турында аңлатма бирү ысулы гына ул. Биредә бернинди мәҗүсилек яки күпаллалыкның әсәре дә юк. Хуҗалар тавына, дөрес әйткәндә тауларына килгәндә, «хуҗа» сүзен дөрес аңларга кирәк. Ул сүз «дин әһеле яки изге кеше» дип тәрҗемә ителә, мәсәлән Хуҗа Әхмәд Ясави, Хуҗа Насретдин һ.б. Төркиядә исә хуҗа сүзе мулла дигәнне аңлата. Шулай ук, хуҗа дип элгәре безнең якларда сәхабә токымнарына әйткәннәр. Җөмһүриятебездәге хуҗалар тавында исә хуҗалар каберлекләре булу сәбәпле ул урын изге санала. Билгеле булганча, халкыбызда XII гасырдан башлап ясәвия тәрикате тарала башлый, ул Казан ханлыгы вакытында чәчәк ата. Мәсәлән, Шәрифинең «Зәфәрнәмә» әсәрендә Казан шәһәрен урыслар һөҗүменнән саклаганда диварда кутбүл-әктәбнең оныгы җитәкләгән дәрвишләр отряды барлыгы телгә алына. Кутбүл-әктәб исә суфичылык карашлары буенча бөтен дөнья изгеләрнең башлыгы. Менә шундый изгелек ияләре, халкыбызның карашынча, ул вакытта илебездә яшәгән, аларның каберләрен зиярәт итү, аларны тауларда урынлаштыру – гади суфичилык традицияләре генә ул. Бу яктан да биредә исламсыз ышануны табу мөмкин түгел.

 

Чишмәләргә һ.б. табигый феноменнарга килгәндә исә, алар бит «изге чишмә» түгел, ә «изгеләр» чишмәсе дип аталалар, бу да суфичылыктан башка нәрсә түгел.

 

Гомумән, табигатьне күзаллау халкыбызда Коръәнгә нигезләнгән дип әйтергә була, чөнки нәкъ менә Коръән табигатькә хөрмәт тәрбияли. Татар халкы исә Коръәнне дөрес аңлавын Пәйгамбәребезнең сәхабәләреннән алу сәбәпле аны тормышында да чагылдыра. Берничә мисалны гына карап үтик, теләсәң, алар дистәләгән, биредә кыскартып кына бирәбез. Мәсәлән, «Хаҗ» сүрәсендә әйтәлә: «Син күкләрдә һәм җирдә булганнарның, һәм кояшның, айның, йолдызларның, тауларның, агачларның, хайваннарның һәм күп кешеләрнең Аллаһка сәҗдә кылганнарын күрмәдеңмени?» (22-18). Күрәбез ки, табигать барлыклары кешеләр белән бәрабәр гыйбадәт кылучылар буларак телгә алыналар. Менә ни өчен кайбер багышлауларда изгеләр белән беррәттән агач булсын, чишмә булсын, тау булсын телгә алынырга мөмкин һәм авылларыбызда кайбер карт абыстайлар моны әйтә киләләр, әлбәттә, болар шулай ук Коръән тәэсире, һичничек мәҗүсилек тәэсире түгел. «Әмбия» сүрәсендә укыйбыз: «...бергә тәсбих кылсыннар өчен Давытка тауларны буйсындырдык, һәм кошларны да» (21-79). Күренә ки, таулар пәйгамбәргә буйсыналар, алар турында Коръәндә ихтыяр ияләре буларак әйтелгән.

 

«Әхзәб» сүрәсендә: «Без күкләргә, һәм җиргә, һәм тауларга әманәт тәкъдим иткән идек. Алар исә аны йөкләп барудан баш тарттылар һәм аннан курыктылар. Кеше исә күтәреп китте — ул үз-үзенә золымлык кылучы һәм надан булды бит...» (33-72). Бу аятьтән күрәбез ки, табигать барлыклары кешегә караганда гыйлемлерәк тә, золымсызрак та, алар җаваплылыктан баш тарттылар, менә ни өчен халкыбызда ул табигатькә хөрмәт белән карау күнегелгән. Биредә табыну мөнәсәбәте түгел, ә табигатькә гыйбадәттәшкә тиеш булган мөгамәлә ята. Ул мөгамәләне берничек тә мәҗүсилек күренешенә тиңләү мөмкин түгел, бигрәк тә андый күзаллау Коръәнгә нигезләнү сәбәпле. Гыйбадәттәш булуны шулай ук без «Сад» сүрәсендә күрә алабыз: «Без аңа (Давытка), хакыйкатьтә, тауларны буйсындырдык, алар аның белән бергәләп кич тә, иртән дә Аллаһка тәсбих әйтәләр» (38-18). Үзегез күрәсез, таулар иртә-кич тәсбих әйтәләр, алар димәк безнең кебек үк Аллаһыга даими гыйбадәттә торалар. Моны тирән вә дөрес аңлау халкыбызны Ислам үзәрендә иң «экологик» карашларын булдыруга китерә. Таулар, табигать белән аралашучы, сөйләшүче Аллаһ күренеше халкыбызны моңа өйрәткән, илһамландырган.

 

Коръәнне, Исламны сәхабәләрдән кабул итү халкыбызның аңына бик нык тәэсир итте, безнең бөтен йолаларыбыз, инануларыбыз, көнкүреш тормышыбыз тулысынча, мотлак ислам рәвешен алды. Совет чорында большевиклар гадәти диннәрне идеологик конкурент итеп күрү сәбәпле куштан галимнәргә татар халкының гореф-гадәтләренә Исламның тирән кермәгәнлеген дәлилләргә кушалар. Кызганыч ки, күп галимнәр бирелгән әмергә бинаән татарларда мәҗүсилек «әсәрләрен» эзләргә керештеләр. Ул «эз»ләрнең чынлыкта булмавы аларны алдауга, бозып аңлатуга һәм фантазияләргә бирелергә этәрә. Ислам феноменнарын алар Исламга каршы итеп тасвир итәргә мәҗбүр булдылар. Әкият персонажларын, сихер күренешләрен, фал салуларны, гәрчә алар бөтенесе ислами карашлар кысаларына сыйса да, күпертеп, башкача бозып аңлатып мәҗүсилек дәрәҗәсенә үстерергә тырыштылар. Инде ярый, үткәннәргә салават дигәндәй, сталин үтерешләре тәэсирендә бичара галим нәрсә генә язмас... Ә бүген? Ни өчен соң бүген без һаман мәҗүсилек булган дип изге бабаларыбызга яла ягабыз? Ни өчен аларны кыргыйлыкта булганнар дип хурлыйбыз? Үлмәс җаннарын таптап рәнҗетәбез?

 

Эзләнүләребезне фән дәрәҗәсенә күтәрик, элгәре сәяси сәбәпләрдән язылган сафсаталарны кабатламыйк. Объективлык, чынбарлык кысаларында эшләргә өйрәник.


Вәлиулла хәзрәт ЯГЪКУБ
Musulman.su
№ |
Musulman.su печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»