поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
05.07.2010 Җәмгыять

ФАХИШӘЛЕККӘ ЮЛ

Төрле тәрбия учагында эшләдем (балалар бакчасында, мәдәният йортында, мәктәптә). Сәламәтлек бетте. Йөрәк шау-шуны күтәрә алмый, кан басымы уйный. Ул өлкәдән китәргә булдым. Бераз ялдан соң, уйламаганда, шушы эш урынына тап булдым. Чөнки тормыш алып барыр өчен, эшне карага да, акка да аермадым. Нәрсә булса, шуңа чат ябыштым. Һәр җирдә үземне табарга тырыштым. Стаж җыйдым. Бер хезмәттәшем әйткәнчә, чегән идем. Кеше белән төрле темага сөйләшә-аралаша алам.

“ЧИСТА” ФАХИШӘЛӘР

 

Эш урыны дигәннән, шәхси кунакханә ул. Монда үзәкнең үз закончалыклары бар. Бөтен уңайлыклары булган, евроремонт ясалган бүлмәләр, видеокүзәтү... Ял итәргә килүчеләр арасында төрле контингент була: ерак юлга йөрүчеләр, акчалы эшмәкәрләр, түрә балалары, вакытын кая куярга белми аптыраган яшь-җилкенчәк, милиция хезмәткәрләре һәм башкалар.

 

Кунакханәгә пары белән керүчеләр дә, парсызлар да була. Минем соңгысына тукталасым килә. Чөнки парсызлар бездән визитка сорый. Ә кызлар агентлыгы визиткасын аларның “мама”лары китереп китә. Элемтәгә чыгар өчен, телефон номерларын калдыралар. Кызларның арада күз явын алырдай чибәр, сылу гәүдәле, бер кашык су белән йотарлыклары бар. Чакыргач та 10-15 минут эчендә “мама”лары белән килеп җитәләр. Клиент, алыш-биреш иткәннән соң, бер кызны сайлап ала. Мин бер агентлык белән генә эшлим. Ишетүемчә, шәһәрдә легаль һәм легаль булмаган төрле категориядәге 10-12 агентлык бар. Һәрберсенең үз законы.

 

Кызларны тәүлекнең теләсә кайсы вакытында чакыртабыз. Бервакытта 5-6шар кыз килә. Уртача 21-28 яшьлекләр. Барысы да аек. Салган килеш килгәннәрен күргәнем юк. Бердәм үзләре, араларында тарткалашу юк. Эмоцияләргә артык бирелмиләр, үз бәяләрен беләләр. Соңгы мода белән киенгәннәр, пөхтә. Бер сәгать хезмәтләре – 1500 сум. Бу сумма шоферга, “мама”га, үзенә һәм безгә бүленә. Мәсәлән, безгә 500 сумын бирәләр. Син 500 сумыңны төшерә аласың, ә алар 1000 сумнан төшми. Яки хезмәттән баш тарталар. Бу акчаның, үземә тигәнен күздә тотуым, пычрак икәнен беләм, ләкин яшәргә кирәк бит. Бер сәгать үткәч тә, “мама”лары машина белән килеп ала. Тоткарланса, болар минем “корбан”га әйләнә. Алар белән әкренләп әңгәмә кора башлыйм. Татар кызлары да, руслар да бар. 28 яшьлек Оксана дигәне болай ди: “Мин Урал якларыннан. Монда берәү дә белми. Үз шәһәремдә 2 бүлмәле фатир сатып алдым, күптән түгел евроремонт ясаттым. Шулай инде 7 ел хезмәт итәм. Айга 45 меңләп чыга”, – ди.

 

– Ничек кереп киттең соң? – дим.

 

– Училищены тәмамлагач, эшли башладым. Кияүгә чыктым. Балабыз туды. Ирнең акчасы җитми. Аерылыштык. Шулай итеп, бу юлга бастым. Башта психологик яктан бик авыр булды. Ә хәзер өйрәндем. Базарга чыгасың. Тегесен-монысын аласы килә, ә акча юк иде. Хәзер нәрсә телим, шуны алам.

 

И, нәрсәсе бар инде аның. Күзеңне йомасың да, икенче нәрсә турында уйлап ятасың. Беләсезме, үз шәһәрләренә кайтып яисә монда тормышын көйләгән, уңышлы гына кияүгә чыккан кызлар да шактый арада.

 

– Ничек курыкмыйсыз? Клиентларның төрлесе бар бит...

 

– Кешесенә карыйбыз. Кирәк булса, телефоннан “крышабыз”ны ярдәмгә чакырабыз.

 

“Крыша” дигәннәре үзләренең “егетләре” һәм милиция хезмәткәрләре. Ишетүемчә, мондый “югары чин”да эшләгән милиция хезмәткәренә аена 10 мең сум бирәләр. Аңлашылмаучанлык килеп чыкканда, алар гади киемнән килә.

 

Монда һәрнәрсә уйланылган. Аларны атнага бер мәртәбә гинеколог карый, массаж ясыйлар, психология дәресләрен бирәләр.

 

Менә 21 яшьлек Алсуны – зур кара күзле кызны ир-егет аеруча еш сайлый. Күзәтүемнән чыгып әйтә алам: биредә эшләгән ике елымда гына да кызларның кайберләре хәтәр генә таушалды, картайды, алар юкка чыгып, урыннарына яшь кызлар күренә башлады.

 

Эш дәверендә төрле хәлләр була. Берсе хәтеремдә аеруча нык саклана. Эшли генә башлаган вакытым. Патруль-пост хезмәткәре – татар егете, еш килә. Эшне кабул итеп алдым. Бу егет үз бүлмәсендә “мама”дан акча таләп итә. Ә кызлар машина белән киткән. Телефоннан миңа ярдәм итәргә кушалар. Шакыйм, ачмый. Күп тә үтмәде, икенче милиция хезмәткәрләре килеп (тегеләрнең “крыша”лары), бер гаепсез үзбәк егетләренә бәйләнеп, мең сум акчасын алганнар, янәсе, штраф салганнар.

 

Мин бу кызларны икегә аерып карыйм: фахишәләр һәм сөйрәлчекләр. Беренчеләренә реклама ясыйсым килми. Бу агентлык кызлары юмарт, шампан шәрабе белән киләләр. Чакыру хөрмәтеннән, янәсе.

 

ПЫЧРАК СӨЙРӘЛЧЕКЛӘР

 

Сөйрәлчекләрнең бәясе арзан – 500 сум һәм аннан да түбәнрәк. Болары таушалып беткән. Ике-өч кыз бергә килеп, шимбә, якшәмбе көннәрендә кунакханәдә яшәүче ирләрнең “кирәген биреп” китә. Боларга шулай ук ихтыяҗ бар. Мин аларга карагач та җирәнәм. Ямьсез дип булмый үзләрен. Әмма пөхтәлек, чисталык җитеп бетми. Культурасызлар, азгыннар. Аның каравы, ирләр алар тирәсендә чебен кебек сырыша. Балга ябышкан кебек безелдиләр. Бу юлы Миләүшә дигәне белән сөйләшеп киттем. Кыенсыну дигәннең әсәре дә юк. Бөтен киртәләрне үткәнлеге күренеп тора. Турыдан-туры:

 

– Әйе, мин фахишә, – ди.

 

Мин гаҗәпсенеп:

 

– Ничек син үзеңне ачыктан-ачык шулай дип атый аласың? – дим.

 

– Без 8 кыз бер ханымга эшлибез, – ди.

 

Ире дә, балалары да бар икән. 1998 елдан шушы өлкәдә эшли.

 

– Ике мәртәбә законлы кияүдә булдым. Беренчесеннән акча җитмәгәнлектән аерылдым, икенчесе төрмәдә утыра, анысыннан бер балам бар. Без эшмәкәрдән акча кысканда тотылдык. Миңа шартлы хөкем бирделәр. Ана булу хокукыннан мәхрүм ителдем. Баламны күрше шәһәрдә әти-әни карый. Ай саен 40 мең сум тирәсе әнигә кайтарып бирәм.

 

– Ә үзеңне кем булып эшлим дисең?

 

– Сатучы.

 

Битендә, муенында кара янган урыннарны күреп, болары кайдан килде, дип сорадым.

 

– Кичә бер клиент “снимать” итте. Минем белән булды да: “Сине үле килеш күрәсем килә”, –дип буа башлады. Шундый курыктым. Көчкә кулыннан котылдым. “Крыша” булган егетләр коткарды. Шул рәвешле никрофилгә (үлгән кеше белән булучы) эләктем. Элек бер танышым сөйләгән иде, якынлык кылыр өчен акча тотып моргка килүчеләр дә бар икән.

 

Миңа куркыныч булып китте. Я, Ходаем, колагым дөрес ишетәме соң, дим.

 

– Шулай бервакыт, – дип дәвам итте Миләүшә, – шәһәрдән читтәрәк базага чакыру алдык. Армиягә китәсе егетләр һәм дуслары бәйрәм итә икән. Әмма безне килеп аласы машина озак тоткарланды. Егетләрнең 19ы белән дә булдым. Алар бик үк тәҗрибәле түгел иде.

 

– Эчкәнсездер бит?

 

– Эчмәсәм, бу хәлгә чыдамас та идем. Аякларым бик озак авыртты.

 

– Сезне кайчакта кыйныйлар да, суккалыйлар да, дип ишеткәнем бар...

 

– 13 ел эшләү дәверендә 7 кыз үлде. Берсен суга баткан килеш таптылар. Ни өчен? Билгесез. Берсе дозадан бу дөнья белән саубуллашты. Икенчесенең эчен пычак белән ярганнар. Өченчесе гаражда машина эчендә газ белән тончыгып үлде. Икенче көнне икесен бергә теге ирнең хатыны табып алган. Бу хакта газеталарга да яздылар.

 

Иң интектергәне – милиционерлар. Безнең фатирга килеп “өмә” ясыйлар.

 

– Андый очракта нишлисез?

 

– Нишлик? Үзегез беләсез. Барыбыз бергә эчәбез, рәхәтләнәбез. Милиционер исә дустын чакырып, мине аңа бирде, – ди әңгәмәдәшем.

 

Сөйләгәннәрен тыңлап, үземә анализ ясап барам. Бу – азгынлык! Болары егылганчы эчә, контрольне дә тиз югалта. Әлеге кызлар безгә күбрәк ял көннәрендә килә. Ир-егетләре дә хәерчерәк.

 

СОҢГЫ СҮЗ

 

Әлеге эш белән шөгыльләнүче кызларның яхшы тормышта яшиселәре килә. Күбесе бу юлга чарасызлыктан баскан. Бәлки, хөкүмәт тә гаепледер. Шулкадәр күп үрчемәсләр иде. Тыймыйлар да үзләрен. Аларның күбесе ялгыз булган, яки әби тәрбиясендә үскән, яисә эшсез калган. Моңа этәргән башка сәбәпләр дә булырга мөмкин.

 

Тагын бер кыз белән сөйләшкәнем искә төште әле. Ул белеме буенча икътисадчы. Югары уку йортын тәмамлаган. Кайчандыр ул укыган курста студентларга тест үткәргәннәр. Шундый сорау да булган: “Әгәр бер тиен акчагыз юк яки кризис шартларында эшсез калдыгыз, ди. Сез шул юлга басып, тәнегезне сатар идегезме?” Күпчелек “әйе” дип җавап биргән. Укытучыларына шок булган. Менә шуннан үзегез уйлап карагыз инде...


ДИЛБӘР
Безнең гәҗит
№ |
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»