• 28.05 "Гөргөри кияүләре" спектакле онлайн. Камал театры. 19:00
  • 29.05 "Диләфрүз - REMAKE" спектакле онлайн. Камал театры. 19:00
Туган көннәр
  • 28 Май Илгәрәй
  • 28 Май Нурзадә
  • 28 Май Нур Баян (1905-1945)
  • 28 Май Шәриф Биккол (1924-1995)
  • 29 Май Роза Әдиятуллина
  • 29 Май Гөлнара Тимерҗанова
  • 29 Май Әмир Камалиев
  • 29 Май Әбрар Кәримуллин (1925-2000)
  • 30 Май Мөдәррис Вәлиев
  • 30 Май Хәния Фәрхи (1960-2017)
  • Ищу девушку на подселение в комнату к девушке, в 2-х комнатной квартире. Желательно на долгий срок. По адресу Восстания/Ибрагимова. Оплата 4500 руб. в месяц. Оплата после заселения. Всё необходимое в квартире имеется. Без комиссий. Собственник! Не риэлтор. +7 917 873-82-13 или +79179361290 (ватсап)
  • Продаётся комната в Приволжском районе г. Казани по адресу ул. Роторная д. 9 на 4/5 кирпичного дома. В хорошем состоянии. Все удобства внутри. Общая площадь 18 кв. м. Хороший ремонт. Комната светлая, уютная. Пластиковое окно. Надежная входная металлическая дверь. Статус гостинки. Имеется горячая вода. Душевая кабина, туалет. Вместительная кухонная зона, в которой размещены раковина, обеденный стол, стулья, стиральная машина-автомат, шкаф. Совмещённый санузел/душ. Порядочные соседи. Инфраструктура развита. все рядом школы, садики , магазины, Остановки. Тихий , спокойный район. До ближайшей станции метро "Аметьево" 10 мин, до остановки общественного транспорта 5 мин. Ближайшие улицы Оренбургский тракт, Павлюхина, Даурская. Гвардейская, , Назарбаева , Даурская . В пешей доступности школы 73, 136, детский сад 161, женская консультация, детская и взрослая поликлиники. Рядом Казанский институт культуры и искусств, Казанская ярмарка, Управление гибдд. Есть парковочное место. Один взрослый собственник. Тел. 89674693287
  • Казанның "Яшьлек" торак комплексында өр-яңа фатир сатыла. 3 катлы кирпеч йортның 1 нче катында 60 кв. метрлы 2 бүлмәле фатир, бөтен уңайлыклары бар, күршеләр тыныч. Ашыгыч. Бәясе 2,9 млн сум гына. Тел. 89046656726
  • Газель Грузоперевозки 24 часа,город,межгород. Длина 4.2,высота 2.2,ширина 2.Офисные,квартирные переезды,грузчики,доставка стройматериалов.Быстро,дешево,надежно. 89178521958 Рустем
  • Минская 30 урамында 1 бүлмәле квартира сдавать ителә! Кап. Ремонттан соң,бөтен әйбер яңа! 13000+ квартплата! Собственник. 89274346231
  • Магистральная 16А урамында урнашкан (Азино)ботен унайлыклары булган 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 15 мең (бәягә коммуналь түләүләр кергән). Телефон: 89874072187 Фотоларны whatsap аша жибэрермен.
  • Минская урамында 1булмэле фатыйр сдавать итэм.Ремонты,мебеллэре хэм техникалары барда яна.89274317587
  • Б.касыймов урамында булмэ арендага бирелэ.бик жайлы урында.кибет.тукталыш.балалар бакчасы якында гына.хакы 9000сум.89270330512
  • Казанның шәп җирендә - Мәүлетов урамында 2 бүлмәле фатир сатыла. Ишегалдында ук мәктәп-балалар бакчасы, якында гына базар, кибетләр, поликлиника, Универсиада авылы, медколледж, автотранспорт техникумы . Горки метростанциясенә кадәр җәяү 6 минут. Транспорт тукталышы кул сузымында. Өйдә капиталь узды. Фатирда косметик ремонт. Мебель өлешчә кала. Рәхәт урын. 3,8 млн. Фатирны караганда торг була ала. 89520443409
  • Ф.Әмирхан урамында барлык уңайлыклары булган 2 бүлмәле фатир озак вакытка арендага бирелә. (89274401995)
 

 
Архив
 

               

23.02.2020 Фаҗига

“Өлгермәдек!” Авыл халкы куркыныч фаҗигане әле дә оныта алмый

Өлгермәдек! Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылында яшәүчеләр әнә шулай, ди. Авылдашлары 2 группа инвалид Илфан Мөхәммәтшинны янгыннан коткара алмауларына үкенә алар. Авыл уртасында яшәгән Илфан абый көпә-көндез янып үлә. Туганнары бер атна көн элек кенә 63 яшен тутырган абыйларының иртәгә өчесен уздыра.

–  Әле дә бу хәлне оныта алмыйбыз. Күршебезнең йорты дөрләп янды. Каралты-куралары бик җитеш, өе өч яклы иде.  Йорт-җире тыштан да, эчтән дә балкып торды. Түр якларында гына җиде тәрәзә аларның. Илфанның кулы эш белде, – дип сөйли Гөлшат Шәрәфетдинова.
 
Илфан абый өйләнеп, гаилә корган була. Тик хатыны белән аерылышалар. Шуңа да ул авылга әти-әнисе янына кайта. Ул чакта сәламәтлегенә дә зарланмый. Табиблар башында шеш тапканнан соң, авырулары башлана да инде аның.
 
– Энем исемә төшә дә, утырам да елыйм. Иртәгә менә өчесен уздырабыз инде, – ди апасы Дания. – Без сигез туган идек. Башта әнине югалттык. Абый әти белән бергә яшәде. Күптән түгел әти дә бакыйлыкка күчте. Бәла ялгыз йөрмәде. Табиблар энемнең башында шеш тапты. Башта аны яман чир дип куркыттылар. Яшәү теләге көчле иде аның. Операциягә дә риза булды.  Башында  начар әйбер тапмасалар да, операциядән соң сәламәтлегенә зыян килде. 2016 ел иде бу. Хастаханәдән кайтып 1 ай торгач, эпилепсия чире башланды. Ә аннары бер як кулы-аягы параличланды. Сөйләшүе бетте, безне аңламый башлады. Ирем үлгәнче, аны ул карады. 7 ай  элек иремне дә югалттым. Шуннан соң, энемә күршебез социаль хезмәткәр булды.
 
Дания апаның төзәлергә өлгермәгән яраларына кагылдым. Әмма ул күз яшьләренә буылып булса да, үзенең язмышын сөйләп бирергә көч тапты.
 
– Күрде инде башларым. Моннан алты ел элек 38 яшендә улым Ренат ашказанына операция ясатканнан соң, наркоздан айнымыйча үлеп китте. Ә аның артыннан 49 көн үтүгә, киленем китеп барды. 15 яшьлек кызлары миндә калды. Ул чакларда бик авыр иде. Инде хәзер кызым Казанда яши. Бала хәсрәте һич кенә дә онытылмый. Ичмаса, киленем дә озын гомерле булмады дип өзгәләнәм, – ди Дания апа.
 
Менә хәзер ире артыннан, бертуганын да югалтты. Дания апа Илфан абыйның ярдәм сорап кычкыра алмаганына бик борчыла.
 
– Ул бит тәрәзә буена килгән. Аны ачкан да. Тик теле булмагач, кешеләрне чакыра алмаган. Әгәр сәламәт булса, тәрәзәдән сикерер иде дә бит. Ут та тиз таралган. Өстенә түшәм төшкән. Янгын чыгар дип кем уйлаган? Әле бит төш вакытында күршесе кереп ашатып чыккан, – дип өзгәләнә  Дания апа.
 
Ут чыкканын ишетүгә үк Дания апаның кече улы абыйсын коткарырга йөгерә. Тик аны эчкә кертмиләр. Йорт дөрләп яна. Янгын сүндерүчеләрне озак көтәләр.
 
– Сәгать ярым үткәч кенә килделәр. Әгәр иртәрәк килсәләр, ичмаса абыемның гәүдәсен алып чыгарлар иде. Ул янып түгел, төтенгә тончыгып үлгән. Янгынны да электр чыбыгыннан чыккандыр дип уйлыйбыз. Чөнки абыем үзе берни пешермәде, чәйнеге зал ягында тора иде, – ди Дания апа. – Ник янгын чыккач хәбәр бирүче җиһаз куйдырмадыгыз дисезме? Өлгермәдек. Узган елның декабрь аенда әйдә куек дип килгән булганнар. Тик ул аңлап бетермәгәнме, кирәкми дигән. Ә без куярлар дип көткән идек. Тик менә күңелсез хәл килеп чыкты. Бернигә дә өлгермәдек. Абыйны да коткара алмадык, өе дә янып бетте. Башка кешегә мондый кайгылар килмәсен!
 
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда  ел башыннан биш меңнән артык янгын булган.  115 кеше һәлак булган. Янгын сүндерүчеләр 386 кешене коткарган, күп катлы йортлардан 1800 кеше эвакуацияләнгән. Янгын турында хәбәр итә торган җайланма хәбәр биреп, 67 кешене шул исәптән 34 баланы котарганнар.Республикада бу җиһазны күп балалы, социаль яктан имин булмаган гаиләләргә, авыр хәлдә яшәүчеләргә, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә, өлкән яшьтәгеләргә, ялгыз яшәүче кешеләргә бушлай куйдыралар. Җиһазны җирле үзидарә аша юллап була. Сатып алган очракта да, җиһаз кыйммәт тормый. 200 сум түләп, кеше гомерен саклап калырга була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 23.02.2020
Ватаным Татарстан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

www.work-zilla.com

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казан филармониясе
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Шаян
Татаркино
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Татарстан Диния нәзарәте