|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
23.02.2020 Мәдәният
Филармония сәхнәсендә - Ольга Кабо, Юлия Рутберг һәм Муми-троллиГабдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе шушы көннәрдә узачак концертларга чакыра. 23 февральдә 11.00 сәгатьтә – "Муми-тролли, гафсы и хомсы" концерт-әкияте аша яшь тамашачылар танылган фин язучысы Туве Янссон белән таныша алачак. Әлеге концертта рәссам тарафыннан комнан картиналар тудырылачак. Концертта Мәскәүнең «Рапсодия оркестра имени Осипова» ансамбле җитәкчесе, Халыкара конкурслар лауреаты Евгений Волчков чыгыш ясар дип көтелә.
Шулай ук 23 февральдә 17.00 сәгатьтә – Россиянең халык артисты Юлия Рутбергның шигъри моноспектакле куелачак. Әлеге әдәби-музыкаль кичә шагыйрә һәм язучы Зинаида Гиппиусның 150 еллыгына багышлана. Бу көнне шагыйрәнең катлаулы, фаҗигаи язмышы турында сөйләячәкләр, шигырьләрен укып аны искә алачаклар.
24 февральдә 11.00 сәгатьтә – Филармония әдәби-музыкаль лекторий концерты куелачак. Программада чит ил композиторларының арияләрен, романсларын уйнау каралган.
28 февральдә исә Казанга Россиянең атказанган артисты Ольга Кабо киләчәк. 18.30 сәгатьтә аның башкаруында “Бушует снежная весна” поэтик моноспектакле куелачак. Кичә барышында тамашачыларга А. Пушкиннан алып А.Ахматова кебек рус язучылары чорының шигъри әсәрләр укылачак.
--- |
Иң күп укылган
|