поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
22.02.2020 Җәмгыять

«Тезләнеп сорыйм, зинһар булышыгыз!»

Беркөнне инстаграм челтәрен карап утырганда, бер танышымның постына юлыктым.

«Кызым авыр хәлдә, тезләнеп ярдәм сорыйм, зинһар булышыгыз! Юл аша чыкканда, кызымны машина бәрде, хәзер башына операция ясатыр­га 560 мең сум акча кирәк.  250 мең сумын җыйдык, калганын җыярга мөмкинлегебез юк. Мин бу акчаны аннары сезгә кайтарачакмын, зинһар ярдәм генә итегез, балам үлә, мондый вакытта ничек, нәрсә язарга кирәген дә белмим. Баланың үлеп баруын карап торуы бик авыр», – дигән ул. Акча күчерү өчен карта номеры да күрсәтелгән, баланың фотосы да  бар. 
 
Бер мизгелдә танышымның язмышы күз алдымнан йөгереп узды, көттереп туган балаларына әле биш яшь тә юк,  кызларын югалтсалар ниш­ләрләр? Кыскасы, танышыма тизрәк акча күчерергә булдым. Ни хикмәт, әле интернет начар тота, әле онлайн банк ачылмый, кыскасы, танышымның туганнарына шалтыратып карарга булдым. Баксаң, танышымның инстаграмдагы аккаунтын җимергәннәр икән, мошенниклар аның исеменнән ярдәм сорап язалар. Бу  хакта белгәч, танышым үзе дә нык борчылган. «Ышана яздым, югыйсә балам янымда утыра, мошенникларның бала гомере белән шаярулары бик аяныч,  сабый белән ничек акча эшләргә була?» – дип өзгәләнде ул.  
 
Берсендә хокук саклау­чылар кызык та, кызганыч та бер хәл турында сөйләгәннәр иде. Бер әбидән, оныгың авыр хәлдә, дип, акча сораганнар. Ул исә, куркуыннан, мошенниклар әйткән сумманы күчергән. Югыйсә оныгы күрше бүлмәдә йоклап яткан. Алдакчылар кешенең психологиясенә ничек тәэсир итәргә, хәтта көннең кайсы вакытында шалтыратырга кирәген дә яхшы белә. Дистанцион җинаятьләр буенча Татарстан Россия төбәкләре арасында өченче урында тора. 
 
Банктагы исәп счетлары белән бәйле алдалаулар да соңгы елларда арткан. Эчке эшләр министрлыгының еллык коллегиясендә яңгыраган саннар буенча, 2018 елда банк счетларыннан акча урлау, интернет аша алдалаулар белән бәйле 123 мең 332 очрак теркәлсә, былтыр бу сан  218 мең 701гә җиткән. 
 
Әле бер авылдашым белән сөйләштек. «Банктан кредит алып өйгә дә кайтып җитмәдем – шалтыраталар. Имеш, кредит картамны югалтканмын икән, болар тапкан, хәзер картаның арткы ягындагы өч цифрны әйтүемне сорыйлар. Карта сумкамда булса да, башта уйланып калдым, әллә чынлап та төшереп калдырдым микәнни дим, аннары өч цифр дигән сүзләрне ишетүгә, мошенниклар икәнен аңладым, үзләрен кирәк кадәр  сүктем, – ди авылдашым.  
 
Мошенниклар белән хокук саклау органнары көрәш алып барса да, күп очракта интернет дөньясында гаеп­лене ачыклавы җиңел түгел. Шуңа да, кәкре каен терәтеп калмас өчен, халыкның үзенә игътибарлы һәм сак булырга киңәш итә белгечләр.
 
Мошенниклар капкынына эләкмәс өчен 5 киңәш
1. Беркайчан да кешегә акча саклана торган картаның номерларын, бигрәк тә арттагы өч санны әйтмәгез. 
2. Социаль челтәрләрдәге акча кирәк, ярдәм итегез кебек мәгълүматларны кат-кат тикшерегез, ярдәм сорау­чы кеше танышыгыз булса, аның үзе белән элемтәгә керергә була. 
3. «Фәлән кибет сезгә бүләк әзерләде, лотереяда зур суммада акча оттыгыз, бүләк уйнатуда катнашып җиңдегез» кебек тәкъдимнәр шик уятырга тиеш. Бушлай сыр тәбедә генә дип белми әйтмиләр.
4. «Банк картагызны кулланыр өчен фәлән номерга карта турында мәгълүмат җибәрегез», – дип алдалаучылар да күп. 
5. Интернет кибетләр аша товар алганда, сайтны яхшылап тикшерегез, кайтавазлар укыгыз.

Эльвира МОЗАФФАР
Шәһри Казан
№ --- | 15.02.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»