поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
04.07.2010 Милләт

“ТАТАР ШЫМЧЫЛЫГЫНЫҢ СИМВОЛЫ – КҮЗ ҺӘМ КҮБӘЛӘК”

Мәскәүдә яшәүче социология фәннәре докторы Гаяр Сәләхетдиновның 5 мең тираж белән “Татар шымчылыгы” дип исемләнгән китабы дөнья күрде. Моңа кадәр татар шымчылары, аларның тарихы турында хезмәтләр юк иде. Автор Ватикан архивларында 1003-1240, 1240-1520 елларга караган татар документлары саклануы, үз хезмәтен язганда шуларга таянуын әйтә.

– Гаяр әфәнде, татар шымчылары турында беркемнең дә язганы булмады, бу – яңа тема. Китабыгызны ничек ерып чыктыгыз?

 

– Китапка 32 ел гомерем салынды. Материалларны 8 яшемнән җыя башладым дияргә мөмкин. Мондый хезмәтне басмага әзерләргә НКВД тарафыннан 1936 елда атып үтерелгән бабам һәм аның турында барлык мәгълүматны, документларны күз карасыдай саклаган әбиемнән торып калган мирас этәргеч булды. Гаиләм тарихы куркыныч, әбиемне бик каты җәзалаганнар, аңа үлем хөкеме чыгарылган, ләкин сынмаган, бирешмәгән һәм могҗиза белән исән калган. Аңа төрмәдән качарга җәлилче Гайнан Кормаш ярдәм иткән.

 

Чит илдә сакланган документлар белән эш итәргә гомерләрен татарларны, аларның тарихын өйрәнүгә багышлаган швед Гуннар Яринг, Румыния галиме Владимир Дримба зур ярдәм итте. Аларның хезмәтләре Русиягә кертелмәде, озак еллар дәвамында басарга рөхсәт ителмәде. “Татар шымчылыгы” китабында хуннар, Кыпчак, Хәзәр, Болгар һ.б. татар дәүләтләрендәге разведка турында мәгълүматлар тупланды. Ватикан архивында сакланган документларга нигезләнеп, татар шымчыларының өс-киеме, кыяфәтләрен өйрәндем.

 

– Гаяр әфәнде, татар шымчылык мәктәбенең тарихы нинди?

 

– Аның тарихы бай. Юкка гынамыни татар гаскәрләрен җиңеп булмаган, татар кирмәннәрен яулап ала алмаганнар?! Татарларның сугышларда җиңүе алдан җентекләп мәгълүмат туплый белүгә, һөҗүмгә каршы торуга дөрес һәм акыллы әзерләнүгә бәйле булган. Әлбәттә, татарның көчле шымчылар органы булган. Ул дәүләт сере булып сакланган, күп мәгълүматлар язма рәвештә юк, язылганнары да өзек-өзек кенә, махсус буталган, каршылыклы һәм ялган фактлар белән тасвирланган.

 

Казан ханлыгы Явыз Иван тарафыннан яуланып алынгач, безнең архивлар чит кулларга күчә. Янгыннан сакланып калган архив Мәскәүгә озатыла, соңыннан документларның 40 %ы Бөекбританиягә барып эләгә. Аның тарихы болай була.

 

Явыз Иван үзенә хатынлыкка Англия патшабикәсен алырга тели, рәхмәт йөзеннән татар кулъязмаларын инглизләргә тапшыра. Ләкин королева Иоанн IV гә хатынлыкка барудан баш тарта, ә документлар барыбер чит илгә эләгә. Казан ханлыгыннан алып кайтылган кулъязмаларның 60 %ы Ватиканга сатыла, Мәскәүне яулаган Польша гаскәрләре белән Италиягә дә барып эләгә. Моңа кадәр Ватиканга күпләп татар зыялылары, руханилары, хәрбиләре әсир итеп алына. Менә шунда татарлар үзләренең шымчылык алымнарына өйрәтә башлыйлар да инде. Ватиканда сакланган документлар 1003-1240, 1240-1520 елларга карый.

 

Татарлар шулай ук инглизләргә дә шымчылык мәктәбен төзергә ярдәм иткән дип фикерләргә нигез бар. Венгриядә татарлар яшәгән Кече Куманья, Олы Куманья дип исемләнгән районнар бар. Беренчесендә Пенза, Ульяновск мишәрләре, ә Олы Куманьяда Түбән Новгород мишәрләре яши. Алар дине буенча католиклар. Болар – Бөекбритания, АКШта разведка мәктәбен оештырган беренче дулкын кешеләр. АКШның ЦРУы төзелгәнче аның агентларын татарлар өйрәткән. Литва һәм Польша берлеген (Речь Посполитая) урыс гаскәрләре яулап алгач, күтәрелештә Польша татарлары була. Алар маркиз Лапаэт белән океан кичәләр, бу – чит илләрдә шымчылыкка өйрәтүчеләрнең икенче агымы.

 

Шуны истә тотарга кирәк, татарда шымчы да, разведка органы да булган, алар бер-берсенә бәйләнгән. Ләкин шымчылар өстен булып саналган, алар югары баскычта торган. Разведчик татар дәүләтен саклаучы, алар әллә ни качып йөрмәгән, ә шымчылар ялган документлар белән эш иткән. Урысларда шымчы начар сүз итеп кабул ителә, татарда киресенчә. Татар дәүләтенең шымчылык системасы бик катлаулы. Бездә хатын-кызлар, балалар, медицина, дини шымчылык мәктәбе эшләгән. Татар шымчы хатыннары дөньяда иң акыллы эш итә белүче булып саналган.

 

Татар шымчылыгының символы – күз һәм күбәләк. Татарлар бөҗәкләр кешеләрдән миллион еллар алдан барлыкка килгәнен, озак яшәгәнен белгән. Ир-ат шымчыларның күбәләк сурәте зуррак, ә хатыннарның кечерәк. Күбәләк халыкның аңында саклана, татарлар өчен ул кадерле бөҗәк. Урыслар аннан курка, яратмый. Тарихи китапларда Петр Беренченең: “Я пошлю тебя на хутор бабочек ловить!” – дигән сүзләре дә бар. Бу нәфрәт белән татарларны истә тотып әйтелгән сүзләр. Исәпкә алсагыз, урыс әкиятләрендә бөҗәк белән бәйле бер уңай герой да юк.

 

– Сез китабыгызда татар шымчылыгы мәктәбе нигезендә АКШның ЦРУы, Советлар Союзының НКВД-КГБсы оешкан дип әйтәсез. Бу фикерегезне ни белән дәлиллисез?

 

– Китапта андый мисаллар күп. Шулай да, бер кызыклы фактны искә төшерәм. Әфганстанда Советлар Союзының разведка отрядлары моҗаһитлар тарафыннан тар-мар ителеп барган. СССР бик күп разведчигын югалткан. Шул вакытта КГБ башлыгы Юрий Андропов Мисырдагы “Әл-Әзһәр” мәдрәсәсеннән татарның борынгы документларын урларга дигән фәрман белән шымчыларын җибәрә. Монголлар безне яулап алгач, татарларны Мисырга коллыкка саткан. Анда татарлар инкыйлаб күтәрә һәм биредә Мәмлүк солтанаты игълан итәләр. 1242-1547 елга караган барлык документлар татар һәм гарәп телләрендә басылган. Алар арасында татар шымчыларының кулъязмалары да сакланган. Аның берсе ис турында гыйльми хезмәт булган.

 

Татар шымчылары һәр кеше, һәр милләткә генә хас ис булганын яхшы белгән. Ул кешенең ашаган ризыгына бәйле. Бик кызыклы тарихи факт. Татар шымчылары үз эшендә бал кортларын, бөҗәкләрне кулланган. Дошман читлеккә утыртылган һәм бал кортлары ач булган вакытта умарталарыннан чыгарылган. Бөҗәкләр тоткынның исен тоемлап хәтерләрендә калдырган. Яу килгән вакытта дошман кайсы яктан һөҗүм иткәнен белер өчен умарта оялары ачылган һәм бал кортлары хәтерендә калган ис ягына очкан. Корт күче кайсы якка юнәлгән, дошманнар шул якта дигәнне аңлаткан. Менә шушы ысул тасвирланган документ Андропов кулына килеп эләгә. Ул Советлар Союзы разведчикларына ике атна дәвамында өс киемнәрен салып, бары тик Әфганстандагы ризыклар белән тукланырга дигән фәрман бирә. Шул рәвешле урыс разведчикларын җирле этләр әфганнардан аермый, читтән килгән кешеләрне исе аша танымый башлый. Шуннан соң гына Советлар Союзы үз разведчикларын саклап кала ала. Бу документ совет гаскәренә зур булышлык күрсәткән.

 

– Гаяр әфәнде, бу китапны язганда шаккатырган, сокландырган фактлар булдымы? Татар шымчылары яшерен булсалар да, аларның шәхесләре турында ниндидер мәгълүматлар бармы?

 

– Омск өлкәсенең Таро шәһәрендә туган Габдерәшит Ибраһимов – теолог, сәяси эшмәкәр, талантлы инженер. Ләкин шул ук вакытта ул даһи шымчы да булган. Япониягә китеп, японнарның сөекле кешесенә әверелә, императорларның гаиләләренә якын шәхес була. Вакытында урыс-япон килешүенең сәбәпчесе дә ул була.

 

Габдерәшит Ибраһимов булачак Япония императоры Хирокитоның хатыны Нагако белән дуслаша. Бу ханым татарлар турында бик күп белә, аның хезмәтләре дә татар тарихына бәйле. Бу юкка түгел, чөнки аның беренче укытучысы татар хатыны Алтынчәч була. Нагако татарлар турында искиткеч матур сүзләр язып калдырган. “Татар милләте язучылар, артистлар, галимнәргә бай. Бу халыкның үз кинематографиясе дә булса, дөньяда аларга тиң милләт булмаячак”, дип әйткән.

 

Габдерәшит Ибраһимов Индонезия, Малайзия, Филиппин һ.б. җирләрдә халыкны ислам дине нигезләренә өйрәткән. Гарәбстанда метеорологка укыган. Аның бөек инженер булуына бер кызык дәлил бар. Индонезиядә сазлыклар күп, шунда батмыйча йөрер өчен, ул махсус велосипед уйлап тапкан. Аны дошманнары куып җитә алмаган. Нәкъ шушы корылма японнарга Сингапурны 5 көн эчендә яулап алырга ярдәм иткән. Европага эләккәч, Франциядә Жан Кусто белән очраша, бу танылган океонолог Жак Ив Кустоның абыйсы. Биредә ул метеорологлар белән таныша, аннары Япониягә кайтып, күп ачышлар ясый. Аның гыйльми хезмәтләре аркасында японнар урыс-япон сугышында АКШка бомбаларны төз һәм төгәл атуга ирешә. Ләкин милләттәшебезнең ачышларын әйтмиләр, ул үзе дә аны яшерә.

 

Тагын бер кызыклы факт. Габдерәшит Ибраһимов Советлар Союзы шпионы Рихард Зоргены ялганда тотып, фаш итә, совет разведкасының агентурасы тар-мар ителә.

 

Аның әллә улы, әллә якын туганы булган, ләкин бу фактны дәүләт сере итеп саклыйлар. Икенче бөтендөнья сугышы тәмамланырга бер ел калганда Сталин фәрманы белән Ибраһимов атлы бер кеше үтерелә дигән фаразлар бар. Моны өздереп әйтергә кулымда документлар юк, шуңа күрә бу минем фикерләрем генә.

 

1945 елда Япония оккупациягә эләгә, АКШ хакимияте Япониядә яшәүче барлык татарларга Төркиягә күчәргә һәм АКШ, НАТО белән хезмәттәшлек итәргә тәкъдим итә. Япониядә яшәүче барлык татарлар унлап чит тел белгән. 6-7 телдә генә аралашучы татар надан булып исәпләнгән. Күпләр Төркиягә килеп урнашкан, шулар арасында Габдерәшит Ибраһимовның улы яисә туганы да булган. Соңыннан ул Төркиядән АКШка күчә дигән фаразлар бар. Биредә ул АКШ разведкасының бүлек башлыгы була, барлык шымчылар аның мәктәбен үткән. Бу кеше үз чиратында татар дәүләтендә кулланган шымчылык ысулларына өйрәткән. Барлык документлар, язма мәгълүматлар аңа Габдерәшит Ибраһимовтан күчкән. Татар кешесе идарә иткән мәктәпне тәмамлаган АКШның бер шымчысы да фаш ителмәгән.

 

Имиджны үзгәртү буенча да татарларга тиңнәр булмаган. Габдерәшит Ибраһимов та вакытында япон шымчыларын разведка серләренә өйрәткән, алар АКШка каршы эшләгән. Ул “33” отряд исемен йөрткән. Бу мәктәп иң көчле саналган. Габдерәшит Ибраһимовның гомерен, эшчәнлеген әле безгә өйрәнергә дә өйрәнергә.

 

Һәрбер дәүләттә шымчылык мәктәбе бар, ул зур системаны тәшкил итә. Шымчылар, разведчиклар документларның копияләрен ясый, татар шымчылары документларының да копияләре берничә илдә бар, алар тәрҗемә ителгән. Татарның ярдәме бик күп илләргә тигән. Ихтирам йөзеннән алар безгә кагылышлы мирасны саклый һәм бик күпләре татарларның бәйсезлек яулап алуын ихлас тели, моңа үз өлешен кертергә тырыша.

 

Бу китап әле тәмамланмаган, ачыклыйсы серләр күп. Шуны исәптә тотарга кирәк, шымчылык турыдан-туры ялган акча сугу белән бәйле булган. Дәүләтле һәр милләт ялган акча суккан. Татар милләтенең ике фонды булган. Икенче китабымны шушы тарихка багышлыйсым килә.

 

P.S. Гаяр Сәләхетдинов хезмәтендә кызыклы фактлар күп, әкияткә тартым уйдырмалар да юк түгел. Ләкин мондый хезмәт басылып чыгу куанычлы вакыйга, бәхәсләшергә, тагын да күбрәк эзләнергә җирлек бар.

 

Китап авторы татар шымчыларына дөньяда тиңнәр булмаган дип саный. Ләкин шулай булуга карамастан, без дәүләтчелегебезне югалтканбыз. Әгәр разведка, шымчылык системасы шулкадәр камил эшләгән икән, ни өчен татар дәүләте 1552 елда чабаталы урыслар гаскәре тарафыннан басып алынган соң? Алдан күрә белмәгәннәрме? Урыслар хәйләкәррәк булып чыкканмы? Татар шымчыларын “сатып” алып, үз якларына аударганнармы? Гаяр әфәнде бу сорауларга җавап бирергә, вәзгыятьне анализларга теләмәде. Моны Казан ханлыгын басып алучы милләткә артык игътибар булачак дип аңлатты. Шулай да, автор Казан ханлыгының тар-мар ителүе ул вакытка татар дәүләте үз эченнән таркала баруын бер сәбәп итеп күрсәтте.

 

Китап сатуда юк, аны авторга мөрәҗәгать итеп алып булачак. Хезмәт 1700 сум тора.

 

Гаяр әфәнденең электрон адресы: 007ito@mail.ru


Римма БИКМӨХӘММӘТОВА
Ирек мәйданы
№ 1 | 02.07.2010
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»