|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2020 Спорт
Раяз Фасыйховның җырлары “Ак барс”ның татарча матчында яңгырады (ФОТО)
18 февральдә «Ак Барс» клубының «Авангард» командасы белән очрашуы «Татарча матч» буларак узды. Чын татарча милли уен булды ул. Уенда «Ак Барс» клубы Омскидагы көндәшләрен 5:3 исәбе белән отты. Нәтиҗәдә, Казан клубы «Восток» конференциясенең җиңүчесе. Хоккей уенчыларына көч биреп торучы биюче кызларның кыска итәкләрендә дә милли орнаментлар бар иде, бозда да – милли бизәкләр. Милли киемле, түбәтәйле хезмәткәрләр, җанатарлар...
Татарстанның ат арбасыннан алып тимер машиналарга кадәр заманча үсешен тасвирлаган күргәзмәләр, алып баручыларның да, җанатарларның да татарча гына сөйләшүе, татарча кычкыртулар, “Казан нуры” оркестрының көч биреп торуы – барысы да бик матур, югары дәрәҗәдә оештырылган иде. Матч тәмам булгач, хоккей уенчылары милли бәйрәм, Сабантуй ярышларында көч сынашты.
--- |
Иң күп укылган
|