|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.02.2020 Мәдәният
“Татарстан фильмнарын каян карарга?” диючеләр өчен “Татаркино” махсус сеанслар күрсәтәТатарстанда кино сәнгатенең бер урында тормаганын беләбез, режиссерлар да - һәрчак эзләнүдә, иҗатта. Әмма күп кенә кешеләрдән: “Татарстанда кино төшерелә, ләкин аларны күргәнебез юк, кайдан карарга?”, яки “татарлар кино төшерә белми бит!”, - дип зарланучылар һәм хәбәрдар булмаучылар һаман да бар. Нәкъ менә шундый тамашачыларның фикерен уңай якка үзгәртү өчен “Татаркино” һәм “Мир” кинотеатры сезне март ае дәвамында кино сеансларына көтеп кала. Хәтерләсәгез, Казанның “Мир” кинотеатрында 2020 ел башында“Безнең кино” проекты башланып киткән иде. Шул проект кысаларында татар фильмнары зур экраннарда даими рәвештә күрсәтелә. Март аеның һәр якшәмбесе - кинога бара торган көн.
1 март көнне 14:00 сәгатьтә яшь режиссерлар төшергән кыска метрлы фильмнар альманахы тәкъдим ителәчәк. Аларны уртак тема: мистика берләштерә. Болар: 2017 елда төшерелгән «Эхо» (реж. А. Галиева), «Солнечный ветер» (реж. А.Галиәскәров), «Раскол» (реж. К. Коломойцева), «Пневмония» (реж. М. Волегов) фильмнары.
8 мартта 14:00 сәгатьтә - режиссер Фәрит Дәүләтшиннның «Мадина. Испытания любви» фильмы күрсәтеләчәк.
15 мартта 14:00 сәгатьтә – алдынгы карашлы яшь режиссер Илшат Рәхимбай белән очрашып, аның «Не верю», «Сложный узор», «Представь» картиналарын караа булачак.
22 мартта 14:00 сәгатьтә – Илфат Камалиевның дебют эше, татар телендәге «Тутык кыңгырау» фильмы күрсәтеләчәк.
29 мартта 14:00 сәгатьтә – Илфат Камалиевның балалар өчен төшерелгән «Егет сүзе бер була» фильмы гаилә белән килеп карарга мөмкин булачак.
Фильмнарның кыскача эчтәлеге белән “Татаркино” сайтында таныша аласыз. Билетларны кинотеатр кассасында һәм https://kinoteatr-mir.ru/ сайты аша сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|