|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2020 Бәйрәм
Ватанны саклаучылар көнендә “Әтиеңне музейга алып кил”
Татарстан Республикасы Милли музее 18 февральдә Май чабу бәйрәменә багышланган чараларны башлап җибәрде. «Госпожа честная Масленица» дип аталган атналыкта музей бәйрәмчә интерактив мәйданга әверелде. Биредә театральләшкән мини-лекцияләр, уеннар, бәйгеләр, шаян ярышлар, әкияти һәм мифик персонажлар белән әйлән-бәйлән уеннары уза. “Әтиеңне музейга алып кил” дип аталган программа әтиләр өчен дә, балалар өчен дә кызыклы һәм күңелле хатирәләре белән истә калачак. Әлеге чаралар турында «БИМ-радио»га «Рабочий полдник» ташыруына кунакка чакырылган музей хезмәткәрләре: Милли музейның генераль директоры урынбасары Зарина Сафина һәм фәнни реконструкция бүлеге мөдире Владислав Хабаров сөйләде.
--- |
Иң күп укылган
|