Посмотреть эту публикацию в Instagram
|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
20.02.2020 Шоу-бизнес
Рөстәм Нәбиевнең баласы реанимациягә эләккәнХәрби хезмәттә вакытта фаҗига нәтиҗәсендә ике аягын да югалткан, бүгенге көндә блогер буларак танылган Рөстәм Нәбиев гаиләсендә күңелсез хәл. Төпчек кызлары Әминә хастаханәгә эләккән. Сабый әле бер ай элек кенә дөньяга килгән иде. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, нарасыйны 18 февральдә реанимациягә салганнар. Рөстәмнең сүзләре буенча, табиблар сабыйның хәлен авыр дип бәяли.
«Әминәдә пневмония, аңа көчле антибиотиклар бирәләр. Индира белән сабый түләүле хастаханәдә яталар. Хастаханәдә яту тәүлегенә 12 меңгә төшә. Мин үзем шулай теләдем, якыннарымның башка авырулар белән бергә ятуларын теләмим. Монда алар өчен аерым палата. Барысы да яхшы булыр, кызым! Безгә әти-әни буларак җиңел түгел. Балаларның авырганнарын күрү — бик авыр. Иң мөһиме – эмоцияләргә һәм паникага бирелмәскә», — дип уртаклаша блогер.
--- |
Иң күп укылган
|