поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
22.02.2020 Шоу-бизнес

Рамил Шарапов: "Авылларда иң күп концерт куючы артист миндер инде ул"

Рамил Шарапов Казанда тәүге тапкыр узачак концертына әзерләнә. Еллар белән җыелган иҗади "багажы", тәҗрибә белән сыналган, тамашачы мәхәббәтен яулаган юморлы чыгышлары, шаярту-мәзәкләре, җырлары әлеге концерт программасында тупланган. Яшьләр арасында "Мазда" кушаматы белән танылган, өлкәннәр күңеленә дә юл тапкан, олысын-кечесен дә авызына каратып тотучы мәзәкче, театр актёры Рамил Шарапов Татарстан районнарын, авылларын гөрләткәннән соң Казанга килә. 8нче апрельдә ул казанлыларны Ленин исемендәге мәдәният сараенда көтеп кала.

Иҗат командасында алты бөртек алар. Рамил Шарапов, юморист Рәзилә Динмөхәммәтова, Рамилнең “Кил утыр яныма” дигән җырына клипта төшкән, ике ел “Мунча ташы” эстрада театрында эшләгән артист. Башкорстан кызы – Ирина Арсланова, җырчы, юмористка. Баянчы, җырчы Алмаз Рәхимов, Рамил үзе аны “кофе три в одном” дип йөртә икән. “Татар моңы” конкурсы лауреаты, уникаль шәхес Рафаэль Якупов. Тавыш операторы – Раил Сафин.

- Рамил, концертларга тамашачы җыю мәсьәләсе сездә ничек хәл ителә? Халык йөриме концертларга?
 
- Менә, Аллага шөкер, талантлы иҗат төркемем белән сентябрь аенда гастрольләрне башлаган идек. Февральгә кадәр йөзгә якын концерт куйдык. Эшне башлаганда мин теләсә нинди хәлгә әзер идем. Халык килгән вакытлар да булыр, аз булган вакытлар да булыр. Утыз кеше килсә дә, куям концертны, алар бит мине хөрмәт итеп килә. Ноябрь аенда Оренбург шәһәрендә 29 кеше килгән иде! “Минуска китсәм дә, килгән тамашачымны кире бормыйм”, - дидем. Оештыручылар “концертны кичектерегез” дисәләр дә, арендалар да, кыйбат булуга карамастан,"юк" дидем. Мин бит тамашачыга хезмәт итәм. Бу юлга басканмын икән, ахыргача барачакмын. 
 
 
 - Казанда узачак концертның үзенчәлеге нинди? Афишада күренгәнчә, анда балалар да катнаша икән...
 
- Казандагы концертта иҗатташ дусларым катнашачак. “Балалы солянка” хит-парадын бергә алып баручы сәхнәдәш нәни дусларым – Ләйлә Таишева, Зәлия Зиннурова. Концертымны да алар бизиячәк. Балалары белән беррәттән Ландыш Нигъмәтҗанова, Зөлфәт Зиннуров та чыгыш ясар дип көтелә. Шулай ук тагын бер кунак – Лилия Хәмитова. Аның иҗатын балалачактан ук яратам. Арча концертында Лилия Хәмитова үзе дә бар иде. Шуңа халыкны бераз ностальгия хисенә чумдырыр өчен, Лилия апаны чакырырга булдым. Ә инде Рифат Зариповка килгәндә, без аның белән дуслар, коллегалар. Ябык ябыкны “поддержать” итәргә тиеш бит инде. Рифат берсүзсез: “Брат, мин киләм концертыңда сине “поддержать” итәргә, - диде.  Иң кызыгы шул: мин драма театры артистына укыган кеше, хәзерге вакытта эстрада юморист булып йөрим. Концертта шуңа күрә сольный юмор, скетчлар, җырлы-моңлы, төрле жанрлы тамаша тәкъдим итәбез. Бер өлешендә елата торган мизгелләре дә бар, мәсәлән, “Сукыр ана” бәете белән чыгышым. Әйткәнемчә, көлкеле дә, гыйбрәтле дә, рәхәт, күңелле тамаша булачак. Аллага шөкер, зарланганнары юк. 
 
- Башка артистлар белән чагыштырганда, авыл тамашачысы сезгә аеруча якын. Авыл мәдәният йортларында концертлар куюыгыз бик хөрмәткә лаек.
 
- Нигә гел авылларда концертлар куям дигәндә, дөресен әйткәндә, гади авыл тамашачысы бөтен артистны күтәргән дә инде ул. Авыл тамашачысыннан хәер-фатиха алып, Аллага шөкер, авылларда да, район үзәкләрендә дә концертларны куябыз. Мактанып әйтүем түгел, авылларда иң күп концерт куючы артист миндер инде ул. Бик рәхмәтлемен аларга. Минем беркайчан да авыл тамашачысы дип, районныкы, шәһәрнеке дип аерганым булмады. Тамашачы кайда да бер.  Авылмы, шәһәрме, халык азмы-күпме, ике сәгать ярым дәвамында тулы программа куябыз. Матур гына, гөрләп концертларыбыз бара, Аллага шөкер. Хәзерге вакытта без - Азнакай якларында. 
 

- Берничә көн элек инстаграмга куелган фотода күренгәнчә, бер апаның сезне күтәреп фотога төшүе ничек булды?
 
- Бөгелмә районының Кодаш авылында булды ул. Концерт ахырында, гадәттәгечә, тамашачылар фотога төшәргә киләләр. Ахырдан, бер апа килде дә: “Әй, Шарапов, үзеңне бер күтәреп алыйм әле” – ди. "Юк, сез нәрсә, авыр бит мин", дип торган арада, миңа сүз әйтергә дә бирмичә “юк күтәрәм, мин өйдә үземнең иремне күтәреп йөрим”, - дип күтәреп тә алды. Шул арада фотога да төшереп өлгерделәр. 
Рәхмәт тамашачыларыма! Аллаһы Тәгалә гомеремне, елларымны күпме биргән, шулкадәр вакыт тамашачыларга хезмәт итәргә язсын иде. Бүтән һөнәрне өйрәнергә теләмим дә, шушы юлны сайлаганмын икән, ахыргача барырга насыйп булсын иде.
 
 
 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 19.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»