|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
19.02.2020 Шоу-бизнес
Дмитрий Шепелев Беренче каналдан китәБеренче каналда популяр "На самом деле" проектының алып баручысы Дмитрий Шепелев телеканалдан китүен белдерде. Сәбәбен атамаса да, бу карар җиңел түгел, дип белдерә ул үзенең инстаграмында. "Беренче канал-ул минем өчен тулы бер дөнья.
Безнең сәяхәтләрнең географиясе Аргентинадан Парижга кадәр, Мәскәү өлкәсенең танк полигоннарыннан алып Казахстан далаларына кадәр сузылды.
Гурченко,Юрий Николаев кебек бөек шәхесләр белән аралашу турында мин кайчандыр хәтта хыялланырга да курка идем!
Беренче каналда без бер тулы гаилә кебек идек.
Бүген без юлларыбызның аерылуы турында карар кабул иттек. Мин бүтән Беренче каналда эшләмим. Бу ике яклы килешү буенча ясалган адым. Берниниди низаглар да, үзара дәгъвалар да булмады", - дип белдерә Дмитрий Шепелев.
--- |
Иң күп укылган
|