поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
03.07.2010 Экология

СУ БИРЕГЕЗ, СУ!

Республикада коточкыч хәл – сусызлык. Казан янындагы Северный, Петровский, Салмачы һәм башка поселокларда халык суга тилмерә. Республика районнарында да шул ук хәл. Югары Осланда, Яшел Үзән районының Аракчино поселогында, Биектау районының Коркачык поселогында, Лаеш районының Комлы Кавал, Нурлат районындагы Кизләү (!), Буа районының Иске Суыксу авылында яшәүчеләр су җитмәүдән зарланалар. “Суны төнлә генә күрәбез. Бүген менә төнге өченчеләрдә генә бирделәр, су җыя-җыя таң атты. Каз бәбкәләре алырмын дигән идем, гел куркып торам – сусыз ничек үстерермен?! Җитмәсә, баганаларны алыштырабыз дип, көндез утны да бетереп куялар – үлеш”, – дип чылтыратты Яшел Үзән районының Карагуҗа авылында яшәүче Зөлфирә ханым.

Беркөнне Сарман районының Иске Карамалы авылында туып үсеп, хәзер Казанда яшәүче ханым чылтыратып, туган авылы урамында су юклыкны әйтте, ярдәм сорады. “Безнең авылда чишмәләр юк, Совет урамының уртасында мәчет, урамның мәчеткә кадәрле бер ягында суны рәхәтләнеп агызалар, ә түбән очта су юк, колонкалар сусыз утыра, урамда башка җиргә суга барып йөри алмаучы авырулар бар. Алар нәрсә эшләргә тиеш? Без сезгә былтыр да шушы сорау белән чылтыраткан идек, безне сез генә сулы итәсез”, – диде билгесез булып калырга теләгән ханым.

 

– Безнең авылда ике генә урам бар. Совет урамы – бик озын урам, – диде безгә Сарман районының Иске Карамалы авыл җирлеге башлыгы Рафаэль Хәйруллин. – Корылык сәбәпле урамның икенче башына су барып җитә алмый. Бездә ике айдан бирле яңгыр яуганы юк бит инде. Ләкин без халык белән киңәшеп мәсьәләне болай хәл иттек: суны ике көн – бер урамга, ике көн – икенче урамга бирәбез. Халык канәгать.

 

Телефоннан Сарманның Иске Карамалысын эзләгәндә Мөслимнең Карамалы авылына “килеп чыктык”, анда да суга кытлык кичерәләр икән.

 

Шулай ук Кукмара районнарындагы кайбер авылларда халык төнлә йокламыйча су җыярга мәҗбүр. Чөнки суны төнлә генә бирәләр, ә әбәткә халык ул суны тотып та бетерә икән.

 

“Су җитмәү – зур проблема, хәзер буалар буылмый, елгалар саекты, тәмам корыганнары да бар, – ди Мамадыштан авторыбыз Миләүшә Хәйруллина. – Безнең күршедәге берничә авылда су башняларының насослары янды. Шунлыктан Ямашта башняга суны гадәттәгедән күбрәк чыгартабыз, ул-бу була калса дип, төнлә авыл урамнарында тракторларга тагылган килеш су тутырылган цистерналар кала. Шул су җитмәүгә йөрәк әрнеп, аны әрәм-шәрәм итүче башсызларны тотып тукмарга да туры килде: шәһәрдән кайтучы берәүләр су башнясына шланг тоташтырып, машиналарын рәхәтләнеп юып яталар иде, шлангларын алып, ярдым үзләрен. Суны исраф итәргә ярамый, чаманы белергә кирәк!”

 

Балтач районы үзәгендә дә су җитмәү шактый четерекле мәсьәләгә әйләнгән. Безгә: “Балтачта чишмәләр корый башлаган. Районда бәрәңге бакчасына су сиптерүчеләрне тикшереп, штарф чәпәү белән яный башлаганнар икән”, – дигән хәбәрләр килеп иреште. Районның Күптармаклы җитештерү предприятиесе Ачык акционерлык җәмгыятенең Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе генераль директоры Шамил Җәләев хәлне болай аңлатты:

 

– Бездә яздан бирле бер тамчы су төшкәне юк. Корылык сәбәпле Балтач районы үзәгендә, безнең оешма карамагындагы Норма авылында су, чыннан да, җитми. Биредә рельефны да истән чыгармаска кирәк, аскы өлештә яшәүчеләр суны иркен тота алалар, ә поселокның өске өлешендә яшәүчеләр суга кытлык кичерәләр. Счетчигы булганнар суны кирәнгенчә тота, аларга сүз әйтеп булмый, ә счетчигы булмаган килеш, бәрәңге бакчасына, алмагачларына су сиптерүчеләрне кичке уннарга, унберләргә кадәр тикшереп йөрибез. Андыйлар күпме мәйданга су сиптергәннәр – норма буенча шулкадәр түләтәбез. Бу штраф түгел, тиешен түләтү генә. Халыкны суга тилмертмибез, безгә кем чылтыратып әйтә, шуларга машина белән ташып торабыз. Әбәттән алып, кичкә кадәр ташыйбыз. “Әмәлен таптыгыз бит тәки”, – дип, рәхмәт әйтүчеләр дә бар. Балтачта бүгенге көндә 21 су скважинасы эшли. Кыш көне көненә 700-750 куб метр су чыгартсак, хәзер 3000 кубтан артык чыгартабыз. Шул тотылып бетә – яңгыр юк – бакчага сибәләр.

 

Ә чишмәләр кору мәсьәләсенә килгәндә, мин Карадуган авылында яшим, анда без су ала торган чишмәнең суы ике мәртәбәгә кимеде. Түбән Кенә авылында, чыннан да, чишмә корыган диләр, үзем күрмәдем.

 

Балык Бистәсендә дә шул ук хәл: түбәнрәк яшәүчеләр суга аптырамый, ә калкулыкта яшәүчеләр инде атна буе сусызлыктан җәфа чигә икән. Районның башкарма комитеты җитәкчесе Зөфәр Гайнетдинов әйтүенә караганда, биредә дә яздан бирле яңгыр яуганы юк. “Яңгырмы соң, тамчы да төшкәне юк, – ди ул. – Көз көне мул яуган булса да, хәл болай ук катлауланмас иде – корылык бит! Бездә хәлне алай кискен үк дип әйтеп булмый, халыкка суны машиналар белән ташып торабыз. Балалар бакчаларын, пекарняларны, сырхауханәне – учреждениеләрне дә сусыз тотмыйбыз”. “Ләкин сезнең поселокта төрле начальниклар гына машина белән суны үз бакчаларына китереп, рәхәтләнеп сиптереп яталар”, – дип чылтыраттылар бит дигәч, райбашкарма комитеты җитәкчесе: “Махсус даими комиссия төзелде, анда төрле органнар хезмәткәрләре, участок милиционерлары бар, суны исраф итүчеләрне, кем булуларына карамастан, тикшереп, беркетмә язып, исәпкә алып йөрибез”.

 

Безгә килеп ирешкән имеш-мимешләргә караганда, Балык Бистәсендә күптән түгел бассейн ачылган, шунда да шактый су тотыла һәм бассейнга керү бәясен бик арзанайтканнар.

 

Бу хәбәрне Зөфәр Гайнетдинов болай шәрехләде: “Су җитмәү ачуыннан халык әллә ниләр әйтергә мөмкин инде. Дөрес сүз түгел ул. Без бит Кама буенда яшибез, коенырга, кызынырга теләгән бөтен халык – шунда. Ә бассейн әлегә туктатылды. Чөнки аңа ихтыяҗ юк. Заманча чистарту технологияләре кулланганлыктан, аның суы елга да берничә тапкыр гына алыштырыла. Ягъни, сусызлыкка бассейннның бернинди катнашы юк.

 

Чиста суның елдан-ел кими баруы хакында экологлар күптән сөйлиләр. Глобаль җылылык дигән күренеш барлыкка килгәч, әлеге мәсьәлә бигрәк тә актуальләште. Чишмәләре, коелары, елгалары булмаган авыллар алга таба ничек яшәрләр? Булган сулыклар да корый башласа, нишләрбез? Авылларда, шәһәрләрдә көз төсе – яшел чирәм юк, үләннәр, газоннар саргаеп утыра, агачларның яфраклары саргая башлады, боларга саранча явы да килеп кушылса... Ә кайдадыр яңгыр туктый алмый, коя да коя гына, авылларны, шәһәрләрне, илләрне су баса... Юкка түгелдер инде бу. Бәлки безне: “Азындыгыз, узынуыгыз җитте”, – дип, Аллаһы Тәгалә кисәтергә, акылга утыртырга тырышадыр? Шулайдыр, юкка түгелдер бу хәлләр...


Назилә САФИУЛЛИНА
Татарстан яшьләре
№ 2 | 03.07.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»