поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
02.07.2010 Медицина

НЕЧКӘ УРЫН

Шушы көннәрдә Казанда сөннәткә утырту вакытында тагын бер малайның вафат булуы ТРның сәламәтлек саклау министрына "Сөннәтләү" медицина процедурасының өр-яңа стандартларын кабул итәргә мәҗбүр итте. Ә моңарчы безнең малайларны РФнең Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы чыгарган стандартлар буенча сөннәтләгәннәр икән.

ТРның Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итүенчә, яңа стандартлар пациентларга куркынычсыз ярдәм күрсәтү өчен һәм бүтән мондый хаталар кабатланмасын өчен юнәлдерелгән. Хуш, димәк, РФ стандартлары әлеге куркынычсызлыкны моңарчы тәэмин итә алмаган дигән сүздер инде бу. Казандагы соңгы күңелсез хәлдә дә әлеге стандартларның гаебе бар, димәк.

 

Биш яшьлек малайны әти-әнисе өй шартларында сөннәтләтергә карар кылган. Сырхауханәдән табиб чакыртканнар. Инде операция тәмамланып барганда гына малайны көзән җыера башлаган. Котлары очкан әти-әнисе "ашыгыч ярдәм" чакырткан. Тик малайны коткарып калып булмаган. "Ашыгыч ярдәм" табиблары әйтүенчә, бу – авыртуга каршы ясалган дару, ягъни анестезиягә карата организмның реакциясе булырга мөмкин. Ике ел элек Республиканың балалар клиник хастаханәсендә нәкъ шушындый ук фаҗига булды – сөннәтләү операциясе кичергән малай якты дөнья белән хушлашты. Анысында да шул ук анестезияне гаепләп калдырдылар.

 

Шушы аянычлы хәлләрдән соң министрлык сөннәтләү буенча Татарстанның үз стандартларын булдырырга мәҗбүр булды да инде. Яңа стандартларда сөннәтләүгә кагылышлы һәр нәрсә энәсеннән җебенә кадәр бик бөртекләп, тәртипләп язылган диләр. Сөннәтне башкару махсус лицензияле сырхауханәләр һәм билгеле бер табибларга гына тапшырылачак. Анестезиянең төрләре һәм сөннәтләү вакытында кулланылырга тиешле күләме дә бик төгәл итеп язылган. Яңа стандартларның кертелүе яхшыга гына булсын иде, гади генә тоелган операция вакытында малайларның гомерләре өзелүе туктасын иде дип теләп калыйк. Шулаен-шулай да, тик сөннәтләү барыбер операция исәпләнә, ә дөнья статистикасы буенча барлык операцияләрнең 10 проценты төрле катлаулы хәлләр китереп чыгара икән.

 

Чәчтараш шикелле өйдән-өйгә йөреп сөннәтләүче табиблар да үз җәзасын күрергә тиештер. Әле ярый – табиб, ә бит бүген – XXI гасырда чып-чын сөннәтче бабайларны да күрергә мөмкин! Борынгы заманнардагы шикелле, пычак салынган чемоданнарын күтәреп, өйдән-өйгә йөриләр алар. Башкалабызның кайбер мәчетләре аша ул сөннәтче бабайларны чакыртып алып, малайларын курыкмыйча пычак астына салучы ата-аналар барлыгына шаккатмалы.

 

Иске, яңа стандартларны, сөннәтләүнең күңелсез нәтиҗәләрен читкә куеп торып, уйлап карыйк әле – сөннәтләү кемгә һәм ни өчен кирәк? "Мөселман дине буенча шулай каралган, һәрбер хак мөселман сөннәтле булырга тиеш, бетте-китте. Монда уйлап, бәхәсләшеп тору да кирәк түгел. Гомер-гомергә малайларны сөннәткә утыртканнар, алга таба да шулай булачак". Күпчелегебез нәкъ менә шулай дип әйтә дә, шулай дип уйлый да, шулай эшли дә. Аракысын эчсә эчә ул, уразасын тотмаса тотмый, хәерен бирмәсә бирми, чит хатыннар белән типтереп йөрсә йөри, ә менә малаен сөннәткә утыртырга онытмый "хак" мөселман кешесе. Гадәте шундый, шулай тиеш. Чөнки ислам керү белән, татар авылларында сөннәтче бабайлар да пәйда булган. Кан китеп, бозылып, күпме бала һәлак булса булган, әмма берәү дә сөннәтсез калмаган. Көфер сүз сөйләргә җыенмыйм, шуңа күрә сөннәтләү турында исламда конкрет кына итеп ниләр язылган икән соң дип мин берникадәр вакыт элек Кол Шәриф мәчетенә барып, Казанның баш казые Рөстәм хәзрәт Зиннуров белән сөйләшкән идем. Исламда малайларны сөннәткә утырту ни дәрәҗәдә мөһим нәрсә соң? Рөстәм хәзрәтнең җавабы мондый булды:

 

– Коръәндә сөннәт турында сүз юк. Пәйгамбәребез аның турында хәдисләрендә язып калдырган. Коръәндә иң төп, иң мөһим нәрсәләр генә язылган. Мәсәлән, хөкүмәт Конституциясе белән чагыштырырга мөмкин моны. Иң төп маддәләр – Конституциядә. Ә калган барлык комментарийлары – кодексларда. Коръәннең кодекслары дип хәдисләрне әйтергә мөмкин. Шул хәдисләрдән күренгәнчә, Ибраһим пәйгамбәр дә, аннан соң килгән бөтен пәйгамбәрләр дә сөннәтле булганнар. Мөхәммәд пәйгамбәр кайбер риваятьләр буенча сөннәтле булып туган.

 

– Малайларны сөннәткә утырту мәҗбүриме соң инде, юкмы?

 

– Юк, мәҗбүри түгел. Ләкин ир бала өчен бу эш бөтен яктан да хәерле – дин ягыннан да, сәламәтлек ягыннан да. Ир кешенең артык калган тиресе астында микроблар җыела. Табиблар әйтүенчә, сөннәтле ирләр дә, алар белән яшәүче хатыннар да куркыныч авырулар белән сирәгрәк авырый.

 

– Дөньяда ин акыллы исәпләнгән яһүдиләр дә малайларын сөннәткә утырткач, тиккә түгелдер инде? Ә башка диндәгеләр моңа ничек карый?

 

– Чынлыкта, һәрбер диндә һәм халыкта да бар ул. Христианнарның Тәүратында "обрезание" турында язылган. Ә Евангелиядә бу юк. Гайсә пәйгамбәр вакытында беренче христианнар да сөннәткә утыртылган булган. Христианнарда "Господне обрезание" дигән бәйрәм хәзергә хәтле сакланган бит хәтта. Сөннәт элек-электән бөтен халыкларда да бар. Диннәр нигезе дә, Аллаһы тәгаләнең дә бер икәнен аңлата бу.

 

– Рөстәм хәзрәт, сөннәткә утыртылмаган ир бала мөселман булып исәпләнә аламы?

 

– Ир баланы әти-әнисе сөннәткә утыртмаган икән, ул мөселман түгел дигән сүз түгел. Сөннәт белән генә җәннәткә кереп булмый. Сөннәтсезләргә җәннәткә юл ябык дигән сүз дә хак түгел. Сөннәт – Аллаһы тәгаләнең сүзләренә буйсынып, аңа карата итагатебезне күрсәтү, якынрак булу билгесе.

 

Кыскасы, менә шулай – малайларны сөннәткә утырту мәҗбүри түгел, ә хәерле дип кенә исәпләнә икән бит. Мәҗбүриләрен – Коръәндә язылган биш багананы – ураза тоту, намаз уку һ.б. үтәмичә торып – нишләп соң безнең халык беренче чиратта баланы "корбан" итә, пычак астына салып җәзалый? Чып-чын мөселман буласың килә икән, башта уразаңны тот, биш вакыт намазыңны калдырма, хәерләреңне тарат, хаҗга барып кайт син! "Аллаһыны итагатьләү йөзеннән улымны сөннәткә утырттым", – дигән сүзләрнең ихласлыгына шул вакытта гына ышанырга була торгандыр ул, минемчә.

 

Лилия СӨНГАТУЛЛИНА

 

 

* * *

 

 ТИКШЕРМИЧӘ ЯРАМЫЙ

 

Бер уйлаганда, сөннәтләү алай катлаулы операция дә түгел кебек. Ләкин шул ук вакытта аны теләсә кем башкарырга алынмый.

 

Бу җәһәттән Казан дәүләт медицина академиясенең урология кафедрасы доценты, медицина фәннәре докторы, дистә еллар буена күпме ир-егетләрне сөннәтләгән белгеч Олег Лобкарев фикерләрен дә беләсе килде. Менә ниләр сөйләде ул безгә:

 

– Чыннан да, теләсә кем башкарырга тиеш түгел бу операцияне. Уролог булып 30 ел эшлим, инде күпме тәҗрибә тупланган, ләкин сөннәтләүне алай ансат димәс идем, җаваплылыгы зур. Соң­гы вакытларда сөннәтле булырга дип килүчеләрне 3 төркемгә бүләргә мөмкин: бер төркем дини якны күзаллый, икенчесенә – сәламәтлеге буенча ясатырга кирәк, аларның җенес әгъзасында ниндидер үзгәреш, җитешсезлек бар. Шикәр диабеты, тире авырулары белән авыручыларга, җенес әгъзасы ачылмаганнарга, ялкынсыну авыруы килеп чыгу куркынычы янаганнарга да табиб үзе сөннәт ясатырга киңәш итә. Андый очракта кеше, милләтенә карамастан, операция ясата. Өченче төркем үзгәрәк, алар өчен эстетик ягы мөһимрәк. Болар арасында да татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә шактый.

 

Безнең төп бурыч: башта анализлар алып тикшерү, аннан соң дөрес итеп операция ясау. Барлык сәламәтлек саклау оешмасы да сөннәтләүгә алынырга җөрьәт итми. Сөннәтләү фәнни яктан караганда да кирәк нәрсә. Аның сәламәтлек өчен файдадан башка бер зыяны да юк. Ирләр сәламәтлеге дип сөйләгәндә җенси сәламәтлек турында да сүз алып барыла. Әйе, үлем очраклары булды, тик алар операция ясауның техникасы белән дә, хирургның эше белән дә бәйле түгел. Алайга китсә, кеше башка операцияләр вакытында да, тигез җирдә абынып та егылып үләргә мөмкин. Кешенең сәламәтлеген тикшермичә, анализлар тапшыртмыйча, эшкә тотынмыйбыз. 60 яшьлекләргә дә, 80 яшьлек картларга да ясаганым бар. Аны ясатырга өч яшьтән алып олы яшьтәгеләр дә тәвәккәлли ала. Балаларга операцияне ДРКБда ясыйлар. Безнең үзәккә 18 яшьтән узганнар килә, еш кына мәчеттән дә җибәрәләр. Сәла­мәтлек саклау министрлыгының яңа стандартлары буенча эшлибез. Аның өчен лицензия булу кирәк. Сөннәтләү алдыннан документ буенча килешү кәгазьләре тутырыла. Баланы сөннәтләү 3 мең сум, олы кешене 5 мең сум тора. Хәзер операцияләр югары технология белән ясала. Кеше операция ясата да машинасына утырып кайтып китә, өченче көнне эшкә чыга. Аллергияле кешеләргә һәм психик авыруларга операция ясарга алынмыйбыз.

 

Фәния АРСЛАНОВА

 



Ватаным Татарстан
№ 133-134 | 02.07.2010
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»