|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
18.02.2020 Мәдәният
Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган зур концерттан ФОТОрепортажГ.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Илһам Шакировның тууына 85 ел тулуга багышланган зур концерт узды. Программа легендар җырчының иҗат дәверендә узган юлларын, гастрольләрен, чыгыш ясаган илләре - төбәкләрен истә тотып төзелгән иде. Концертта Казахстаннан Алишер Кәримов, Үзбәкстаннан Мансур Ташматов, Кыргызстаннан Аксай Мөхәмбәт уулу, Кырымнан Сәрвәр Кадыйров һәм Мәвилә Мөхтәримова, Алтайдан Радик Тюлюш, Курганнан Ярамир Низаметдинов, Мари-Элдан Станислав Шакиров, Башкортстаннан Сәгыйдулла Байегет, Татарстаннан Салават Фәтхетдинов, Хәмдүнә Тимергалиева, Рөстәм Закиров, Филүс Каһиров, Марсель Вәгыйзов, Алинә Кәримова, Илгиз Мөхетдинов, «Казан егетләре» төркеме, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле, «Казан нуры» халык уен кораллары оркестры , «Бәрмәнчек» керәшен фольклор ансамбле һәм башкалар катнашты. Концертны Фәнис Җиһанша һәм Зөлфия Вәлиева алып барды.
--- |
Иң күп укылган
|