• 11.04 "Микрофонсыз концерт". Казан. БКЗ. 18.00
  • 14.04 "Безнең җыр" иҗат лабораториясенең гала-концерты. Филармония. 18:30
  • 20.04 Вәис Бәйрәмовның иҗат кичәсе.Филармония. 18.30
  • 29.04 Фердинанд Фәтхинең юбилей концерты. Филармония. 18.30
Туган көннәр
  • 09 Апрель Айрат Арсланов
  • 09 Апрель Эльмира Исрафилова
  • 09 Апрель Рифкать Йосыпов
  • 10 Апрель Зөфәр Закиров
  • 10 Апрель Айрат Арсланов (1928-2010)
  • 10 Апрель Александр Долгов
  • 10 Апрель Рафис Фазылҗан
  • 10 Апрель Фәридә Төхвәтуллина
  • 10 Апрель Камил Бикмөхәммәтов
  • 10 Апрель Бикә Рәхимова
  • Казанның Проспект Победы урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. янәшәдә МЕГА, мәктәп, балалар бакчасы. 12мең+КУ. 89375777702
  • Азнакай районында 7,5 га чәчүлек җир сатыла. 89600451800
  • Продаётся доильный аппарат МДУ5 на 2 козы б/у. Тел. 89172553973
  • Казанның Г.Кайбицкая урамында барлык уңайлыклары булган 1бүлмәле фатир арендага бирелә. 12мең+КУ.т.89196307461.
  • Ике булмэле фатирга бергэ яшэргэ бер кыз эзлим. Ибрагимова урамында. 4500 сум. Хужа. +79179361290 (ватсап)
  • Ф.Әмирхан урамында 1 бүлмәле фатыйр озак вакытка арендага бирелә. 13 мең сум. Телефон 89872974229
  • Казан.Губкина урамында 1 булмэле кв.озак вакытка арендага бирелэ.Барлык унайлыкларда бар.17 мен сум .Собственник. 89534003932
  • Актаныш,ярылган каен утыны сатыла! Телефон:89274777038
  • Ркб ягыннан квартира или булма снимать итабез тел 89393923808
  • Кама Тамагы районы, Сатлыган авылында йорты белэн участок сатыла. Янэшэдэ генэ кул бар, бик матур урында урнашкан. Жире 25 сутый. Тел 89053163640.

 

 
Архив
 

               

18.02.2020 Шоу-бизнес

Алсу Әбелханова: "Минем сәхнәдәге ызгыш-талашларга нервыларым түзми"

Ул тышкы кыяфәте белән генә түгел, ә тәрбиялелеге, сәхнәдә үз-үзен тотышы һәм репутациясе белән дә ханбикәләргә охшаш. Юкка гына фамилиясендә дә “хан” сүзе кулланылмагандыр.

Алсу Әбелханова хакында бер гайбәт тә йөрмәү җырчының холкына һәм тәрбиясенә бәйле, күрәсең.
 
- Минем сәхнәдәге ызгыш-талашларга нервыларым түзми. Әгәр дә син катнашып, сөйли башласаң, аның чиге булмый. Бераздан ул ничек тә булса начар яктан үзеңә кайтачак. Ызгышның мәгънәсе вакыт узу белән югала, ә синең исемеңдә табы кала. Шуңа күрә иң яхшысы: түзем һәм сабыр булырга. Минем иң зур терәгем — ул Ходай Тәгалә. Тормышта булган киртәләр, сүзгә килүләр кайчан да булса ул барыбер тигезләнә. Әгәр дә тавыш чыгарган кешегә ияреп, зурга җибәреп, нерваңны бетереп, исемеңне пычрата башласаң, анда инде Ходай ничек “хәл” итәчәк, - ди ул.
 
Алсу ханым фикеренчә, әгәр дә кеше үпкәне күңеленә якын ала торган икән, ул теләсә кайда да үпкәләр әйбер табарга мөмкин. Гел кемдер гаепле, кемгәдер ачуланып йөри торган кешеләр минем тирәдә дә бар алар, ди җырчы.
 
- Бөтен кеше гаепле булып, син генә ак була алмыйсың. Димәк, синдә ниндидер сәбәп бар һәм үзеңдәге сыйфатларны карарга кирәк. Икенче яктан, хаксызлык та - адым саен. Шуңа да яисә син түзәсең дә, алга барасың, яисә инде гел шундый очраклар белән очрашачаксың. Минем күңелдә дә авыр юшкыннар калган бар. Андый очракларда миңа ирем бик нык ярдәм итә. Мин үзем ачык булсам да, аралашканда, бик күп нәрсәне сөйләмим. Әти-әни миннән нәрсә сораса да, алар өчен дә бар да әйбәт. Ә иремә бөтен нәрсәне сөйлим. Ул миңа “төкер барысына!” гына ди. Шунда ук хәлем җиңеләеп китә, - ди Алсу.

---
Шәһри Казан
№ --- | 17.02.2020
Шәһри Казан печать

Фикерләр

Исем:
E-mail:
Текст:
 
▲ Өскә

Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Казанская филармония
Барс-Медиа
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан Язучылар берлеге
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Фирдүс Тямаев
Татаркино
Ханский дом
Балмай
Раяз Фасихов
MINBAR
Глобэкс промоушен
Dj Radik