поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
02.07.2010 Бәйрәм

ТҮБӘН ОРЫДА ҖЫРЛЫ КИЧ

Мөхәрриребез Илфат абый Фәйзрахманов телефонын 2 атна бер минутка да кулыннан төшермәде. Үзе газетага керәсе материалларны укый, үзе бертуктаусыз әллә кемнәр белән сөйләшә. “Килегез, шунда күрешербез. Көтәм. Соңга каласы түгел”, - ди. Бу бәйрәмгә әзерлекнең барышы инде. Илфат абый быел да туган ягы – Арчаның Түбән Оры авылында җырлы Сабантуй үткәрмәкче бит.

Үзе чакырып өлгергәнче үк, без дә барырга планлаштырдык. Хуҗа Сабантуй оештырып йөргәндә, янда калмыйк әле. Җомгада кыска эш көне ясап, командировкаларны кичектереп, кечкенә машинага 5 кеше төялдек тә киттек Түбән Орыга.

 

“ЯЛНЫ БАР ДА ЯРАТА”

 

Түбән Орыга беренче тапкыр килүем. Якынча 70 йортны үз эченә алган бу кечкенә авыл табигатьнең иң матур почмагында урнашкан. Юлның ике ягында таллык, болын, ерак түгел зур буасы да бар. Сабантуй мәйданы да мәдәният йорты янында ук. Әллә каян эзләп йөрисе юк.

 

Авыл кечкенә бит, кеше артык күп булмас, дигән идем. Машина куярга урын таба алмый азапландык. Андагы техника, андагы халык... Үткән ел 2 мең ярым чамасы кеше булган дигәннәр иде. Быел алай гына да түгел. Берәр дустыңны югалтсаң, тиз генә табам димә. Кичә башланганчы күләгәдә качып ятканнар мәйданга агыла башлагач, алма төшәрлек тә урын калмады.

 

Сабантуй мәйданына кергәч тә, иң беренче, каеннар арасында урнашкан сәхнәгә игътибар итәсең. Аны өр-яңа, сап-сары тактадан эшләп кенә бетергәннәр иде.

 

Сабантуй – сәүдәгәрләр өчен бер дигән бәйрәм. Түбән Орыдагы кичәдә дә 25ләп сәүдә ноктасы булгандыр. Шашлык, табадан төшкән коймак исе авылга таралды.

 

Кичәне башлап җибәрергә дип, Илфат абый сәхнәгә менгәч, халык белән бергә мин дә алгарак барып бастым.

 

– Түбән Орыда җырлы Сабантуй традициягә керде. Аны оештырырга дусларым да бик булышты. Кырык эшен кырык якка ташлап, “Оскар-рекордс” компаниясенең талантлы җырчылары кайтты. “Ирек мәйданы” газетасы мөхәррире – татар милләтенә хезмәт итүче Раиф Усманов та идеяне хуплады. Авылда исә һәрчак таяныр төп ноктабыз – туганнарым кебек якын Сибагатуллиннар гаиләсе.

 

Авылны мәктәп, мәдәният йорты, фельдшерлык пункты яшәтә диләр. Авыл халкы Сабантуйлар белән дә яши, дип өстәр идем.

 

Бәйрәмне күркәм итеп, тәртип белән үткәрсәк иде, – дип, теләкләрен җиткерде Илфат абый.

 

Сөрде авыл җирлеге башлыгы Наил Нәҗметдинов, “Вамин”ның “Оры” җәмгыяте җитәкчесе Илнар Мәгъсүмовлар да теләкләрен, рәхмәтләрен әйтте.

 

Аннан сүз район советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары урынбасары Надия Равил кызы Мифтахетдиновага бирелде.

 

– Түбән Оры халкы хезмәттә дә сынатмый, ял да итә белә. Туган як һавасын сулап үсеп, бүген авылдашларына шундый зур бәйрәм оештырган Илфатка, аның иҗатташ дусларына, район советы, башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән рәхмәт әйтәбез. Күк аяз, көн матур, күңел күтәренке. Бу җырлы кичә киләсе елларга кадәр сагынып искә алып сөйләрлек булсын иде. Сабантуй сезгә көч-дәрт, илһам өстәсен , - диде районнан килгән кунак.

 

“Ирек мәйданы” мөхәррире Раиф Усманов та биредә беренче тапкыр икән.

 

– Авыл халкы баш күтәрми эшли ул. Менә шулай рәхәтләнеп ял да итә белсен иде. Үткән ел Илфат абый үз авылында гына оештырды мондый бәйрәмне, быел менә Илфак Шиһапов та үз якларында – Лениногорск районында Сабантуй үткәргән. Быел монда катнаштым, киләсе елга әллә миңа да планга кертергә инде?! – дип, уенын-чынын бергә кушып, киләчәк планнары белән уртаклашты Киров өлкәсеннән килгән Раиф.

 

Ниһаять, сәхнәгә артистлар менде, дискотека чират көтә, икенче түгәрәктә төрле мавыктыргыч уеннар башланды...

 

Кайдан гына килмәгәннәр бирегә: Әтнә, Кукмара, Балтач, Мари Иле, Казан... “Туган җир” тапшыруы мөхәррире Рамил абый Гарипов та гаиләсе белән биредә, Илфак абый Шиһапов, бераз соңарып тележурналист Фирдүс Гыймалтдинов та кайтып төште... Әллә кайчаннан бирле күрмәгән танышларымны шушы кечкенә генә Түбән Орыда очратырмын дип уема да кертмәгән идем.

 

Артымда басып торган ике апа гына уфтанып куйды. “Оештыручы булса, ял итәргә яраталар инде бездә. Безнең сыман эшче халкын ял иттерергә, зур Сабантуйлар оештырырга ярый әле шундый авыл җанлы улларыбыз бар”, – диде алар үзара.

 

“КАБАХӘТ” ӨЧЕН КИЛДЕМ”

 

Сәхнәдә берсеннән-берсе матур чыгышлар башланды. Кичәне алып барырга дип, Айгыр Мәрьям кайткан. Кем турында сүз барганын аңлагансыздыр инде, пародияләр остасы, күрше Кызылъяр авылы егете Рафис Фазылҗан. Аның көлдергеч, шул ук вакытта төртмәле сүзләреннән рәхәтләнеп көлдек.

 

Римма Никита, Илнар Ямалиев, Диләрә Курамшина, Чәчкә, Наил Табанаков, Зиннур, Илсөя Бәдретдинова һәм башкалар өздерде генә. Алар белән беррәттән Түбән Оры җырчылары да бик матур сайрады. “Созвездие-йолдызлык”ларга хәтле барып җиткән кечкенә Раил Бакиев, аның бертуган апасы Рилә Абдрахманова-Бакиева, Искәндәр һәм Зөлфәт Сибагатуллиннар (болары өчен аеруча үлеп торам – Л.Й.), Югары Орыдан килгән Айрат Нигъмәтуллиннар җырлавы һәркем күңеленә хуш килде. Быелгы бәйрәмгә күрше авыл кызы Гөлсинә Акбитова Түбән Орыга багышлап махсус җыр өлгерткән. Әле бу авылның яңа җыры белән дә таныласы бар икән, дип куйдым. Раил Бакыев аны бик оста башкарды.

 

Янәшәмдә басып торган ике егет белән таныштым. Зиннур Һадиев дусты Рүзәл белән Әтнәнең Олы Әтнә авылыннан килгән.

 

– Җырлы Сабантуй турында “БГдан укып белгәч, барыйк әле дип, Рүзәлгә сүз каткан идем, ризалашты. Сабантуйда Чәчкә белән Наил Табанаков та була диделәр. Наил иҗатын аеруча якын итәм. Чәчкәнең “Кабахәт” җырын бик яратам. Беренче чиратта, алар өчен килдем. Әмма кечкенә генә авылда Сабантуй мондый зур масштабта үтәр дип уйламадык та, – ди Әтнә егете Зиннур. Зиннур үзе дә сәхнә кешесе икән. Мәдәният йортында эшли, баян класслары үткәрә, Сабантуйларда актив катнашучыларның берсе һәм “БГ”ның күптәнге дусты булып чыкты. Афәрин, егетләр!

 

Җәмәгать, колагыма ишетелә дип торам. Бервакыт сәхнәдә Әлфия Авзалова җырлый башлады. Ул килгәнен белмәгән идем. Бераз ябыккан, мин әйтәм. Яшь бара бит инде, авырулар да үзен сиздерми калмыйдыр. Баксаң, пародия остасы Рафис Фазылҗан Әлфия Авзалова булып киенеп чыккан икән. Ышандырды бит, ә!

 

Ә БУ ВАКЫТТА ИКЕНЧЕ МӘЙДАН КЫЗА

 

Көн кызулыгы да бераз сүрелде. Ярышырга, осталыкта, тапкырлыкта рәхәтләнеп көч сынашырга була. Сәхнәле мәйдан кызык, әмма монда да искитәрлек. Халык кайсын тамаша кылырга белми. Сабантуй мәйданында Илфат абый белән Фирдүс Гыймалетдинов халыкны мәш китерә. Балалар уенчык кисә, олыраклар җәйге челләдә чаңгыда “шуа”... Агачтан эшләнгән чаңгыларга бишәр кеше басып узышты. Кар өстеннән баралармыни, чаптыралар гына. Капчык киеп йөгереш тә, туннель аша чыгулар да – берсе дә калмады.

 

Быел Оры сабан туенда ат чабышлары буласы икән дигән сүз чыккан иде. Кемнәрдер атлар белән дә килмәкче булган. Көн кызулыгы комачау иткәндер инде. Ә имеш-мимеш нигезсез булмаган икән. Ат чабышлары чынлап та булды. Мәйдан уртасына уенда катнашырга берничә пар чакырылды. Ирләр көрәк сапларына атланды. Ә ханымнар кулларына тал чыбыгы тотып “ат” куарга ирләренең артларына басты. Алар “аттан” төшеп тә калмаска, атны да куаларга тиеш. Беренче барып җитәсе бар ич. Кем төшеп калды, кем соңарды... Мәйдан гөж килде. Чаптар атлар ярышы тәмам. Әле җигүле атлар ярышы да буласы икән... Моның өчен арбалар әзер, “атларны” җигәсе генә калды. Носилка тотып өйрәнгән агайлар түтәйләрне утыртып җилдерделәр мәйдан тирәли. Кызып китеп хатын-кызлар да ирләрен утыртып йөрергә булды. Башта ике ир-егет - бер хатын-кызны, аннары киресенчә, ике хатын-кыз бер ир-атны утыртып чапты. Хатыннар да “маха” бирми монда. Алар күтәреп барган носилкада ир-ат түгел, бер тавык кына утыра диярсең. Фирдүс белән миңа да бу бәхетне татырга туры килде. Сизми дә калдым, беренче булып килгән ике ар-ат мине күтәреп носилкага утырттылар да киттеләр мәйдан буенча йөгереп. Үзем “Ура” кычкырам, шул арада янәшәдәгеләр хәлен белешәм. Менә адреналин! Ике тапкыр әйләндерделәр. Бушлай! Фирдүсне исә ике апа утыртып йөгерде. Аңа да рәхәт булгандыр. Авызы колакта иде.

 

Аннары унар кешелек ике команда оештырып, капитаннар – Илфат абый белән Фирдүс төрле милли биюләр биетте. Сүз уңаенда әйтим әле, ламбадада, мари биюендә Илфат абыйга җитүче булмады... Халык белән очрашуларга еш йөри, әллә эштән безне алдап китеп бию түгәрәгенә йөри инде?! “О, Илфат, но ты даешь!” – дип сокланып торды артыгыздагы хатын-кызлар.

 

Уеннар да, бүләкләр дә мулдан иде. Катнашучыларның осталыгына сокландым. Җор телле, оста, җитезләр бер мәйданга җыелган. Аппаратура белән идарә иткән җырчы егетебез Зөлфәт Сибагатуллин бик матур бию көйләре куеп, азактан бөтен мәйданны биетте, ял иттерде.

 

ӘТӘЧСЕЗ ТУЙ ТУЙ ТҮГЕЛ...

 

Түбән Орыда җырлы Сабантуйда әтәч бирү дә традициягә керде бугай. Шушы авылда гомер итүче Барый абый (аны авылның Равил Шәрәфие диләр, сәхнә остасы) сәхнәгә быел да әтәч тотып менде. Үткән елгысын Зөлфәт Зиннуров өйләндереп тә маташкан булган. Быел Зиннур җырлагач та, башкалага китеп барды. Бу әтәчне кем өйләндерер дип борчылам?! Әлеге эш Зөлфәт Сибагатуллинга калыр, мөгаен.

 

Ә аннан дискәтүк башланды. Халык мәйданда шау-гөр килә. Каннары артык кайнаган яшьләр артистлардан бушап калган сәхнәгә үк үрмәләде.

 

Кызганыч, рәхәт минутлар тиз үтә шул. Безгә дә сәгать телләре кайтырга дип сукты. Дискәтүктән беркемнең дә таралышасы килмәде. Саф һавада күңелле ич.

 

Милиция хезмәткәрләре, шәфкать туташлары җиңел сулап куйгандыр инде. Бәйрәм мәшәкатьсез, хәвеф-хәтәрсез үтте.

 

Ә аннан һәммәбез бергәләп кунакханәгә киттек. 70 йортлы Түбән Орыда нинди кунакханә диярсез?! Сибагатуллиннар йортын күздә тотуым. Резидә апа белән Илдус абыйлар өендә бөтен уңайлыклар да бар. Аларның киң күңеллеген бер сүз белән генә әйтеп аңлата торган түгел. Резидә апаның ягымлы тавышы баш авыртуын да бетерә ала. Тәмле ашлар пешереп, мунчалар ягып, рәхәтләнеп ял иттерде алар безне. Чын күңелдән рәхмәт! Казанга кунакка килгәндә, безгә дә керми калмагыз, яме.

 

ИЛФАТ ФӘЙЗРАХМАНОВ СУГЫШКАН...

 

Бәйрәмдә бертуктаусыз уйнап-биеп йөреп бераз арылган. Кайткач, “кунакханә”нең бер бүлмәсенә кереп чумган идем, изрәп киткәнмен. Иртән “иртүк” сәгать уннарда чыш-пыш килгән тавышка уяндым. Илфат сугышкан диләр, үзләре көлешә. Моның нәрсәсе көлке икән соң, дим. Күземне ачар-ачмас мин дә чыгып бастым. Илфат абыйның бер кулы баш хәтле шешкән. “Кайтканда ике егет сугыша иде. Араларга кердем дә, үземә дә эләкте. Менә кул шеште”, – ди Илфат абый. 50гә җитеп, исерек аерып йөрмәсә инде дим, йокы аралаш эчтән генә. Хатыны Зөлфия апа да бик җитди кыяфәттә. Баксаң, үзе тотып бал кортыннан чактырган икән. Шуннан кулы шешкән. Файдалы ди, имеш. Ничек иренми, тапкан шаяртыр нәрсә, дидем дә, кире салкынча, караңгы бүлмәмә, йомшак урыныма кереп яттым.

 

Аннан бөтенебез бергә төялештек тә буага киттек. Ул монда галәмәт зур. Бер ягыннан икенче ягына йөзеп чыгам димә... Арча суларында халаттан коенып, җиләк ашап, кояшта кызынып күпме көч, энергия, илһам алдым. Менә кабат Түбән Орыга кайтасым килә хәзер. Ә Сабантуйларны тагын бер ел көтәсе бар. Резидә апа, печәннәр керткән вакытта сызгырырсыз әле, яме! Оры якларына ике дә уйламый юл тотармын.

 

P.S. Бар да ал да гөл булса, Сабантуй булмый инде ул. Монда да бер әйбер күңелгә тиде. Сабантуйның келәм кебек матур мәйданы иртән Самосырово чүплеген хәтерләтте. Аяк астында ни генә юк! Ярый әле истәлеккә алып китәргә дип куелган газеталар таралып беткән булса да, аны аска салып та, баш каплап та утыручы күренмәде. Ходайның рәхмәте, “Безнең гәҗит” тә, “Ирек мәйданы” да чүп арасында юк иде. Укырга дип үзләре белән алып киткәннәр. Укырлык газета икән, дигәннәрдер инде. Анысы өчен рәхмәт!

 

Казан – Арча – Түбән Оры – Казан.


Лилия ЙОСЫПОВА
Безнең гәҗит
№ | 30.06.2010
Безнең гәҗит печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»