|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
17.02.2020 Мәдәният
Тинчурин театрының «Өч аршын җир» спектакле Тукай премиясенә тәкъдим ителәТинчурин театры үзенең Аяз Гыйләҗев әсәре буенча куелган спектаклен Тукай премиясенә тәкъдим иткән. Бу хакта “Татар-информ” хәбәр итә. Тинчурин театрында Аяз Гыйләҗевның “Өч аршын җир” спектаклен режиссер Илгиз Зәйниев чыгарды. Композитор – Эльмир Низамов. Спектакльнең премьерасы 2019 елның 29 ноябрендә булды. Театр Тукай премиясенә спектакльдә төп геройларны уйнаган актерларын тәкъдим иткән. Болар – ике составта өлкән Мирвәли белән Шәмсегаянны уйнаган артистлар. Мирвәли ролендә – Ренат Шәмсетдинов белән Ирек Хафизовлар иде. Шәмсегаян – Зөлфия Вәлиева белән Гөлчәчәк Хафизова.
15нче февралдә Тукай премиясенә дәгъва итүчеләрдән гаризалар кабул ителүнең соңгы көне иде. Тукай премиясенә кандидатлар исемлеген комиссия формалаштыра һәм фикер алышу өчен халыкка тәкъдим ителә.
Рузилә Мөхәммәтова |
Иң күп укылган
|