поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
17.02.2020 Җәмгыять

Күп еллар буе сарык тиресеннән итек тегү белән шөгыльләнә

Бертуган Вәлетдин, Җәләлетдин һәм Хәйретдин Денис, Әбдеки, Карабикол һәм Аксаково авылларында яшәүче халыкны сарык тиресеннән тегелгән туннар, бүрекләр, аяк киеме белән тәэмин итеп торганнар. Вәлетдиннең улы Җәүдәт тә, атасының һөнәрен дәвам итеп, үзенчәлекле унтылар тегә башлый.

Җәүдәт сигез балалы гаиләдә төпчек бала булып туа. Олыраклары йорт эшләре белән шөгыльләнгән арада кечкенә малай атасы янында бөтерелә, аның эше белән кызыксынып китеп, тегү нечкәлекләренә төшенә. Җәүдәткә унике яшь чагында әтисе үлеп китсә дә, балачактан күреп, өйрәнеп үскән эшен гомер буе онытмый ул.
 
- Зур гаиләсен туендыру өчен әтиемә һәм аның бертуганнарына тегүче булырга туры килгән. Хәтерләвемчә, аларның эше яхшы баргандыр. Чөнки авыл җирендә кибеттән рәтле әйбер сатып алып булмый иде. Хәтта итекләрне дә авыл халкы үзе ясый иде. Ныграк материалдан итекнең олтанын таманлап ясап куясың да, өлге куеп, йонлы тиредән кунычын кисеп аласың. Аларны тоташтырып, калыпка кидерәсең һәм формасын ясыйсың. Бу эшләр барысы да кулдан эшләнә. Балачакта мин әтигә бик теләп ярдәм итә идем. Сигез бала арасыннан мин генә әтинең эшен дәвам итүче була алдым, - дип сөйли Җәүдәт абый.
 
Хәер, ул 32 елдан соң гына итекче булып китә. Аңа кадәр Шенталы районы колхозларында тракторчы булып эшли, йорт салып керә, хатыны белән ике бала үстерәләр.
 
- Пенсиягә чыккач кына бу эшкә кайттым. Бертуган абыемда әтинең станогы саклана иде. Мин аны сорап алып, чистарттым-майладым, җитмәгән детальләрен сатып алып көйләдем дә, 32 ел булмаган да кебек, эшкә керештем.
 
Авыл кешесе өчен аяк киеменең уңайлы һәм җылы булуы мөһим. Авылдашлар әле дә Җәүдәткә иске туннарын китереп, унты ясап бирүен соралалар. Сарык тиресеннән тегелгән итекләрне (пимы) халык үз иткән. Останың сүзләренә караганда, берничә пар аяк киемен Үзбәкстанга, Мәскәүгә дә тегеп җибәргән ул.
 
- Эш барышы ничек, дисеңме?! Башта аякны материалга куеп төгәл үлчәмен аласың, шуның буенча олтыракны кисеп алгач, 2-3 сантиметрга зуррак итеп өлге ясыйсың. Олтанын тыгыз киездән ясасаң яхшы.
 
Бер ай эчендә итекче 5 – 6 пар аяк киеме тегә ала. Шулай ук җылы бияләйләр, бүрекләр тектерүчеләр дә байтак. Итекләрнең замогы ватылса, олтырагы яисә үкчәсендәге набойкасы тузса оста аларны бушлай ясап бирә.
 
- Авылда шулай инде. Берәрсендә күрсә, аңарга да шундый әйбер кирәк. Шулай итеп бөтен авыл миңа йөри башлады, - дип елмая Җәүдәт абзый.
 
Әйе, оста кешегә пенсиядә дә күңелсез түгел. Җәүдәт абый, иртән-иртүк торып, хатынына булыша: сыерларга, бәрәннәргә сала, тавыкларга сибә, катык, каймак, эремчек ясашырга да күп сорап тормый. Буш вакыты калса, машинкасы артына утырып, хатынына урын-җир җәймәләре, мендәр, юрган тышлары тегеп бирә. Күңеленә ятышлы эш белән авылдашларына ярдәм итә алуына шөкер итеп яши ул.
 
- Баларым үсеп, үз тормышларын кордылар. Кызым Алия почта бүлеге җитәкчесе булып эшли, янәшәдә генә яши. Илшат улым Әлмәттә нефть тармагында эшли. Хатыны Лилия белән бер бала үстерәләр.
 
Быел миңа 66 яшь тулды инде. Күзем начар күрә башлады, шуңа күрә тегү эшләренә сирәгрәк утырам. Ә менә тугыз яшьлек оныгым Рәсим минем һөнәремне үзләштерер, бәлки. Бик кызыксына. Мин эшләгәндә, гел янымда ник алай түгел, болай эшлисең, дип сораша. Андый вакытта мин, бөтен эшемне туктатып, аңа аңлатырга керешәм. Әтием дә мине шулай өйрәткән иде бит.
 
Итек ясау бик нечкә, четерекле эш ул. Аңа вакыт та күп кирәк, түземлек тә, игътибарлылык та. Оныгыма өйрәтеп калдырам әле, бәлки, тормышта кирәгеп чыгар. Бу фикердән күңелемә җылы керә. Балаларым һәм оныкларымның киләчәген кайгыртам, чөнки алар минем өчен көч һәм илһам чыганагы.
 
 

Җәмилә ШӘРИФУЛЛИНА
Бердәмлек
№ --- | 17.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»