|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
16.02.2020 Җәмгыять
8 яшьлек кыз картаеп үлгәнУкраинада яшәүче Анна Стаднюк сирәк очрый торган генетик авырудан – балалар прогериясеннән яки Хатчинсон — Гилфорд синдромыннан җәфа чиккән. Табиблар сүзләренә караганда, бала 8 яшьлек кенә булса да, аның эчке әгъзалары 80 яшьлек әбинекен хәтерләткән. Прогерия диагнозы куелган кешеләрнең гәүдәсе үсми, әмма эчке әгъзалары үсеп, сыеша алмый башлый. Андый кешеләр бер ел эчендә 10 елга картая. Еш кына инсульттан үләләр икән, ә сабыйны инде ул берничә кабат бәргән. Хәтта аяк-кул тетрапарезыннан да интеккән.
Дөньяда 350гә якын прогерия очрагы теркәлгән. Әлеге авыру беренче тапкыр 1886 елда теркәлгән. Бу диагнозны Аннага 6 яшь чагында куйганнар һәм аның гәүдәсе нибары 5 кг авырлыкта булган.
Автор : Каспранова Ләйсән
Чыганак: amp.vesti.ru
Фото: amp.vesti.ru
--- |
Иң күп укылган
|