|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
15.02.2020 Шоу-бизнес
Рафинә Ганиуллина: “Биш яшьлек Сөләйман энесенең каян килгәне турында сораулар яудыра”Татарстанның атказанган артисты, җырчы Рафинә Ганиуллина “Татарстан – Яңа гасыр” телеканалында “Таяну ноктасы” тапшыруында катнашты. Тапшыруның Гашыйклар көне темасына багышланган чыгарылышында җырчы әлеге бәйрәм турында үзенең фикерен җиткерде. Тапшыруның алып баручы Алмаз Гафиятовның "Сез мәктәптә укыганда Гашыйклар көне ничек үтә иде? Андый бәйрәмне билгеләп үтәләр идеме?" дигән соравына Рафинә Ганиуллина:
“Мәктәптә бу бәйрәмгә зур игътибар юк иде. Без инде яшерен рәвештә генә бер-беребезгә “валентинкалар” бирешкәнне хәтерлим. Ул вакытта матур открыткаларның яңа чыга башлаган вакыты иде, кайберләренең кулдан да ясап бүләк иткәннәре дә истә. Арча педагогия көллиятендә укыганда, Гашыйклар көнендә махсус тартма элеп куялар иде. Кызларга үзләренең хисләрен белгертәсе килгән егетләр, “йөрәкчек”ләрне шул тартмага салалар иде", - дип җавап бирде.
Гашыйклар көне бәйрәменә ничек каравы, татарчалаштырып "Изге Вәли көне" дип аталган концертларда да катнашуына кагылышлы бирелгән сорауга исә Рафинә Ганиуллина уңай фикерен белдерде.
“Катнашабыз, әйе. Мин үзем моңа уңай карыйм. Мәхәббәт ул серле, яшерен хис, аны бу дөньяда һәр кеше дә тоя. Шуңа күрә бер-береңә хисләреңне аңлату өчен шундый бер көн билгеләнгән икән, миңа калса моның бернинди зыяны юк. Бу бәйрәмне гади генә кабул итәм, бер-береңә игътибар күрсәтү өчен сәбәп кенә буларак карыйм” - дип җиткерде җырчы.
Балаларга мәхәббәт турында ничек сөйләргә кирәк, әти-әниләр аңлатырга тиешме, мәктәптәме дигән сорауларга катнашучылардан төрле җаваплар ишетелде. Рафинә Ганиуллина милли гадәтләргә таянып, әхлак кагыйдәләренә нигезләнеп аңлатырга, бу четерекле сорауга җавапларны бала өйдә әти-әнисеннән алырга тиешлеген әйтте.
"Олы улыбыз Сөләйманга 5 яшь. Ул минем йөкле булып йөргән чакларны хәтерли һәм энесе турында сораулар бирә: “Әни, Айтуган каян чыкты? Ул бит синең эчеңдә иде. Ул анда каян килгән”, - дип сорый. Мәхәббәт темасы ул әти-әнидән башлана. “Алай бул, болай бул”, дигәнне генә бала тыңламый яисә аңламаска мөмкин. Саф, чиста мәхәббәт үрнәген бала әти-әнисендә күрергә тиеш. Милләтебез, татарлыгыбыз турында сөйләшкәндә, бу бәйрәмне гади генә Гашыйклар көне дип атарга кирәктер. Безнең милләткән яраклаштырып Изге Вәли көне дип атау ул дөрес түгел һәм кирәкми дә”, - дип сөйләде Рафинә Ганиуллина.
--- |
Иң күп укылган
|