поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
14.02.2020 Шоу-бизнес

Ландыш белән Иркә: гауга кайчан бетә?

Бүген Ландыш Нигъмәтҗанова үзенә теләктәшлек белдереп, “башка дәшә алмыйча” видео мөрәҗәгатьләр белән чыккан артистлар белән бергә кабат матбугат очрашуы уздырды.

“Умарта кортлары оясы” инде тынычланды дип йөри идек. Юк икән, әле күрәселәр алда, ахры. Сүз әлеге дә баягы бер балык башы — эстрададагы “галәмәтләр” хакында. 
 
Бүген Ландыш Нигъмзтҗанова үзенә теләктәшлек белдереп, “башка дәшә алмыйча” видео мөрәҗәгатьләр белән чыккан артистлар белән бергә кабат матбугат очрашуы уздырды. Ни сәбәпледер, бу юлы журналистлар артык күп түгел иде. Әллә пычракта казынып арыганнар, әллә инде кызыгы беткән. Майлы ботка да көн дә ашасаң туйдыра бит. Бу да шул тамакка утыра торган майлы боткага әйләнә башлады. 
 
Иң элек матбугат конференциясенең форматына тукталыйм әле. Минем Президент Рөстәм Миңнехановның тоткарланганын күргәнем бар. Казан мэры Илсур Рәис улы соңга калгалый. Тик журналситлар белән очрашуга  түгел. Ә бүген конференция 37 (!) минутка соңга калып башланды. Чыгыш ясаучылар һәм журналистлар соңарып килгәнгә түгел, алар барысы да диярлек әйтелгән вакытка килгән иде. Оештыручыларның “капризлары” нәтиҗәсе бу. Җәмәгать! Без сезне хөрмәт итеп килгәнбез икән, икенче юлы зинһар, сез дә безгә карата  бераз булса да кешелек сыйфатларыгызны “кабызыгыз” әле! Безнең бит эстрада керен чәйкаудан тыш  башка эшләребез дә бар. 
 
Икенчедән, матбугат конференциясеннән шоу ясау нигә кирәк иде?! Җиде камера, утлар, артистларга сораулар бирүне репетицияләү... Русларда “Будь проще, и люди к тебе потянутся” дигән әйтем бар. Менә мин бу кәмит-конференция оештыручыларга да шундыйрак киңәш бирер идем. Андрей Малахов тапшыруы төшерергә ниятләгәнсез икән инде, аны алдан ук кисәтәсе калган. Соңрак килер идем. Малахов тапшыруы дигәннән, бу очрашу һич тә ким булмады. Ландыш хәтта ялганны ачыклый торган детекторга кадәр алып килгән. 
 
 
Сираҗи әйтсә әйтә 
 
Матбугат очрашуын танылган журналист Искәндәр Сираҗи алып баруын белгәч, бераз аптырашта калдым. Егерме еллап шул артситларны сүккән, бер “Татар җырын” да калдырмый карап, тамашаны “сүтеп җыйган” Искәндәр абый әллә шоу-бизнеска җыенган инде? Алай дисәң, репетицияләп матбугат очрашулары үткәрүне үзе дә аңлап бетермәде бугай. Юкса, “Гаугалы йорттан җыр кача”, дип, догалар укый-укый сүз башлар идеме? 
 
Кыскасы, Искәндәр Сираҗины матбугат очрашуын алып барырга ни сәбәпле чакыруларын мин шәхсән аңлап бетермәдем. Әмма алып баручының кем булуы бу очракта мөһим түгел иде. “Оскар” татартмыйлар, ләбаса. 

 Дәгъвачылар арта
 
Алдагы матбугат очрашуын Ландыш Нигъмәтҗанов ире Фәрит Таишев белән уздырса, бу юлы дистәләп артист җыелды. Хәтта Чаллыдан Руслан Кираметдинов, Ильмира Нәгыймова һәм Әлфинә Әзһәмова да килгән. 
 
Сүз иң элек Ландышка бирелде. Ул бүген дә әлеге гау-ганың юктан бар булмавын, үзе ясаган видеомөрәҗәгатьнең уйлап эшләнгән эш икәнен искәртте. 
 
-Мин моңа бик әзерләндем, уйладым. Әмма соңгы ике ел түздем. Беркем белән дә талашмадым, тавыш күтәрмәдем. Үземнең фикеремне әйттем, - ди җырчы. 
 
Хайп ясау, пиар өчен “мин инде яшь җырчы түгел, сәхнәдә 15 ел эшләгән кеше”, ди Ландыш Нигъмәтҗанова. 
 
“Алтын йомырка” сала торган  тавыкны суймыйлар, диләр. “Барс медиа” коммерция оешмасы. Ни өчен “алтын күкәй” сала торган тавыкны сую башланды?- дип сорады Искәндәр Сираҗи.
 
Ни өчен шулай эшлиләрдер, мин белмим. Иркә Динә Марат кызы аркылы шулай итә. Кемдер аңа комачаулый дип уйлыймы. Мин аңламыйм,- ди Ландыш. 
 
Гомумән, “белмим”нәр бу очрашуда еш яңгырады. Икенче юлы ачыклык кереп килегез, пажалысыты хөрмәтле артистлар. Без бит укучыга алар белми, дип яза алмыйбыз. Проблема бар. Аның сәбәбе бар. Ул сәбәпне сезнең һәркайсыгыз да белә, ә без юк. Белмәгән әйберне ничек укучыга җиткерик соң без?!
 
“Исәнләшмәгәнгә, юлыбызны кисте”
 
Яшь җырчы Ильмира Нәгыймованың да Иркәгә дәгъвасы бар икән.
 
-Иркә белән без иң беренче елдан ук таныш идек. Башта без бик якын да аралаштык. Аннан инде, әлбәттә, үкендем. Җиде ел эчендә нәрсә генә булып бетмәде. Хәтеремдә, “ТМТВ” премиясендә Иркә белән басып торганда, ул минем өр-яңа күлмәгемнең итәгенә басып ертты. Мин инде түзмәдем, Иркә, син махсус эшлисеңме соң дидем? Ул инде гафу үтенде. Бу әлбәттә, “чәчәкләре” генә. Минем килешүне дә озынайтмадылар (“Барс Медиа” белән килешү турында сүз бара — Л.Л), ротациядән дә алдылар. Әле үптән түгел генә белдек: без “кара исемлектә” булганбыз. Акча юк, ипотекабыз, кредитыбыз бар. Ул безнең ипиебезне алган кебек була инде. Динә Марат кызы китеп торганда, оешмага  безнең якын кешебез килде. Аллага шөкер, хәзер без эшлибез. Нишләп шушы бер кеше безнең җырларыбызны халыкка җиткерергә киртә куя? Без бит аңа тимибез, үзебез җырлыйбыз, - ди яшь аралаш Ильмира. 
 
Баксаң, Ильмира Нәгыймова белән Руслан Кираметдиновның “Татар җыры”нда чыгыш ясамау сәбәпчесе дә Иркә икән!
 
-Мин үзем дүрт ел “Татар җыры”нда катнаштым, Аллага шөкер. Безне аннан алып аттылар, без җырлый белмибез, аңа лаек түгел дип әйттеләр. Руслан Иркә белән  кайдадыр исәнләшмәгәнме шунда... Русланым ялагайлана белми, андый түгел. Ирем хакында да “мин бу егеткә сәхнәгә чыгарга ирек бирмәячәкмен”, дигән. Кем соң ул шул хәтле?- ди Ильмира. 
 
 
“Барс Медиа” мине җырчы итте”
 
Очрашуга килүчеләрнең барысы да бертавыштан “Барс Медиа” компаниясенә рәхмәт укый. Мине алар җырчы итте, диләр. 
 
Хәтерләсәгез, моннан 10-12 еллар элек, абыйсы артыннан сәхнәгә Ленар Сәйфиев күтәрелгән иде. Баксаң, Иркә ул вакытта ук бик зур тәэсиргә ия шәхес булган икән. 
 
-2016 елда мин беренче тапкыр мондый әйбер белән очраштым. “Музыкаль десант” проектында концертны башлап җибәрүче мин идем. Алып баручылар Гөлназ Сәфәрова, Айрат Ильясовлар “Сиңа Ленар күбрәк җыр кирәк, син халыкны күтәрәсең, сиңа ике генә җыр булмый, тагын ике җыр өстибез”, диләр. Шул Иркәнең күңеленә ярамадымы инде, бик котырынды. Ничек инде шулай, без монда аңа караганда алданрак җырлый башладык, андый өстенлекләребез юк дип, бала-чагалык күрсәтте. Мин аңа әйттем: минем юлда башка очрама дидем. Бүген мин сәхнәдәш дусларымның тарфафдары булып килдем. Артистлар сөйләгән барлык сүзләр дә хак, - ди Ленар Сәйфиев. 
 
Башка — баш
 
Хәтерләсәгез, Рәмилә Хәйретдинова белән Алсу һәм Азат Фазлыевлар да видео яздырып  белән мөрәҗәгать иткән иде. 
 
Бу ике очракта да Иркә белән сәхнәдәге мөнәсәбәтләр түгел, ә шәхси каршылыклар туган. 
 
-Мин кешегә бәреп әйтә торган, видеоны болай гына куя кеше түгел. Мин җаваплы, бернәрсәдән дә курыкмыйм. “Барс Медиа”ның миңа бернинди зыян китергәне юк. Бу минем шәхси мөнәсәбәтләр. Акча мәсьәләсе түгел, Иркәнең әниемнең авыртуын сәхнәгә чыгар өчен “хайп” дип әйткәне иң күңелемә тигәне. Мин әнинең рухын кимсетергә ирек бирмәячәкмен. Иркәгә әйдә барысын да уртага салып сөйләшик, дидем. Әмма җавап булмады. Аның урынында булсам, икенче көнне үк видео яздырып, гафу үтенер идем. Андый көнгә калырга язмасын. Максатым — бары дөреслек кенә булсын. Бөтен кеше җырласын, ул да эшләсен, - ди Азат Фазлыев. 
 
Иркә Фазлыевлар белән Хәйретдиновлар арасында гайбәт таратып, ике гаиләне дошманлаштырырга да өлгергән булып чыкты. Хәзер инде бар да тәртиптә.
 
Иркә нигә дәшми?
 
Бу хәлләрдә иң кызыгы — Айгөл хагымның (Иркәнең) әлеге сүзләргә карата бер  генә дә җавап бирмәве. Мишәр кызларының тиресе калынмы, әйтер сүзе юкмы, әллә инде сүз боткасына кушылмыйча, читтән генә күзәтүне хуп күрәме? Ул гадәттәгечә концертларын куя, җырлый, гастрольләргә йөри. Җырчылар әйткәндәй — белмим инде, аптыраш!  
 
Алай-болай бу язма кулыгызга эләксә, бәлки бераз булса да ачыклык кертерсез, Иркә? Түземсезлек белән көтеп калабыз! Сүз уңаеннан, бездә артситлар хакында язмалар бушка бастырыла.
 
P.S. Оныта язганмын, Ландыш Нигъмәтҗанова барлык дәгъваларын җыеп, туплап, судка мөрәҗәгать итәргә вәгъдә бирде. Әле очы-корые күренмәс бу хәлләрнең. 

Лилия ЛОКМАНОВА
Шәһри Казан
№ --- | 14.02.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»