поиск новостей
  • 28.03 "Ак чәчәкләр кебек..." Кариев театры,18:30
  • 28.03 "Җан Баевич" Тинчурин театры, 18:30
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Март
  • Ренат Әюпов - режиссер
  • Фирүзә Җамалетдинова - язучы
  • Артур Поляков - мәдәният хезмәткәре
  • Гиоргий Куприянов - дәүләт эшлеклесе
  • Вил Мәһдиев - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
14.02.2020 Медицина

Онколог Фоат Әхмәтҗанов: «Рак — куркыныч авыру, әмма хөкем карары түгел»

Соңгы вакытта халык арасында иң куркыныч авыру булып шушы өч хәрефле авы­­ру санала. Әмма аннан куркырга түгел, ә вакытында тикшеренергә, дәваланырга, кирәк дип саный Русиянең атказанган табибы, Казан дәү­ләт медицина университетының онкология, нур диагностикасы һәм терапиясе кафедрасы мө­дире­, профессор Фоат Шәй­­хетдин улы Әхмәтҗанов.

Аның титулларын һәм мактаулы дәрә­җә­­ләрен саный башласак та, газета битендә шактый урын кирәк булыр иде. Шунысын гына әйтеп китик: медицина фән­нәре докторы Әхмәт­җановны республикабызда гына түгел, ә бөтен Русия күләмендә, хәтта чит илләрдә дә яхшы бе­лә­ләр. Узган елның февралендә 75ен тутырып, җит­меш алтынчыга чыккан галим, табиб-хирург бүген дә операцияләр ясап байтак пациентларының гомерләрен озайта. Күп гомерен онкологик авыруларны кү­зәтү, өйрәнү, дәвалагуа ба­гыш­лаган табиб буларак Фоат Әхмәтҗанов ясаган операцияләрнең нә­тиҗә­лелеге дә бик югары.
 
— Фоат Шәйхетдинович, әле яңа елга керер алдынан гына республикабызның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков журналистлар белән очрашуда бездә яман шеш белән авыручылар саны тулаем алганда артса да, бу авырудан үлүчеләр саны 4,7 процентка кимеде дигән иде. Бу хакта Сезнең фикерегез нинди?
 
— Әйе, яман шеш авыруы елдан-ел арта бара. Статистик мәгълүматларга караганда, бүген республикада яшәүче һәр 35 кешенең берсе әлеге авыру белән очраша. Кайбер төбәкләрдә бу сан бәлки артыграктыр яисә ким­рәктер, чөнки авыруларны ачыклау, диагностика бөтен җирдә дә бертигез дәрәҗәдә түгел бит. Әлеге саннардан куркырга кирәкми. Аннан соң соң­гы елларда республикабызда диспансерлаштыру эшенең яхшыруын, «Күчмә сырхауханәләр»нең нәти­җәлерәк эшли баш­лавын да онытмаска иде. Мобиль сырхауханәләр бит район үзәкләреннән еракта урнашкан кечкенә авылларда яшәүчеләрдәге авыруларның беренче билгеләрен ачыклауда зур роль уйныйлар. Яшерен-батырын түгел, бездә бит кешеләрнең байтагы ниндидер авыру билгеләре күренә башласа да табибка күренергә ашыкмый, үтеп китәр әле дип уйлый. Әмма кайбер чирләр (шул исәптән онкология дә) якадан шундый итеп эләктереп ала ки, табибка кү­ренгәндә инде аны дәвалау өчен шактый нык көч түгәргә туры килә. Халыкта: «Бурычын яшергән — бөлгән, чирен яшергән — үлгән» дигән мәкаль дә юктан гына тумагандыр...
 
 
— Ә бу чир эләкмәсен өчен беренче чиратта ни эшләргә кирәк?
 
— Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга. Болар бер дә китап сүзләре түгел. Экологиябез елдан-ел начарлана, нәрсә ашаганыбызга игътибар итмибез. Һаман каядыр ашыгабыз. Акча эшләргә, дөнья куарга тырышабыз. Болар барысы да ахыр чиктә нервыларга китереп бәрә. Тәмәке тартмаска икәнен күпләребез белә дә бит, ә тартабыз. Минем махсус санаганым юк, әмма операциягә кергән ир-атларның яртысыннан артыграгының тәмәке тартканын беләм. Иң кызганычы шунда: аларның байтагы әле катлаулы операцияләрдән соң да бу яман гадәтлә­рен ташлый алмыйлар. Нәтиҗәне инде беләсез.
 
Халыкның эш артыннан, дөнья куган булып, үзенең сәламәтлеген уйлап та бирмәве дәвалау нәтиҗәлеген бик түбәнәйтә. Югыйсә һәр кеше тәнендә, организмында бе­рәр үзгәреш күрүгә табиб янына килергә тиеш. Әйтик, хатын-кыз күкрәк бизендә ниндидер тайпылыш барлыгын сизүгә куркып өендә утырмыйча, кичек­мәс­тән табибка мө­рәҗәгать итсен. Эчәкләрне, ашказанын даими тикшереп тору кирәк. Мә­сә­лән, Япониядә 50 процент авыру баш­лангыч чорында ук табылып, гомуми савыктыру күрсәткече 97 процентка җи­тә икән, мо­ңа га­җәп­ләнәсе юк. Без­дә күп­ләр, бигрәк тә авыл җирлә­рендә яшәү­челәр, әйткәнемчә, малларны карыйсы бар, теге эш, бу эш дип табибка күренергә бик ашык­­мыйлар, ә инде күренгәндә соң булырга мөмкин.
 
— Фоат Шәйхетдинович, белгәнебезчә, медицинаның юнә­леш­ләре бик күп. Ә Сез ни өчен онкология өлкәсенә кереп киттегез?
 
— Ә мин дөресен генә әйткәндә, медицина институтына да абыем Тәл­гать кушканга гына барган идем. Югыйсә Кама Тамагы районының Олы Кариле авылында яшәгән балта остасы әтием Шәйхетдин бе­лән Ишем авылыннан килен булып төшкән әнием Рәхимәнең җиде баласы арасыннан бер үзем кешеләр сәламәтлеген кайгыртучы өлкәне сайладым. Мәктәптә яхшы укыганлыктан институтка керү имтиханнарын әйбәт кенә биреп, студент булгач, күпчелеге училище тәмамлаган фельдшерлар белән бер төркемдә укырга туры килде. Алар бит азмы-күпме бу өлкә белән танышлар. Шуңа күрә дә алардан калышмаска те­ләп шактый нык тыры­шырга туры килде.
 
Институтны тәмамлагач, туган ягым Кама Тамагында 4 елдан артык хирург булып эшләдем. Сусыз, җилләр уйнап торган агач бинада көне-төне авыруларга ярдәм күрсәтергә туры килде. Әле алай гына да түгел, бел­гечләргә нык тилмергән Сөйки, Олы Кариле, Тәмте участок сырхауханә­ләренә дә еш чакыралар иде. Пароходтан төшереп калдырылган авыруларга да хезмәт күрсәтергә туры килде. Соңрак баш табиб вазыйфасына билгеләнгәч, операцияләргә хуҗалык эш­ләре дә өстәлде.
 
Белемемне һәм тәҗрибәмне арттырырга теләп, кире Казанга килдем дә, кайчандыр, 4-6 курсларда укыганда шәфкать егете булып эшләгән шәһәр онкология сырхауханәсендә эшли башладым. Табиблар белемен күтәрү институтының онкология һәм хирургия кафедрасы мөдире, профессор Мойше Зельманович Сигал җи­тәкчелегендә шөгыльләнеп, «Ашказаны яман шеше буенча яңа операцияләр» дигән темага кандидатлык диссертациясе яз­дым. Язу бер нәр­сә, ә ме­нә аны яклау бөтенләй икенче әйбер. 1983 елда СССР Медицина фән­нәре академиясендәге бөтенсоюз онкология фәнни үзәгендә танылган галимнәр карап торганда унлап авыруга операция ясап, фән кандидаты ди­гән дәрәҗәгә лаек икәнлегемне расладым.
 
Шуннан соң инде медицина институтында да укыта башладым. 1987 елда остазым М.Сигал белән бергәләп «Гастроэктомия, резекция желудка по поводу рака» дигән китап та бастырып чыгардык. 17 басма та­баклы бу китап биш мең да­нәдә чыкса да тиз арада таралып та бетте. Аны тагын да тулыландырып 1991 елда икенче тапкыр янә биш мең да­нәдә бастырып чыгардык.
 
 
— Үз гомерегездә ни­чә операция ясады­гыз?
 
— Санаганым юк. Кама Тамагында эшләгәндә көн саен диярлек ясый идем, ә кайбер көннәрне хәтта икешәр-өчәрне дә. Онкология үзәгендә инде көн саен ясамыйм, кайберләрендә турыдан-туры үзем ясамасам да катнашып, шәкертләремә ки­ңәшләр биреп торам. Минем өчен хәзер сан түгел, ә сыйфат кыйм­мәтрәк.
 
— Сыйфат дигәндә нәрсәне күздә тотасыз?
 
— Пациентларымның медицина ярдәме күрсәтелгәч тә тагын берничә елга җитәрлек дәрт, энергия алып яшәрлек савыгуларын. Ә андыйлар, Аллага шөкер, бик күп. Гомумән алганда Казан онкологларының дәрәҗәсе ил күләмендә дә бик зур. Моның белән дә горурлана алабыз.
 
— Гаиләгездә Сездән башка тагын табиблар бармы?
 
— Хатыным Филизә урта мәктәптә биология укытты. Ни кызганыч, моннан 13 ел элек вафат булды. Урыны оҗмахта булсын! Өч кызым да — Айсылу, Резеда, Фәридә табиб һөнәрен сайладылар. Дөрес, Айсылу гинекология буенча китте, ә Резеда белән Фәридә онкологлар. Дүртебез дә шушы бер бинада эшлибез. Бәлки оныклар да безнең юлны сайларлар әле — кем белә?
 
— Шәкертләрегез күпме? Бүген медицина университетында он­кология буенча белгечләр җитәрлек күләмдә әзерләнәме?
 
— Аллага шөкер, шә­керт­ләрем байтак. Аларның җидесе — медицина фәннәре кандидатлары.
 
Соңгы вакытта медицина университетында ел саен 16-20 кеше онколог белгечлеге ала. Беренче карашка шактый күренсә дә, гомуми исәптә әлләни зур сан түгел бу. Ни өчен дигәндә, беренчедән, аларның барысы да үз юнәлеше буенча эшләми. Икенчедән, авырулар саны ел саен арта бара, ә безнең күп кенә район сырхауханәләрендә, хәтта зур шәһәр поликлиникаларында да онколог-табиблар җитешми.
 
— Фоат Шәйхетдинович, сер түгел: соңгы вакытта шушы өч хәрефле яман авыру, чыннан да, замана чиренә әйләнде. Элегрәк аның барлыгын белмәделәр микән, бу хакта әлләни күп сөйләмиләр иде кебек...
 
— Табиблар, дәвалаучылар аның барлыгын борынгы заманнарда ук белгәннәр. Тарихта рак авыруының исемен Гиппократ уйлап чыгарган дигән мәгълүматлар бар. Безнең эрага кадәр дүрт гасыр элек үк әлеге авыруны күзәткән, аның билгеләрен өйрәнгән кеше ул. Ә Гиппократтан соң 1,5 мең еллар чамасы узгач мәшһүр Әбүгалисина «Табиблык фәне кануннары» дигән хезмәтендә: «Яман шешне рак дип атау, аның ягъни кысласыман тәннең (кысла — русча рак) теге яки бу органга чатырдап, ычкынмаслык итеп ябыша торган га­дәтенә ишарәләп, әлеге су җан иясенә охшавыннан чыгып әйтелгәндер», — дип яза.
 
Гиппократ та, Әбүгалисина да, башкалар да бу авыруның килеп чыгы­шын ныклап өйрәнгәннәр, аны дәвалау буенча һәркайсы үз фаразларын әйтеп калдырган. Гиппократ, мә­сәлән, аның килеп чы­гы­шын, тәннең төп сыекчалары — кан, лайла, сары һәм кара үт суының пропорциясе бозылу нә­ти­җәсе дип санаган. Аннан шактый соң­рак яшә­гән Рим табибы Гален: «Үт сулы хатыннар яман шешкә ешрак дучар булучан», — дип язып калдырган. Ягъни, әче су тәмен телеңдә тойдыңмы, табибка йөгер дигән сүз бу.
 
— Шундый авыру барын әллә кайчан белгәннәр дисез. Ә аңа карата дару әле һаман да уйлап табылганы юк. Моны ничек аңларга?
 
— Әйе, салкын тиюгә, гриппка каршы бер таблетка эчтең дә терелдең принцибын бу авыруга карата кулланып булмый. Бүген фәндә ракның 300ләп төре билгеле, ә аның еш очрый торган дис­тәдән артык төре бе­лән без көн дә очрашып торабыз. Соңгы вакытта онкология фәне, аны дәвалау ысулларын куллану да шактый алга китте. Иң мөһиме: әлеге авыруны алдагы стадияләрендә үк ачыклый торган заманча җиһазлар бар хәзер. Димәк, бу авыруның беренче билгеләре күренә баш­лауга ук табибка мө­рәҗәгать итәргә кирәк. Әйтик, беренче стадиядәге авыруларның барысы да диярлек дәвалауга яхшы бирелә. Ә инде яман шеш өченче, дүртенче стадияләргә җиткәч — аны дәвалау да катлаулырак. Безнең бурыч — авыруларга вакытында тиешле ярдәм күрсәтеп, аларның гомерләрен озайту. Әйткәнемчә, Казан хирурглары, онкологлары чит илләрдә дә югары бәяләнәләр. Акча түгеп, чит илгә китү, үзеңне күпмедер дәрә­җә­дә тынычландыру гына, чын дәваны безнең онкоүзәктә дә алырга мөмкин. Хәтта чит илләрдән дә «те­релә­чәгенә өмет юк» дигән язу күтәреп кайтучыларга да ашыгыч дәвалау ысуллары кулланып, гомерләрен озайта алабыз. Яман шеш — чыннан да, куркыныч авыру, әмма хө­кем карары түгел.
 
— Бу өлкәдәге халык медицинасына ничек карыйсыз?
 
— Син үзең дә авырый баш­лагач ник алар янына түгел, ә минем янга килдең соң? Гому­мән алганда халык медицинасына каршы түгел мин, булсын. Ә менә яман шешне заманча җиһазландырылган онкоүзәкләрдәге югары квалификацияле табиблар ярдәмендә генә җиңеп була.
 
— Бу очракта Сезнең кебек алтын куллы хирурглар ярдәмендә дип өстәргә кирәктер. Чыннан да, Сез гомерләрен озай­ткан пациентлар арасында кемнәр генә юк?! Гади хезмәт кеше­ләре генә түгел, ә илдә-көндә билгеле дәүләт эш­леклеләре дә, хәрбиләр дә, артистлар да, галимнәр дә, язу­чылар да байтак. Әнә шундый пациентларның берсе — танылган журналист һәм шагыйрь Шаһинур Мостафин cезгә багышлап
 
Сезнең кебек чын осталар
Йөз елга бер туадыр,
Җир — өч кит өстендә түгел —
Сезнең кулда торадыр...
 
...Рәхмәт Сезгә барысы өчен
Яшәү бүләк иткәнгә,
Тормышыбызны матурлап,
Һаман алга илткәнгә!
 
Батырлык кыласыз һәркөн,
Армый-талмый эшлисез,
Гасырлар мактап сөйләрлек
Искитмәле Кеше Сез!
дип язган иде.
 
Үзегезгә дә дәвалап, аякка бастырган меңәрләгән пациентларыгыз исеменнән мең дә бер рәхмәтебезне белдерәбез!
 
 

Әңгәмәдәш — Атлас ГАФИЯТОВ
Татарстан яшьләре
№ --- | 14.02.2020
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»