поиск новостей
  • 29.03 "Рөстәм маҗаралары" Кариев театры, 13:00
  • 29.03 "Кияүләр" Тинчурин театры, 18:30
  • 30.03 "Кәҗүл читек" Кариев театры, 11:00
  • 30.03 "Тапшырыл...ган хатлар" Кариев театры, 18:00
  • 30.03 ПРЕМЬЕРА "Флешка, рэп һәм мәхәббәт"Тинчурин театры, 13:00 һәм 17:00
  • 31.03 "Шәй-бу, шай-бу" Кариев театры, 18:00
  • 31.03 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 17:00
  • 02.04 Хан кызы Турандык. Тинчурин театры, 18:30
  • 03.04 Гомер буе сине көтәм. Тинчурин театры, 18:30
  • 04.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 05.04 Гастрольләр: Тайна замка на холме. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 11:00 һәм 13:00
  • 05.04 Гастрольләр: Ханума. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 18:30
  • 06.04 Гастрольләр: Мастер и Маргарита. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 07.04 Гастрольләр: Мелодия коралловых бус. Хакасский национальный драм.театр. Тинчурин театры, 17:00
  • 09.04 Җилкәнсезләр. Тинчурин театры, 13:00 һәм 18:30
  • 10.04 Синең хакта… Тинчурин театры, 18:30
  • 11.04 Ядәч! Исемдә! Бер гаилә трагикомедиясе. Тинчурин театры, 18:30
  • 12.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 13.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 14.04 Полиционер. Тинчурин театры, 17:00
Бүген кемнәр туган
  • 29 Март
  • Шәкүр - җырчы
  • Рөстәм Абязов - дирижер
  • Илфат Фәйзрахманов - журналист
  • Мөхәммәт Сабиров (1932-2015) - дәүләт эшлеклесе
  • Айгөл Хәйри - җырчы
  • Ринат Хәйретдинов - көрәшче
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
  • Продаю листы нержавейки 530х630, толщина 3,5мм, запчасти на УАЗ.тел 89178553159.
  • Коттедж төзэргэ кирэк казанда минэм номер 89274905164
  • Баян сатыла. Казан. Тел.:89003238614
  • татар теленең аңлатмалы сүзлеге сатыла, 3 томда, Казан, Татарстан китап нәшрияты, 1981 ел. тел.8 919 647 47 91
  • Казанда оч булмэле фатирнын залына тэртипле кыз эзлим. Бигичев урамы. Риелторсыз 89600347300
  • Исэнмесез! Бенто тортларга hэм капкейкларга заказлар кабул итэм! Казан шэhэре. 89377708700 Динара.
Архив
 
13.02.2020 Шоу-бизнес

Фирдүс Тямаев ХАТта язылганнарга аңлатма бирде

“Авыл кешеләре миңа иң авыр вакытта ярдәм итте. Мин дә авылга хәлемнән килгәнчә булышам. Картаймыш көндә барыбер шунда кайтасы”. Түбән Нурлат авылыннан килгән хатка ачыклык керткәндә, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев әнә шулай диде.

Хатта болай диелгән:
 
“Түбән Нурлат авылының мәдәният йорты күп еллардан бирле ярым җимерек хәлдә иде. Авыл халкы бик борчылса да, яңа мәдәният йортын төзү һаман да кичектерелә бирде. Ниһаять, авылдашыбыз Фирдүс Тямаев тырышлыгы белән яшьләр иске бинаны сүтәргә керештеләр. Фирдүс, үзе гастрольләрдә йөргән вакытта, энесе Фирзәргә авыл яшьләре белән шул эшне оештырырга кушкан булган икән. Эшләгән өчен акчасын да түләгән. Киләсе җәйгә яңа мәдәният йорты балкып торыр дип өметләнәбез. Бу юлларны язганда, балачакта укылган бер әкият искә төште әле. Имеш, кешеләр караңгылыкта калып, юл табалмый адашкач, Данко, йөрәген яндырып, юлны яктырткан. Мин Фирдүсне шул әкият героена охшаттым”. (Тәзкирә Алякимова. Нурлат районының Түбән Нурлат авылы)
 
Фирдүс Тямаев хатта язылганнарга мондый аңлатма бирде:
 
– Нурлат шәһәрендә мәдәният йорты булгач, Түбән Нурлат мәдәният йорты онытылды. Ул 19 ел элек ничек ремонтка тукталган булса, шулай тик торды. Клубны яптылар, дискотека өлеше генә эшләде. Ә бит аның залы гына да 350 кеше сыйдырышлы иде. Шуннан, авылны ничек тә булса җанландырып җибәрү өчен, “Тямайфест” уздыра башладык. Кунаклар каян гына кайтмады, ә бу бина, авылны ямьсезләп, тик тора. Уйладым да район башлыгына: “Клубны төзәтик әле, авыл мәдәниятен үстерүгә үзем дә булышыр идем”, – дип мөрәҗәгать иттем. Авыл кечкенә түгел, беткән авыллар рәтендә дә тормый. Түбән Нурлатта барлыгы бер меңнән артык кеше яши, яшьләр дә күп. Алар ял саен биш чакрым ераклыктагы мәдәният йортына йөри алмый бит инде. Рәхмәт “глава”га, тәкъдимне кабул итте, эш башланды. Нәтиҗәдә дәүләт авылда муниципаль театр оештырырга рөхсәт бирде. Ул театр эчендә үзебезнең студиябез дә булыр дип ниятләп торам, төрле түгәрәкләр дә оештырырбыз. “Искегә тисәң, исең китәр” дигән сүз бар. Белгечләр дә, бу бинаны ремонтлаганчы яңасын салу отышлырак, диделәр. Шуннан 1 февральгә кадәр ике катлы йортны сүтәргә дигән шарт куелды. Чөнки яңа клубны өлгертү вакыты бик кыска.
 
Безнең авылның үзәк урамына гына асфальт салынган. Быел өч урамга таш салдырган идек инде. Халыктан берәр мең сум акча җыеп, җитмәгәненә өстәп, таш өстенә кырган асфальт түшәтеп чыктык. Бу эш үземә дә ошап китте. Калган урамнарга да кирпечен түшәрбез дип, мин бу клубны сүтүне үзебезгә бирүләрен сорадым. Иштергән өчен егетләргә үзем түлим, кирпечләрен урамнарга җәябез, дидем. “Глава”, минем хәлгә кереп, клубны сүтүне безнең карамакка калдырды. Егетләргә эшләгән өчен көненә мең ярым сум түләдем, техника өчен чыгымнарны да капладым. Кирәк материалларны мәчеткә дә тапшырдык. Чөнки ике мәчетебезнең берсе үзенә ашханә салырга җыена. Калган материаллар да әрәм булмаячак. Чөнки безнең әле әрәмәбез бар, чишмә ачарга җыенабыз. Ә кирпече тагын берничә урамны таш юллы итте. Киләчәктә бер трактор белән бер “КамАЗ” алып, иске биналарны сүтеп, барлык юлларны да ташлы итәргә исәп бар.
 
Фирдүс Тямаев әйтүенчә, узган елны үзе оештырган фестивальгә 20 меңгә якын кеше җыелган. “Әлеге фестивальне башлаганчы ук, олы күперне төзекләндердек, тагын бер бәләкәй күпер төзеттек”, – дип сөйләде ул. Авылның иске тиреслек урынын чүп-чардан арындырып, шунда алмагач белән чия бакчасы ясарга ниятләве турында да әйтте.
 
Җырчы журналистларга үпкәсе барын да яшермәде. Аның әйтүенчә, начарлыкны тиз күреп алалар, яхшы әйберне күрмиләр. Авыр хәлгә калгач, аны авыл халкы гына яклаган:
 
– Яшьләрне авылда калдырасы иде. Аның өчен берәр ферманы алып, бер йөз кешене эшле итү уем бар. Ләкин кайдан, ничек башларга белмим. Минем бүген исемем бар, ләкин терәк булучы юк. Ферма алыргамы, цех салыргамы – авыл өчен нәрсәдер эшлисем килә. Нурлатта салган өем бар, җәй көне авылда яшим. Картлык көнемдә барыбер авылга кайтачакмын. Авылым бик әйбәт, халкы яхшы, үзара бик дус алар. Минем шушы дуслыкны югалтасым килми. “Тямайфест” уздыруның сәбәбе дә шул. Авыл таралып беткән иде, шушы бәйрәм бер-беребезгә якынайтты. Баштан кызык өчен үткәрдем, хәзер аның нәрсәгә кирәк икәнен аңладым. Халык килә башлагач, юллар тәртипкә китерелә, авыл кешеләре, чыгып, әрәмәне чистарта, чәчәкләр утырта. Мин бу бәйрәмгә Президент та килмәсме дип хыялланам әле.
 
Гөлинә Гыймадова, Ватаным Татарстан

---
Фирдүс Тямаев
№ --- | 13.02.2020
Фирдүс Тямаев печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»