поиск новостей
  • 18.04 Флешка, рэп һәм мәхәббәт. Тинчурин театры, 18:30
  • 18.04 Үзбәкстан дәүләт драма театры гастрольләре: «Не называйте нас слабыми» Кариев театры, 13:00
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 18 Апрель
  • Харис Төхвәтуллов - актер
  • Ләйлә Дәүләтова - шагыйрә
  • Фирдүс Гыймалтдинов - журналист
  • Фирая Бәдретдинова - журналист
  • Илшат Рәхимбай - кинорежиссер
  • Ришат Әхмәдуллин - актер
  • Альберт Гадел - язучы
  • Ибраһим Нуруллин (1923-1995) - язучы
  • Фәгыйлә Шакирова - блогер
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
13.02.2020 Язмыш

“Аркада йөрүче 12 болтны исәпкә алмаганда, башкалардан бер җирем белән аерылмыйм”

Тормыш кадерен белер өчен, авырлык күрергә кирәк! Балтач районының Көек авылында яшәүче 26 яшьлек Динар Хафизов әнә шулай ди. Фаҗигагә очрап, егетнең умыртка сөягенә зыян килә. Шулай да яңадан аякка баса, язарга, укырга, сөйләшергә өйрәнә.

Очыш
 
– Гап-гади авыл малае мин. Аркада йөрүче 12 болтны исәпкә алмаганда, башкалардан бер җирем белән аерылмыйм, – дип сөйли Динар. – Мәктәптә 9 нчы класска кадәр укыдым да һөнәри лицейга кердем. Аны тәмамлагач, армиягә алдылар. Кайткач, үз эшемне ачасым килде. Бәйрәмнәрдә баллы мамык сата башладым. Бу эшем үземә бик ошап китте. Әкренләп бизнесымны җәелдердем. Балалар өчен аттракционнар урнаштырдым, бассейннарда йөзү мөмкинлеге тудырдым.
 
“Кечкенә кызыбыз яшьлекне озайтты” 
 
Шушы мәшәкатьләр арасында Динар балачак хыялын тормышка ашыра. Параплан йөртергә өйрәнә, летчик булырга укый. Тормышының иң матур вакытлары була бу. Янәшәсендә – мәхәббәте, әти-әниләре исән-сау, кечкенә генә бизнесы гөрләп бара. Һәр эшендә ярдәм кулы сузам дип торучы апасы, абыйсы бар. Динар рәхәтләнеп күкне иңли, буш вакытында гел оча. Тик беркөнне бәхеткә күз тия. Ул, парапланда очканда, өермәгә очрый. Биеклек җитмәү аркасында, запас парашют ачылмый. Егет 35 метр биеклектән егылып төшә. Хәле авыр була, каты имгәнә. Умырткаларына зыян килә. “Ашыгыч ярдәм” машинасын да үзе чакыра.
 
– Балтач табиблары мине шундук Казанга җибәрде. Җәрәхәтләрем катлаулы һәм көчле булган. Казан табибы умырткалыгымны күреп шаккаткан. Кешеләрнең бер умырткасында кечкенә генә чатнау булса да, авыр төзәлә икән. Ә минем умырткаларым саен сигезәр, уникешәр чатнау булган. Табиблар сүтеп җыйган дисәк тә була. Аркамда хәзер тимер пластинка тора, – дип сөйли Динар. –  Минем өчен бөтен туганнарым борчыла иде. Ә мин нигәдер үзем белән булган хәлне куркыныч итеп кабул итмәдем. Аяк-кул сынган кебек кенә ятам да тереләм дигән уй белән яшәдем. Бу хәл килеп чыкканчы көрәштем, чаңгыда йөрдем. Казан табибы  әле дә: “Бары тик  спортны яратуың белән авыруыңны җиңә алдың. Синең кебек чирен җиңүчеләр мең бер очрак кына”, – ди.
 
Төш
 
Динар алты ай буе урында ята. Хәленең бик авыр чаклары да була. Тик яшьлеге белән үлем хакында уйламый. Хастаханәдә чакта йөрәге дә туктап ала. Табиблар аның клиник үлем кичергәнен әйтәләр. Әмма ул боларны ишетергә теләми. Аның яшисе килә! Хастаханәдә ятса да, бизнесын ташламый.
 
– Егылдым дип тормадым, эшемне дәвам иттердем. Баштарак кеше ялларга туры килде. Киләчәккә өмет-хыяллар, яраткан кешемнең янәшәдә булуы да яшәтте мине, – ди ул. Ярату дигәннән, Арбаш кызы Салисә белән армиядән кайткач таныша алар.  Егете урын өстенә ятка чакта да янәшәсендә була кыз. Динар әнә шуңа сөенә.
 
– Әгәр Салисә ташласа, белмим, нәрсә булыр икән. Якыннарымның, туганнарымның минем өчен өзелеп торуы – бер хәл, Салисәнең яратуы күзләренә чыккан иде. Шулчакта ук: “Бу – чын ярату, үземә дигән кызны дөрес сайлаганмын”, – дип уйладым. Мин аңа бүген дә рәхмәтле. Мәхәббәтнең көче зур икән аның, – ди Динар.

 Кызыбыз нәкъ үзебез
 
Аякка басачагын егет төшләрендә күрә. Баштарак көлке кебек тоелса да, клиник үлемнән соң, аңа рас төшләр керә башлый. Беренче вакытта ул аларны аңлап та бетерми. Иң элек Казан хастаханәсендә ятканда, аякка басканын күрә.  Озакламый урыннан тора. Аягына басса да, йөри алмый. Дәвалану дәвам итә. Көннәрдән беркөнне Динар үзен култык таягы белән күрә. Озак та үтми, ул атлап китә. Әмма таяксыз булмый. Авырлык белән булса да, яңадан яшәргә өйрәнә. Хәтта яңабаштан язарга, укырга, тәпи китәргә туры килә аңа. Соңрак тагын бер төш керә. Монысында инде култык таягын ташлаган икән. Әнә шул чакта егетнең күңеленә җылы йөгерә. Бу  бит – бәхет. Димәк, алга таба ул йөриячәк! Хыял озак көттерми, фаҗигагә ике ел дигәндә, Динар элеккеге халәтенә кайта.  Бар да – үз урынында, тик умырткалары гына башка төрле.
 
– Узган ел Салисәм белән өйләнештек. Аллага шөкер, мин бик бәхетле. Авылда әти-әнием, апам, абыем белән бергә яшибез. Авырлыклар белән сыналган мәхәббәткә берни комачау итми. Мин хатынымны бик яратам. Алдагы көннәребезне борчусыз үткәрәсе иде, – ди ул. – Нинди генә хәлгә юлыксаң да, үлем хакында уйларга кирәкми. Яшим, дияргә, язмышның якасына ябышырга кирәк. Мине аякка бастырган табибыма рәхмәтлемен. Әти-әниемә дә хөрмәтем зур. Бу авырлык якыннарымны тагын бер кат яратырга өйрәтте. Тормышны да башкача күрәм хәзер. Юк-барга игътибар бирмичә, кешеләрне яратып яшәргә кирәк. Бары тик шул вакытта гына бәхетле булып була.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 06.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»