|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2020 Мәдәният
Камал театры актёры Кариев театры спектаклендә уйныйМикулай. Бер кеше - мең язмыш тарихы. 5 һәм 14 мартта Кариев театры үз тарихында беренче моноспектакль - Мансур Гыйләҗевнең “Микулай” исемле яңа монодрамасын тәкъдим итә. Аны театрның баш режиссеры Ренат Әюпов сәхнәләштерә. Микулай ролендә – Кариев театры артисты Фәнис Кәлимуллин һәм Камал театры артисты Олег Фазылҗанов икесе ике составта уйнаячак. Спектакльдә Сарсаз Күл авылында япа-ялгыз гомер кичерүче керәшен агаеның бер җәйге иртәдән башлап, икенче көннең таңына кадәр бер көне сүрәтләнә. Аның гомере – тормыш-көнкүрешен, мәхәббәтен, дөньяга мөнәсәбәтен ачкан, алай гына да түгел бөтен бер авылның язмышын эченә алган көне.
⠀
Билетларны театр кассасында (телефоны: (843) 237-62-51) һәм https://tickets.karievteatr.ru/ сайтында сатып алырга мөмкин.
--- |
Иң күп укылган
|