|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.02.2020 Җәмгыять
Балага табиб чакырту өчен 327 тапкыр шалтыратырга мәҗбүр булаЧиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә ике яшьлек баланың әти-әнисе ике көн дәвамында телефон аша табиб чакырта алмый җәфа чиккән. Поликлиникада 327 тапкырдан гына трубканы алалар. Вакыйга турында үзенең Facebook сәхифәсендә Чиләбе өлкәсенең Заксобрание депутаты Ольга Мухометьярова хәбәр итә. Чиновник хатын: “Түземлек сезгә, әниләр!” – дип язып куя.
3 яше дә тулмаган кызның әтисе сөйләвенчә, 8 февраль кичендә сабыйның температурасы 39°С-ка кадәр күтәрелә, шимбә көнне сабыйның тәне ут булып яна – температурасы 40°С-ка ук җитә. Шыгыч ярдәмне алар чакыртмый, чөнки Златоустта, ир сүзләре буенча, ул нибары ташучы функциясен үти, ягъни баланы шунда ук дәваханәгә салырлар иде.
Поликлиникага якшәмбедән шалтырата башлыйлар. Бары тик дүшәмбе көнне сәгать 11лдәр тирәсендә генә поликлиникага шалтыратуны кабул итә. Авырган баланың әнисенә 327 тапкыр поликлиника номерын җыярга туры килә.
Сабыйның хәле инде яхшырган, температурасы төшкән. Ләкин ата белән ана бу хәлне болай гына калдырмаячакларын белдерә. Алар фикеренчә, грипп һәм кискен респиратор вируслы инфекцияләр чорында поликлиникалар ял көннәрендә дә эшләргә тиеш.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: vesti.ru
Фото: bryansk.bezformata.com
--- |
Иң күп укылган
|