|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
12.02.2020 Сәясәт
Айрат Хәйруллин үлгәннән соң орден белән бүләкләнәчәкФаҗигале рәвештә һәлак булган Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинны үлгәннән соң «Ватан алдындагы хезмәтләре өчен» ордены белән бүләкләячәкләр. Бу хакта «БИЗНЕС Online» чыганаклары хәбәр итә. Мәгълүматны Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова раслаган. "Матбугат.ру"га билгеле булганча, газетаның әңгәмәдәше орденны Хәйруллинның юбилеена тапшырырга ниятләүләре турында әйтә. 1 августта Дәүләт Думасы депутатына 50 яшь тулырга тиеш иде.
Галимова сүзләренә караганда, бүләкләү бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә уза.
Дәүләт бүләген Айрат Хәйруллинның әтисе Нәҗип абыйга тапшырачаклар.
Фото: Бизнес Онлайн
--- |
Иң күп укылган
|