|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Хәвеф-хәтәр
![]() 25 градуста кар өемендә табылган сабый комадаБашкортстан тикшерүчеләре республиканың Мәләвез районында туңу нәтиҗәсендә 2 яшьлек баланың сәламәтлегенә авыр зыян килү факты буенча ике җинаять эше кузгаткан. Бу очрак Нөгеш авылында булган. РФ Җинаять кодексының 118нче мәддәсе буенча (саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү), шулай ук 125нче мәддәсе буенча (хәвеф янаган хәлдә калдыру) тикшерү эшләре башланган.
— Тикшерүчеләр полиция хезмәткәрләре белән берлектә вакыйга урынын карады, ана һәм башка гаилә әгъзалары һәм аларның якыннарыннан сораштырдылар, — дип хәбәр итәләр Башкортстан Тикшерү комитетында. — Бала ничек урамда калган, шул сорауга җавап эзләнә. Зыян күрүче гаиләсенең торак-көнкүреш һәм социаль шартлары өйрәнелә, суд-медицина экспертизасы үткәрү планлаштырыла. Тикшерү барышында баланың әнисе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: кешене хәвефле хәлләрдә калдырган өчен законда 80 мең сумга кадәр штраф, хәтта бер елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Үз чиратында, саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китергән өчен гаеплегә зур штрафтан алып өч елга кадәр төрмә яный.
Исегезгә төшерәбез: ике яшьлек сабыйны шәхси йорт ихатасында тапканнар иде. Билгеле булганча, әнисе төнлә улын тикшерергә торган, тик аны үз караватында тапмаган. Урамга чыккач, ул аны кар көртендә таба һәм ашыгыч ярдәм чакырта. Малай нык туңган, ул төнне тышта 25 градус салкын булган. Ул әле комада.
Иртәгә, 12 февральдә, баланы Уфага республика дәваханәсенә күчерәчәкләр.
Фото: westi.ru
Автор: Резеда Галикәева, Кызыл таң
--- |
Иң күп укылган
|