|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Медицина
Джеки Чан коронавирустан вакцина уйлап табучыга миллионнар вәгъдә итәАның әйтүенчә, коронавирустан дару уйлап тапкан кешегә ул 1 млн Юань (9 млн сум тирәсе) акча түләячәк. Танылган актер аның бу адымы препаратның барлыкка килүен тизләтер дип өметләнә. "Бу көннәрдә мин, чыннан да, халыкның кыюлыгына таң калдым. Мин даими рәвештә халыкны битлекләр белән тәэмин итү каналларын эзлим, профилактика һәм контроль турында белемнәремне камилләштерәм. Бу бик күп акча түгел. Мин буш урамнар күрергә теләмим. Мин тормышны яратырлык кешеләрне күрергә телим», - ди Джеки Чан.
Актер коронавирус белән көрәштә «барысына да әзер» дип яза. Ул, нинди илдә тикшеренүләр алып баруларына карамастан, теләсә кайсы галимгә яки белгечләр төркеменә акчалата бүләк бирергә вәгъдә итте.
--- |
Иң күп укылган
|