|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
11.02.2020 Әдәбият
"Үтмәде мәхәббәт, елларым үтсә дә" - Ульяннан 4 бала анасы шигырьләр язаТумышы белән Тәтеш районы Сөендек авылы кызы булган, бүген Ульян шәһәрендә яшәүче 4 бала - 3 кыз һәм бер 1 малай әнисе Рәзинә Сәйфуллина-Фәхртдинова кечкенәдән шигырьләр яза. "Үзем мин гади татар хатыны. Укып карагыз әле..." ди ул. Аның иҗатын "Матбугат.ру" укучыларына җиткерергә булдык. Күңел кошың булып сайрар идем
Күңел кошың булып сайрар идем,
Күңел түреңдәге талларда.
Күңел кошың булып очар идем,
Үзең генә белгән далага.
Күңел кошың булып йөзәр идем,
Синең сөйгән тирән күлләрдә.
Җилләр булып көн дә исәр идем,
Чәчләреңне сыйпап җилләрдә.
Күңелеңә синең керер идем,
Җырың булып кереп кала алсам.
Йөрәгеңнең сере булыр идем,
Ул сереңне җилгә ачмасаң.
Үпкәләрең юар идем синең,
Әгәр булсам җылы яңгырың.
Бер елмаеп миңа кара әле,
Өзелеп сөйгән гөлең мин синең.
Өйләнүче
Егет килде өйләнергә.
Чибәр, матур кәләше.
"Мин, - дия - бер эш тә белмим.
Современный, беләмсең!
Булса синең өй җыючы
Иномарка роботың,
Кер юучы бер машинаң,
Пар белән зур үтүгең....
Аш пешерү не проблема-
Акчаң булса, шул җиткән!
Хәзер ашханәләр бик күп.
Шалтырат - килеп җитә!
Аннан, җаным, миңа тагын
Матур авто бик кирәк.
Салонга бит җәяү йөрмим!
(Фигурама зыян килә)
Фитнеска да йөрер өчен,
Ач син миңа бер счет.
Шмуткалар әйтеп тормыйм,
А еще, матур- салон!
Тырнак ясау, сауналар,
Җәйге курорт и тагын...
Перечислить итмим ,җаным,
Күрәм син агарындың...."
"Юк, миңа иртәрәк әле
Җаным, өйләнер өчен.
Курортларга берүземә дә
Барырга җитми көчем.
Ашны алып булгач сатып,
Өйне җыйгач робот ,дим.
Ни пычагым эшләп йөрим..?!
Күрәм, дөрес кермәдем.
Әле миңа кырык кына...
Туплап куйгач акчасын....
Хәзер кызлар кирәк түгел,
Өйдә торып уйлансын ...
Яшьлек хәтирәсе
Төннәремдә урамнардан үттек.
Күкләр тулы җем-җем йолдызлар!
Алар безгә гүя карыйлар да,
Елмаешып нидер җырлыйлар.
Үтеп киткән гүзәл яшьлегемә,
Җитәкләшеп без гүя кайттык!
Сокландыргыч җемелдәшеп яна,
Үтмәгән дә кебек бу яшьлек!
Куллар һаман кулга үрелә дә,
Күзләр һаман шулай текәлә.
Синең күзләреңә карыймын да,
Кызарамын синең сүзләрдән.
Әйтерсең лә, еллар үтмәгән дә,
Һаман көткән безне ул дуслар!
Кулларыңа кулым тигән саен,
Искә төшә якты йолдызлар.
Әниемә
Салкын чакта кысып кочагына
"Балам!" диеп әни җылыта.
Моңсу-шаян күзләреңә карап,
Җылы сүзе белән юата.
Әни!- бит ул рәхмәт фәрештәсе!
Йөрәк җылысына төрә дә,
Килеп синең күзләреңә карап,
Бөтен авырлыкны сизенә.
Әни килеп керү белән өйгә,
Нурга төрә җылы кояш күк!
Якты кояш балкый безнең өйдә,
Болытларсыз өйдә зәңгәр күк!
"Рәхмәт!" әйтер өчен сүзләремне
Кайдан ,ничек алып бетерим?!
Җан җылыма төрә белмәсәм,
Кичер, әнием, мине гафу ит.
Төрле була булыр минем йөзем.
Тупас караш җанны өшетә.
Ялгыш кына килеп чыга ,әнием,
Уйламыйча нидер әйтелә.
Тик син бер дә үзеңә уйлама,
Әйтелгән сүз аткан ук кебек.
Мин сине бик яратам, әнием,
Кичер зинһар, гафу ит мине.
Бәхетле бит мин!
Очына -очына яфраклар коела.
Урамнар алтынга күмелә!
Йөрәкләр тигез тибәләр, бәгерем,
Кулларым кулларда, җибәрмә!
К- а:
Атлыйбыз икебез елмаеп урамнан....
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!
Икебез урамда: син дә мин.
Яшьлекнең бәхетле мизгеле!
Кулларың җибәрмә! Бик нык тот!
Сөйлисең йотлыгып төшеңне.
К- а
Атлыйбыз икебезелмаеп урамнан...
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!
Мин тыңлыйм, ә йөрәк тибешең
Тоямын кулларың аша да...
Үтмәде мәхәббәт, елларым үтсә дә,
Егет- кыз вакыты еракта калса да.
К-а:
Атлыйбыз икебез елмаеп урамнан...
Елмая пышылдап иреннәр.
Күзләрең күземнән алмачы, бәгерем,
Яратам мин сине гомергә!
Язмыш
"Яратканын сыныйм!" дигән аллам
Өеп- өеп биреп сынавын.
Якыннарны үз кочагына җыеп,
Минем әниемне сынады.
Бирде аңа, аннан тәсбихын да,
"Укы!- диеп ,-балам ,намазың.
Исән чакта гына түгел,- диде,
Үлгәчтен дә әзерлә табының!"
Биш намазын калдырмыйча, әнием,
Берсен дә калдырмый, дога кылганда.
Исәннәрне ачык каршы ала,
Үлгәннәргә кыла бер дога.
Ике улын, ирен күмде анам.
Сабырлыгын җыйды учына.
Кайдан килә сиңа бу сабырлык!?
Исем китә, әнием, мин сиңа!
Гомер юлың шикәр -балдан түгел,
Ачы- төче бик күп күрелде!
Бигрәк алла кызы булгансың син!
Әнием ,син чиста күңелле!
Горурланам, әнием бәгеркәем минем,
Синең кызың булып туганга!
Балаларга сөйгән әби бит син!
Туган була белдең туганга.
"Яратканын сыныйм!" дигән аллам.
Сине үз кызы дип яраткан.
Кызыллык китерми яши белү-
Бурыч бит ул безнең тарафтан.
Сыналу
Сагышларга салып яшәмибез,
Без яшибез, бәгрем, чынлыкта.
Чынлык- бер- беребезгә олы хөрмәт,
Саф мәхәббәт безнең тормышта.
Син уйлаган уйны- мин сөйлимен,
Мин уйлаган уйны- әйтәсең!
Еллар үтә ,безне якынайткан
Олы тормыш минем мәктәбем!
Тормыш, иркәм, бик күп сынау алды,
Ел артыннан еллар өстәлеп.
Бик күп.булды алда хаталар да,
Газапларга салмый үтә алдык.
Тулай торак авыр сынау иде,
Кулларыңны суздың гел миңа.
Син булмасаң ,башка кеше белән,
Үтә алмас идем минут та.
Алып мендең мине бу юллардан
Үрләремнең җиде катына.
Син үзең дә шуны кабатладың:
"Бир кулыңны ,бир ,-дип- кулыма!
Син булганга гына үтә алдым,
Башка булса ,юк мин үтә алмам!
Син генә бит сабыр була белдең,
Юк, китмәдең ташлап юлларда!"
Сынады шул безне олы тормыш!
Югалтулар бик күп кичердек.
Юк, әйтмәдең "туйдым яшьләреңнән!"
Юата белдең -вакыт син бирдең.
Елларга сузылган газаплардан
Алып чыга белдең ,кадерлем.
Киңәш бирүчеләр бик күп булды.
Тыңламыйча үттек без барын.
Әрнү газапка син салмыйча,
Түздек ,бәгрем, җилгә ,салкынга.
Я раббем !синнән сорыйм шуны:
Исәнлектән берүк аерма!
Сагышларга салып яшәдек ,тик
Ачы хәсрәт яңа чагында.
Сагышларга салмадык ,беркайчан,
Гаепләнеп ходай каршында
Сөендегем
Сагындым ,авылым, болынымны,
Елга- күлләрем, кырларымны.
Тау башына салынган ул авыл.
"Сөендегем" диләр исемен аның
Кушымта:
Сөендегем- сөенечем!
Туган авылым, гүзәлем минем!
Барлык сөенечләрем белән,
Кайтып киләм сиңа бүген.
Зөям ага бормаланып борылып,
Ярында үсә бөдрә талларың
Беркайчан да йөрәгемнән чыкмас,
Тәгәрәшеп үскән биек тау башың.
Яшьләрең кичке клубларда,
Бергәләшеп күңел ача, уйныйлар.
Сиңа диеп җыр чыгардым , авылым,
Син аны үз җырыңа кушып ал!
--- |
Иң күп укылган
|