|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2020 Җәмгыять
Өч сабыйны үлем тырнагыннан тартып алганРадик Фәтхинуровка ведомство бүләге тапшыру мәсьәләсе тикшерелә. 3 февральдә Балтач районының Иске Балтач авылында коточкыч янгын булды. Бу вакытта ике катлы өйдә ун кеше булган. Шуның бише - балалар. Билгеле булуынча, балалар янкормада шырпы белән уйнаган булган. Бәхеткә, ут телләрен 30 яшьлек Радик Фәтхинуров күреп кала һәм балаларны коткарырга ташлана. Ул өйгә йөгереп керә һәм янкормада янгын чыгуын әйтә. Шул арада өч кечкенә баланы ут эченнән алып та чыга. Шунда ук ике өлкән кешегә дә чыгарга ярдәм итә. Бу вакытта өй хуҗасы өлкән улын да уята.
Шул рәвешле биредә яшәүчеләр ут тоткынына эләкми. Радик үзен батыр итеп санамый. Аның үзенең дә ике кызы үсеп килә. "Минем урында һәркем шулай итәр иде", - ди ул. Әлеге вакытта Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча идарәсе Радик Фәтхинуровка ведомство бүләген тапшыру мәсьәләсен тикшерә, дип яза Кызыл таң.
Фото: Комсомольская правда.ру
--- |
Иң күп укылган
|