|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
10.02.2020 Экология
Татарстанда җылытаБүген, 10 февральдә, Татарстанда көннәр янә җылытачак. Аны чираттагы Төньяк Атлантика циклоны алып киләчәк. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә. Республика территориясендә бераз кар көтелә, урыны белән буран булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә исәчәк. Юлларда бозлавык булачак, ди метеорологлар.
Төнлә һава температурасы -16 градуска кадәр төшәчәк, ә аязганда — 21 градус булачак. Көндез — һава температурасы -2…-7 градус. Төбәкнең көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш районнарында җылырак булачак, иң салкын көннәр көньяк-көнчыгышка туры килә.
Синоптиклар фаразы буенча, алдагы көннәрдә Татарстанда уртача салкын һава булачак.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|