поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
30.06.2010 Җәмгыять

МОРЗАЛЫК ШӘҺАДӘТНАМӘСЕ КЕМНӘРГӘ БИРЕЛӘ?

Татар Морзалары Мәҗлесе Казанда 2004 елда оеша. Аның җитәкчесе итеп Айрат Терегулов билгеләнә. Заманында ул «Татстрой» ААҖ нең баш инженеры булып эшләгән. Тумышы белән Башкортстан якларыннан чыккан Айрат әфәнде морза таныклыгын да нәкъ шуннан алып кайта. Татарстан җирлегендә ул чагында әле мондый таныклыкка бары тик дүрт кенә кеше ия булган. Республикабызда татар морзалары мәҗлесен оештырып җибәрү инициативасын белдереп кенә калмыйча, Айрат Терегулов аны аякка бастыруда да күп көч куя. Морза нәселләрен барлый башлый. Аларның туганнарына , оныкларына шалтырата. Әмирхан Еникинең 95 еллыгына һәм Максат Мәүлиевның «Каргалинские корни» китабын тәкъдир иткәндә, мәҗлеснең беренче җыелышы уздырыла. Морзалар мәҗлесе эшчәнлеге хакында аның рәисе Айрат Терегулов белән әңгәмә корабыз.

– Айрат әфәнде, үткәнегез белән кайчан кызыксына башладыгыз?

 

– Үземне белгәннән бирле бу нәрсәләр белән кызыксына идем инде. ”Каргалыларга лаеклы бул!” – дип әни гел әйтә торган иде, ләкин ул үзен морза дип атамады. Без үскәндә җәмгыятьтә морзаларга карата тискәре караш яшәп килде бит. 250 ел элек минем бабаларым Башкортостанның Благовар районы, Каргалы дигән авылда җир алып төпләнәләр. Еникиевләр һәм Терегуловлар нәселләре Яңа Каргалы авылына нигез сала. Сәяси һәм дини сәбәпләр аркасында алар Башкортстан якларына күчеп киләләр. Чыгышлары Мордовия якларыннан булган аларның. Анда заманында Терегулово дигән авыл да булган әле. Бездән морза титулын Иван Грозный тартып алган, бетергән. Шуннан алар “чабаталы дворяннар” булып калганнар. Екатерина II патшалык иткәндә морза исемнәре кире кайтарыла, әмма җирләрне кире бирмиләр инде.

 

– Фән дөньясында да затлы фамилияләрне еш күрәбез...

 

– Терегулов һәм Еникиев нәселеннән бик күп галимнәр чыккан. Заманында Каргалы мәдрәсәсендә да укытучылар әзерләгәннәр.

 

Мин әни ягыннаннан да, әти ягыннан да – морза. Минем төп максатым – морзаларның шәүкәтле исемен кире кайтару, җәмгыятьтә аларга уңай караш тудыру.

 

– Морза таныклыгына ия булыр өчен ниләр эшләргә кирәк?

 

– Иң әүвәл “Морзалык шәһадәтнамәсе”н сорап язган махсус гарызнамә тутырыла. Без кандидат кешегә затлы нәселдән икәнлеген раслаучы нинди кәгазьләр кирәклеген тәфсилләп аңлатабыз. Паспортыннан күренгәнчә, татар морзалары нәселеннән килгән фамилия йөртүче гражданнар гына җәмгыять әгъзасы санала ала. Әлеге фамилияләр Россия империясе сенатының ХV1 – X1X гасырлардагы фәрманнары нигезендә Геральдика комиссиясе тарафыннан торгызыла. Морза исемен кайтарырга теләүчегә, гадәттә, Россия Дәүләт тарих архивында шөгыльләнергә туры килә. Ник дигәндә, туу таныклыгыннан тыш, үзеңнән башлап җиде буын нәселеңне тасвирлаучы шәҗәрә дә кирәк бит әле. Шуннан геральдика комиссиясе раслаган шәһадәтнамә гомуми җыелышта тантаналы шартларда хуҗасына тапшырыла. Бу көннән башлап ирләр “морза”, “бәк”, аларның җәмәгатьләре исә “ханым морза” дип атала башлый.

 

– Әнисе ягыннан гына аксөяк булган кешеләр морзалыкка ия була аламы?

 

– Таныклыкны без ир-ат ягыннан морза булган кешеләргә бирәбез. Ә әнисе ягыннан булганнарга икенчерәк мәсьәлә...

 

– Мәсәлән мондый документ Зилә Сөнгатуллинада бар. Ул Еникиевләр нәселенә килеп тоташа, – диләр.

 

– Хатын-кыз нәселе ягыннан шанлы нәселгә нисбәтле шәхесләр икенче бер документ ала. Бу – аларның теге яки бу морза нәселенә бәйле икәнлеген дәлилләүче шәһадәтнамә. Бу язу аларның “морза һәм кенәз”ләр ыруыннан булуын исбатлый. Атаклы җырчы Зилә ханым Сөнгатуллина да нәкъ шундый документка ия. Чөнки ул – Еникиевләргә турыдан-туры туганлык мөнәсәбәтендәге кеше.

 

– Шәһадәтнамәләр бирүдән тыш, татар морзалары җәмгыяте тагын ниләр белән шөгыльләнергә ниятли? Эшчәнлекнең гамәли юнәлешләре бардыр бит?

 

– Әлбәттә! Безнең Уставта алар барысы да яктыртылган. Эшкуарлык һәм иганәчелек эшчәнлеге дә каралган. Безнең җәмгыять хуҗалык ширкәтләре һәм сәүдә оешмалары төзергә вәкәләтле. Аннна алынган керем исә, әйтик татар балалар лагерьләре оештыруга тотыла ала. Татарстаннан читтә гомер итүче борынгы татар морзаларының нәсел дәвамчылары белән икътисади һәм мәдәни багланышларны ныгыту да күздә тотыла.

 

1 июльдә Казан елга портына 9.30 да Башкортстаннан махсус теплоход киләчәк. Әлеге чара ел саен уздырыла торган “Болгарга сәяхәт” проекты уңаеннан Башкортстанның атказанган артисты, филология фәннәре кандидаты Марат Шәрипов тарафыннан оештырыла. Морзалар нәселенең мәшһүр вәкиле – атаклы җырчы Фәридә Кудашеваның килүе дә көтелә. Күңелендә морза рухын йөртүчеләрне елга портында көтәләр.


Мөршидә КЫЯМОВА
Интертат.ру
№ | 25.06.2010
Интертат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»