поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
10.02.2020 Мәдәният

Самарада өч айга - дүрт күләмле чара үтте

Самараның Халыклар дуслыгы йортында «Дуслык» татар иҗади-иҗтимагый оешмасының чираттагы утырышы уздырылды. Көн тәртибенә беренче яртыеллыкта уздырылачак берничә күләмле чараны оештыру мәсьәләсе куелган иде.

“Болгар мирасы” мәчете имамы Расих Вакказов Зубчаниновкада Татар бистәсе оештыру эшләре барышы турында болай сөйләде:
 
- Бистәдә яшәүче татарлар санын исәпкә алу эше әле тәмамланмаган. Ә шулай да инде әйтә алабыз, Зубчаниновкада - 100ләп, Смышляевкада һәм Кошелевта да шул чама татар гаиләләре яши. Шәһәр милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Ленар Сабиров тырышлыгы белән, Зубчаниновкадагы “Луч” кинотеатры белән хезмәттәшлек итә башлаячакбыз. Менә инде 15 мартта анда ТАССРның – 100, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап “ТАТАР БИСТӘСЕ” дип аталган зур гына чара уздырырга җыенабыз. Шулай ук “Луч” кинотеатрында аена бер мәртәбә татар киносы күрсәтергә ниятлибез. Дөрес, әлегә анда экран юк. Ләкин без бу проблеманы хәл итәчәкбез һәм биредә көн саен да кино карап булачак.
 
“Яктылык” татар мәктәбе директоры Радик Газизов исә ел да уздырылып килүче ТАТАР ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫна әзерлек барышын яктыртты.
 
- Быел бу чараны 15 февральдә уздырачакбыз. Ул ел саен төрлечә уздырылып килә. Үткән елда ул “Nikah fest” форматында, күп регионнардан килгән кешеләр катнашында үткәрелүен хәтерлисездер. Быел читтән кунаклар чакырмаска булдык. “Мирас кыйммәтләре” дип аталган чарада яшьләргә ата-бабалары салып калдырган мәчетләр, мәктәпләр, инфраструктура турында сөйләячәкбез. Иң мөһим мәсьәлә шунда: киләчәк буын татарлары да милли мирасыбызны саклап, үрчетеп яшәрме, дигән сорауга җавап эзләячәкбез. 15 февральдә Җәмигъ мәчетендә уздырылачак чарага рәхим итегез.
 
Самарада “ТАТАР КЫЗЫ” конкурсын уздыру эше белән Әлфия һәм Илфат Сөләймановлар, милли оешмалар шөгыльләнә. “Татар кызы” һәм “Nikah fest” фестивале тематикасы бик якын булганлыктан, быелга икенчесен калдырып торырга, ә конкурсны матур гына түгел, акыллы да, әдәпле дә татар кызларын сайлау максаты белән уздырырга, аларны татар гаиләләре корып, милли мохитта яшәүгә әзерләргә кирәк, дип белдерде Илфат. Бу чараның финалы 28 мартта Самараның “Лотто” кунакханәсендә югары дәрәҗәдә һәм танылган артистлар, алып баручылар катнашында узачак, дип тә өстәде.
 
“МИРАС” балалар һәм олылар фестивале быел ашыкмыйча гына, өч көн дәвамында уздырылачак, дип сөйләде аның оештыручысы Искәндәр Сәетов. 16 апрельдә “Заря” мәдәният сараенда – җирле һәвәскәрләр, 17сендә – читтән килүчеләр өчен сайлап алу туры уздырыла, ә 18 апрельдә инде җиңүчеләрнең Гала-концерты һәм бүләкләү чарасы көтелә. “Тик, нишләптер, өлкә конкурсантларыннан әлегә кадәр гаризалар килгәне юк. Мөмкин кадәр күбрәк талантларны җыясы, сәхнәгә чыгарасы килә бит. Конкурс таләпләре бөтен районнарга һәм регионнарга җибәрелгән, катнашсыннар, сәләтләрен күрсәтсеннәр иде”, - диде оештыручы.
 
Җыелыш рәисе Фәхретдин Канюкаев соңгы ике чарага Мәскәүдән һәм Татарстаннан танылган артистлар киләчәге турында белдерде. “Әле Ринат Ибраһимов, Аида Гарифуллина кебек танылган җырчылар белән сөйләшүләр алып барыла”, - дип белдерде.
 
“Бердәмлек” газетасы редакциясенең баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева газетаның 30 еллыгына әзерлек барышы турында сөйләде. Әлегә газета хезмәткәрләре, “Ялкынлы яшьлек” ансамбле белән берлектә, авыл һәм шәһәрләр буйлап сәяхәт итәләр, халык белән очрашалар, газета хәлләрен сөйләшәләр, халыкка бәйрәм ясап китәләр. “Сызранда, Тольяттида һәм Выселки авылында безне бик яхшы кабул иттеләр, тагын килергә чакырдылар. Башка авылларда да шундый конструктив очрашулар үтәр, дип ышанабыз. Ә төп чара - “Бердәмлек”нең 30 еллыгына багышлап уздырылачак “ТАТАР ПЯТАЧОГЫ”, 19 апрельдә, Самараның “Родина” скверында (сквер Калинина) уздырылачак”, - дип сөйләде. Милли оешмалар, Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров аңа бу чараны үткәрүдә булышлык күрсәтергә вәгъдә иттеләр. Татарларыбыз да бөтен эшләрен ташлап, чарабызга килсеннәр иде. Гармун, тынлы оркестр, Рәфис Кәлимуллинның җырларына рәхәтләнеп биербез! Искәртеп үтәбез, “Родина” скверы әлегә расланмаган, “Татар пятачогы” башка урында да уздырылырга мөмкин. Ә көне билгеле инде. Афишаларны карап барыгыз!
 
Җыелыш Талип хәзрәт Яруллинның чыгышы белән тәмамланды. Ул җәен үткәреләчәк Сабан туйларында җирле көрәшчеләрне бүләк-ләргә кирәк, дип басым ясап әйтте. Читтән килеп бүләк җыеп йөрүче көрәшчеләрне дә мәйданга кертергә, ләкин төп бүләкне үзебезнең егетләргә бирергә кирәк, дип белдерде.
 
 

Эльвира РӘФЫЙКОВА
Бердәмлек
№ --- | 10.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»