|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2020 Матбугат
Альберт Шакировның “Юлчы” проекты өченче сезонын башлый (ФОТО, ВИДЕО)Альберт Шакиров Чуашстан авылларында югалган милли мираска тап булган. Әлеге мирас турында тулырак “Татарстан - Яңа гасыр” телеканалында “Юлчы” проектының өченче сезоны башлангач белеп булачак. Чит төбәкләрдә урнашкан татар авыллары тарихын, көнкүрешен барлау максаты белән Юлчы яңа сәфәргә җыена. Февраль ае тапшырулары Чуашстандагы татар авылларына багышланган. Әлеге тапшыруларның чыгарылышын “Яңа гасыр” каналында 13, 15, 22, 29нче февральдә карарга мөмкин булачак. “Юлчы” проектының авторы һәм алып баручысы Альберт Шакиров Чуашстан Республикасындагы Урмай авылында көе дә, биюе дә сакланып калган "Яулык биюе"н төшергән. Аулак өйләрдә кызлар гына бии торган әлеге биюне кызлар егетләрдән шулай битләрен каплап биегәннәр. Видеоязмада шул биюне Урмай авылында гомер итүче әби биеп күрсәтә.
--- |
Иң күп укылган
|