|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
09.02.2020 Фаҗига
Хәйруллин вертолеты һәлакәткә очраган мизгел ВИДЕОга эләккәнДепутат Айрат Хәйруллинның Bell 407 вертолеты һәлакәткә юлыгу мизгелен күзәтү камералары видеога төшереп алган. Кадрлар белән "БИЗНЕС Online" чыганаклары уртаклаша. Роликта күренгәнчә, камера шәхси йорт ишегалдында урнаштырылган. Укучы сүзләренә караганда, аның йорты Кама буенда урнашкан. Күзәтү камераларын карагач, фаҗига мизгеле эләгүе ачыклана.
Игътибар итсәгез, кадрларда якынча 17:22:06 сәгатьтә еракта ут кабынып алганын күреп алырга мөмкин — бу вакытта вертолет һәлакәткә юлыккан һәм елганың бозына бәрелгән дип фаразлана. Берничә секундтан соң бу ут сүнә.
--- |
Иң күп укылган
|