|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2020 Фаҗига
Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очраганны ике кеше күреп торганКичә Татарстанның Лаеш районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очраганны ике кеше күреп торган. Әтиле-уллы ике ир-ат вертолетның Кама елгасы бозы өстенә ничек килеп төшүе турында сөйләгән. «Заря» газетасы баш мөхәррире Ирина Монина сөйләгәнчә, һәлакәтнең шаһитлары — әтиле-уллы ике кеше боз белән капланган Кама елгасы өстенә вертолет төшкәнне күргән. Вертолет бер якка авышкан хәлдә очкан, шыгырдаган тавышлар ишетелгән, аннан соң ул боз өстенә килеп төшкән.
«Татар-информ» агентлыгы үз чыганаклары буенча ачыклаганча, Айрат Хәйруллинның гәүдәсен вертолет фюзеляжы астыннан тиз генә чыгара алмаганнар. «Фаҗига урынында тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшләгән. Шуннан соң гына һәлак булган депутатның гәүдәсен вертолет астыннан чыгардылар», — дип сөйләде ул.
«Татар-информ» язганча, кичән кичке сәгать алтылар тирәсендә депутат Айрат Хәйруллинның вертолеты Лаеш районында Кама елгасы өстендә һәлакәткә очрады. Вертолетта өч кеше булган — пилот, депутат һәм аның ярдәмчесе. Соңрак фаҗига урыныннан фотолар һәм видео пәйда булды. Бу һәлакәттә Айрат Хәйруллинның гомере өзелде, калган ике кеше хастаханәгә озатылды.
Беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның туганнары һәм якыннары кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Ул Айрат Хәйруллин Татарстан халкы хәтерендә мәрхәмәтле кеше, хәйрияче буларак та хәтердә калачагын әйтте.
--- |
Иң күп укылган
|