|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.02.2020 Фаҗига
Депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу УРЫНЫ һәм ВАКЫТЫ билгелеТатарстан парламенты җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин кичә фаҗигале рәвештә авиаһәлакәттә гомере өзелгән депутат Айрат Хәйруллин белән хушлашу чарасы филармония бинасында булачагын хәбәр итә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзенең инстаграмында пост урнаштырды:
«Хушлашу чарасы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе бинасында сәгать 11дә башланачак», — дип яза Фәрит Мөхәммәтшин.
Татарстан парламенты җитәкчесе депутатның якыннары, туганнары кайгысын уртаклашты.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|