|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.02.2020 Хәвеф-хәтәр
МЧС Айрат Хәйруллин утырган вертолетны эзли, ул 2,5 сәгать элек радарлардан югалганБортында Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин булган Bell 407 шәхси вертолеты радарлардан ике сәгать ярым элек югалган. Хәзерге вакытта МЧС хезмәткәрләре җирдә һәм һавадан эзләү эшләре алып бара. Бу хакта "БИЗНЕС Online"га үз чыганаклары хәбәр итә.
Басманың әңгәмәдәше сүзләренә караганда, вертолетта пилот, Айрат Хәйруллин үзе һәм аның ярдәмчесе булган. Ул вертолетның Лаеш районында радарлардан югалуын искәрткән.
Әлегә рәсми комментарий юк. Депутат ярдәмчесе аның Татарстан башкаласына эш визиты белән килүен, үзенең бүген Хәйруллин белән сөйләшүен сөйләгән, әмма һәлакәт турында берни дә белми.
Фото: Татар-информ
--- |
Иң күп укылган
|