поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 24 Апрель
  • Илсур Метшин - дәүләт эшлеклесе
  • Усман Әлмиев (1915-2011) - җырчы
  • Чулпан Хәйруллина - журналист
  • Миләүшә Сибгатуллина - журналист
  • Эльмира Зарипова - дәүләт эшлеклесе
  • Талия Миңнуллина - дәүләт эшлеклесе
  • Рауис Гәрәев (1949-2004) - галим
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
07.02.2020 Әдәбият

“Татар хатынын эш куркытмый”

2 февральдә Самараның “Розалина” татар кафесында өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Разия ӘЮПОВАның “Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе узды. Чарада өлкәбезнең татар милли хәрәкәт активистлары, өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы әгъзалары, Самараның “Яктылык” татар мәктәбе укытучылары һәм укучылары катнашты.

Разия Азимҗан кызы тәүге китабы чыгу шатлыгы белән уртаклашырга килгән кунакларга олы рәхмәтләрен җиткереп: “Бу беренче китабым. Анда өлкә “Бердәмлек” газетасына үзем иҗат икән, яисә “Розалина” кафесы, соңгы елларда җитәкләгән “Ак калфак” оешмасы эшчәнлеге турында башка авторлар язган төрле елларда басылып чыккан материаллар тупланган. Китапны бастырып чыгаруда “Бердәмлек” газетасы хезмәткәрләре ярдәм иттеләр. Газетаның баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева (ул китапка бик эчтәлекле рецензия дә язды), җаваплы сәркатип Гөлгенә Сәлахова һәм дизайнер-версткалаучы Гөлнур Рыбакова, язмаларны электрон форматка күчереп, хаталарын кат-кат тикшереп, китап итеп бастырып чыгарырга булыштылар. Аларга да, балаларыма, оныкларыма һәм бу эштә ярдәм иткән барлык кешеләргә дә зур рәхмәт!” — дип сөйләде Разия ханым.
 
Кунаклар китапка югары бәя биреп, автор турында җылы сүзләр әйттеләр. “Сезнең хезмәтегез безнең күз алдыбызда, башкаларга да үрнәк булырлык. Шуңа китап та бик эчтәлекле. Тагын бер җыентык чыгарырлык эшләр башкарырга насыйп булсын”, — дип котлады Разия ханымны Самара төбәге тарихчысы Шамил Галимов.
 
“Бердәмлек” газетасының баш мөхәррире Эльмира Варфоломеева Разия Азимҗан кызы белән 90нчы еллардан бирле таныш булуын белдерде. “Ул - редакциянең күптәнге дусты, газетага һәрдаим мәкаләләр язып тора. 30 ел эчендә тупланган шул мәкаләләр бу китапка керде. Алар буенча Разия апаның иҗатын да, аның дөньяга булган мөнәсәбәтен дә күрергә була. Безнеңчә, бик матур, эчтәлекле китап килеп чыкты”, — дип фикерен белдерде Эльмира Мөгәммәр кызы.
 
 
“Разия апаның никадәр милли җанлы, иҗади күңелле кеше булуына гаҗәпләнәм. “Яктылык” мәктәбе, милли оешмаларыбыз оештырган бәйрәмнәрдә дә ул актив катнаша. Өлкә “Ак калфак” җитәкчесе буларак, Разия Азимҗан кызы үзе дә төрле мастер-класслар уздыра, “Яктылык” мәктәбе укытучыларын һәм укучыларын да үз эшләренә катнаштырып, үсеп килүче буынны милли рухта тәрбияләүгә зур әһәмият бирә”, — дип сөйләде татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина.
 
Өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы директоры Эльвира Власкина да Разия ханымның эшчәнлегенә югары бәя бирде. “Үткән елның ноябрендә, Самарада гөрләп үткән унынчы Мәүлид ән-Нәби бәйрәме кысаларында, Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы узган иде. Оешма җитәкчесе Кадрия Идрисова да, делегатлар да, Самарадагы милли тормышны күреп, канәгать калдылар. Бу чараның уңышлы узуында, һичшиксез, Разия Азимҗан кызының өлеше зурдан. Киләчәктә дә шулай бергә-бергә зур эшләр башкарырга язсын”, - дип сөйләде Эльвира ханым. Аның сүзләренә Похвистнево районының “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Илһамия Кәримова да кушылды. “Разия ханым, әниебез кебек, безне бергә җыя, яңа эшләргә рухландырып тора”, — дип сөйләде. Ә өлкә “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы активисты Әминә Ибәтуллина җитәкчесенә үзе чиккән калфак бүләк итте. Кул эшләренә алынуында, әлбәттә, Разия апаның йогынтысы зур булуын билгеләп үтте.
 
Өлкә “Туган тел” татар җәмгыяте активистлары Альбина Мәхмүтова һәм Асия Шәймарданова Разия Әюпованың бөтен чараларда да актив катнашуы турында сөйләделәр. “Киләчәктә дә бергә булыйк”, - дип, матур теләкләрен җиткерделәр.
 
Кичәдә җырлар, шигырьләр дә яңгырады. “Яктылык” мәктәбе укучылары Әнвәр Мифтахов һәм Сөмәйрә Аслан Роберт Миңнуллинның “Көтү әйбәт көтелгән” һәм “Әби кунакка килгәч” шигырьләрен бик матур итеп сөйләделәр.
 
Региональ “Дуслык” иҗади-иҗтимагый оешмасының татар сайты мөхәррире Искәндәр Сәетовның Разия Әюповага багышлап укыган “Әнием” шигыре дә кунакларны битараф калдырмады. Әле күптән түгел генә табадан төшкән китап авторына матур теләкләрен җиткереп: “Дуслык” сайтына яңа китапны тәкъдим итү кичәсеннән мәгълүмат куячакбыз. Гомумән, массакүләм мәгълүмат чараларында өлкә татарлары тормышы күбрәк яктыртылсын иде. Разия ханым кебек күренекле якташларыбыз, башкарылган эшләребез турында башка регионнарда да белсеннәр иде”, — диде ул.
 
“Татар хатынын эш куркытмый” китабын тәкъдим итү кичәсе шуның белән генә тәмамланмады. Февральнең 16сында күренекле шагыйребез Гакыйль Сәгыйровның тууына 82 яшь тула. Шушы уңайдан “Яктылык” мәктәбенең татар теле укытучысы Нурзидә Фәйзуллина аның биографиясен сөйләде, шигырен укыды. Тарихчы Шамил Галимов исә шушы көннәрдә генә Ульяновскида краеведлар утырышында булып кайткан икән. Ул да Ульяновск татарларының милли тормышын тасвирлады, андагы Милли үзәкнең эшчәнлеген яктыртты.
 
Бигрәк тә Альбина Мәхмүтованың “Розалина” кафесының баштагы еллары, татар яшьләренең “Зыялылар клубы” оештырылган, башка милли чаралар гөрләп торган елларны искә төшерүе күңелле булды. Аралашу чәй табыны артында да җыр-моң, шаян-көлке белән дәвам итте. Ә ахырда Разия ханым кунакларга үзенең тәүге китабын бүләк итте.
 
Ләйсән ЗАРИПОВА.
 
("Дуслык" сайтыннан)

---
Бердәмлек
№ --- | 07.02.2020
Бердәмлек печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»