поиск новостей
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 23 Апрель
  • Руслан Сафин - актер
  • Шәфәгать Тәхәветдинов - дәүләт эшлеклесе
  • Рәис Гыймадиев - җырлар авторы
  • Эльнар Сабирҗанов - җырчы
  • Зилә Мөбарәкшина - журналист
  • Равил Әхмәтшин - дәүләт эшлеклесе
  • Илдус Ахунҗанов (1930-1990) - әдәбият тәнкыйтьче
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
06.02.2020 Язмыш

Усал хатын «җилле» килен белән үзе күндәм каенанага әйләнә

Хастаханә палатасында ун көн буе бергә яткан апа белән төрле фикерләребезне уртаклаштык, үз кешеңә сөйләп булмастай серләр дә ачылды, кайбер кешеләрнең явызлыгыннан зарланыштык, кыскасы, эчләребезне бушаттык рәхәтләнеп.

Әйтәләр бит әле, кешенең кем икәнлеген сөйләшүеннән белеп була, дип. Күршем миңа нинди бәя биргәндер, мин исә, акыл нәрсә ул дигән сорауга, шушы апа дип җавап бирер идем.
 
Гомерен авыр хезмәттә уздырган, яшьли ике бала белән тол калган, 30 ел каенана белән яшәп, 35 яшьлек улы гүр иясе булгач, килене һәм ике оныгы белән торып кала ул төп йортта.
 
Үзе күргән авырлыклар турында сөйләгәндә ник бер тапкыр чырае сытылсын, яшь чыгарсын икән апаң?! Әйтерсең драматург язган пьесаның эчтәлеген сөйли-сөйли дә, нәтиҗәсен чыгарып, Аллаһка тапшырдым дип, сүзләрен җөпләп куя.
 
Каенанасы авылда гына түгел, дөнья­дагы бер усал хатын була. Барысына да түзеп, урамга чыгармый, күндәм килен булып яши башта. Аннары «җилле» килен белән үзе күндәм каенанага әйләнә. Икесенең дә начар якларын «плюсләр» белән төзәтеп куя.
 
Каенанасының пенсиясе кирәк-ярак алырга ярап куйса, килененең дуамаллыгы ике тол хатынга дөнья көтәргә уңай булды, ди. «Ничек инде?» – дигән соравыма, бер дә исе китмичә, килененең ир-ат халкын бик яратуын, берничә сөяркә тотуын җавап итеп әйтә. Ул сөяркәләрнең берсе печән-утын ташыса, икенчесе гел чәчәк букетлары бүләк иткән, берсе акчасын бер дә кызганмаган икән. Менә сиңа, ичмасам, каенана!
Бөтен газета-журналлардан бу тема буенча уфтанып, киңәш сорап яки ахыры аяныч булып төгәлләнгән язмаларны укып беләбез. Кайсы киленнәрне бер гаепсезгә, ире үлгәч тә туганнары бергә җыелып куып чыгаралар, кайсылары еллар буе мал бүлешә... Монда апаң уңайлы чишелеш тапкан. Килененең типтерүенә балалары сүз әйтмиме дигәч, исе дә китми:
«Ияләштеләр инде хәзер, әниләре бик сөйкемле борынлы шул», – дип җавап бирде ул. Бөтен хикмәт тә борында булып чыкты...
 
Әмма тормышын күпме генә ипле-җайлы итеп күрсәтергә тырышса да, күзләрендә барыбер язмышына тирән үпкә, гарьләнү чагыла иде шул палатадаш апамның.
 
Гөлфия СОЛТАНОВА, Лаеш, Имәнкискә

---
Шәһри Казан
№ --- | 05.02.2020
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»