|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2020 Сәясәт
Айрат Сибагатуллин "Казан Кремле" музеен җитәкләячәкТатарстанның элеккеге мәдәният министры Айрат Сибагатуллин «Казан Кремле» дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы җитәкчесе булачак. Бу хакта "БИЗНЕС Онлайн" хәбәр итә. Ул бу вазифада гыйнварда ТР Иҗтимагый палатасы рәисе итеп сайланган Зилә Вәлиеване алмаштырачак.
Айрат Сибагатуллин Татарстан Республикасы мәдәният министры булып 2011 елдан башлап 7 ел дәвамында эшләде. 2018 елдан ул «Татарстан — Яңа Гасыр» телекомпаниясенең башкаручы директоры — баш редакторы иде.
--- |
Иң күп укылган
|