|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.02.2020 Фаҗига
“Бала үлде. Аны бүген аппараттан сүндерделәр”31 гыйнвар иртәсендә Чиләбе өлкәсендә М-5 трассасында Башкортстанда яшәүчеләр ирле-хатынлы юл һәлакәтендә үлгән. Ашадан ерак түгел Kia Sorento машинасында 55 яшьлек водитель, каршы юл полосасына чыгып, уфалы гаилә китеп барган ВАЗ-2107 автомобиленә барып менә. Бәрелешү нәтиҗәсендә 27 яшьлек ВАЗ-2107 водителе Илшат С. авария урынында ук үлә, аның 33 яшьлек хатыны Гөлназның гомере ашыгыч ярдәм машинасында өзелә. Аларның 7 яшьлек кызы Зарина авыр тән җәрәхәтләре белән реанимациягә эләгә. Фаҗига гаилә ялларга авылга кайтып килгәндә булган. Ирнең - Салават районы Юныс авылыннан, хатынының Бүздәк районыннан булулары билгеле.
Һәм кичә, 5 февраль көнне кыз Заринаның да якты дөнья белән хушлашуы билгеле булды. Баланың үлеме хакында мәрхүмнәрнең туганы Ирина Байковага сылтанып UfacityNews.ru сайты хәбәр итте.
“Бала үлде. Аны бүген аппараттан сүндерделәр”, - дип сөйләгән И.Байкова.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: gtrk.tv
Фото: na-zemle-salavata.rbsmi.ru
--- |
Иң күп укылган
|