поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
29.06.2010 Җәмгыять

КЛИНДЕР УРТАСЫ

Капитализмга күчкәннән бирле җәмгыять, аның башында торучы түрәләр нәкъ Маяковский әйткән принцип буенча идарә итәләр, яшиләр, бүләләр. Ленинның бик дөрес сүзе бар: "Буржуаз дәүләт – капиталистларның вак йомышларын үтәүче комитет кына ул". Нинди генә реформа үткәрмәсеннәр, таякның икенче башы гади халык мәнфәгатьләренә китереп суга.

Менә шаулатып Бөек Җиңүнең 65 еллыгын бәйрәм иттек. Сугыштан исән кайтып, 65 ел яшәгәннәрне зурладылар. Рәхмәт хөкүмәткә. Күпләр машина, фатир алды, яки алачак. Ә бу юмарт бүләкләрдән кемнәр файдаланачак? Ятимлекне күрмәгән, әтиләре куенында үскән балалары. Чөнки ветераннарның иң яше дә сиксәннән узган инде хәзер. Ә моннан 65 ел элек сугышта үлеп калганнарның балаларына нәрсә?! Маяковский әйткәнчә – "клиндернең уртасы".

 

Мин 1931 елда туган, бәхетле балачак күрмәгән сугыш елы баласы. Дистәләгән миллион ятимнәрнең берсе. Күргәннәрне тасвирлап тормыйм – күп язылды. Әти сугышта 1942 елда, Харьков янында юкка чыкты. Дүрт бала калдык. Әнине заготзернага йөкче итеп җибәрделәр. Сугыш барышында ялсыз 12 сәгать эшләде. Вагонга йөк төйисе яки бушатасы булганда төннәрен чакыртып алдылар. Сугыш беткәч яңадан колхозга кайтардылар. Бушка диярлек эшләп, күп салымнар түләдек. Колхозның иң авыр эшләре ирсез хатыннар һәм аларның балалары җилкәсенә төште.

 

Аерата зур авырлыкларны һәм мыскыллануларны әтиләре репрессияләнгәннәргә күрергә туры килде. Минем хатынның әтисе колхоз бригадиры булган. Аны 1937 елда алып киткәннәр. Алты баласы калып, соңгысы тугач ачтан үлгән. Кайгыдан әнисенең күкрәгендә сөте кипкән. Әтиләрен ике ай буе район НКВДсында газаплаганнар, якыннары да танымаслык хәлгә китергәннәр. Поезд алып киткәндә: "Түзә алмадым, яла язылган кәгазьләренә кул куйдым инде", –дип әйтергә өлгергән. Бу аның соңгы сүзләре булган. Шуннан соң хаты да килмәгән, рөхсәт итмәгәннәр, күрәсең. Коми урманнарында эшләп, ачтан үлгән. Апаларын җаваплы эштән чыгарганнар. Калганнарын атлаган саен "халык дошманы баласы" дип какканнар.

 

Шулай да еллар үтү белән репрессия корбанарына шактый льгота ясадылар. Өйләре, каралтылары, маллары конфискацияләнгәннәргә хәзерге акча белән исәпләгәндә шартлы рәвештә генә булса да компенсация түләделәр. Пенсияләренә 110ар сум өстәделәр. Льготалар бетерелгәч ай саен 400 сум акча бирә башладылар. Теш протезларын бушка куйдыру мөмкинлеге бирделәр. Андыйлар утка, суга 50 процент ташлама белән түлиләр. Ел саен 30 октябрьдә җыеп чәй эчертәләр. Рәхмәт яусын! Соң булса да уң булсын дип әйтергә генә кала. Хатынның туганнары тормышта югалып калмады. Кичке мәктәпләрдә, шулай ук читтән торып укып белем алдылар. Бер абыйсы – Рәшит Камалов "Сельхозтехника"ның баш инженеры дәрәҗәсенә күтәрелеп, РСФСРның атказанган хезмәткәре исемен алды. Хатынымның ике туганы исән, калганнары гүр ияләре.

 

Хөсетләнеп язуым түгел. Әмма сугыш ятимнәренең кичерешләрен белдерми кала алмыйм. "Туй үпкәсез булмый" дигәндәй, хәзерге сугыш ветераннары һәм аларның гаиләләре алган өстенлекләр фонында, сугыш ятимнәренә "клиндер уртасы" гына тиюенә йөрәкләре януы бик тә табигый. Шунысы гаҗәп, безнең илбашларыбыз шушы гаделсезлекне ничек күрмиләр икән? Җитмәсә хәзерге кризис шартларында да олигархларга миллиардлаган өлеш чыгаралар. Шулар хисабына сугыш ятимнәренә дә өлеш чыгарып булмыймы?!

 

Тиздән яңа сайлаулар җитә. Безгә, сугыш ятимнәренә, бу мәсьәләне кабат-кабат күтәрергә кирәк.

 

Кукмара районы, Манзарас авылы.


Рафак ЯКУПОВ
Татарстан яшьләре
№ 78 | 29.06.2010
Татарстан яшьләре печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»