|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2020 Яңа китаплар
Айсылу Галиева: “Татарча китап чыкса – русчасын, русча чыкса, шуның татарчасын сорыйлар” (ВИДЕО)Татарстан китап нәшриятында Муса Җәлилнең яңа шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. “Беренче дәрес” дип аталган яңа китапның русчага тәрҗемәсе дә бар, ул “Первый урок” дип атала. Китапны ике телдә дә бастыру китап укучыларга җайлы булсын өчен эшләнгән. Чөнки кайберәүләр татарча укуны өстен күрсә, күпләргә русча уку аңлаешлырак. Татарстан китап нәшрияты хезмәткәре Айсылу Галиева яңа китаплар турында сөйләгәндә: “Берәр китап чыгуга, татар телендә булса – бу китапның русчасы юкмы дип, русча китап чыкса – бу китапның татарчасы юкмы” дип сорарга яраталар”, - ди. Яңа гына табадан төшкән “Беренче дәрес” китабы мәктәпкәчә яшьтәге һәм башлангыч сыйныф балалары өчен махсус чыгарылган китап. Биредә Муса Җәлилнең 1930нчы елларда балалар өчен язылган “Карак песи”, “Сәгать”, “Беренче дәре”, “Кәккүк”, “Куян” кебек таныш шигырьләре урын алган.
Шулай ук сугыш елларында язылган “Моабит дәфтәре” җыентыгыннан, кече яшьтәге балаларга барырлык “Кызыл ромашка”, “Чулпанга”, “Кичер, илем”, “Катыйльгә” кебек шигырьләре дә китапта урын алган.
--- |
Иң күп укылган
|