поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 20 Апрель
  • Сания Әхмәтҗанова - шагыйрә
  • Фәиз Камал - журналист
  • Ибраһим Хәлфин (1778-1829) - галим
  • Гөлназ Шәрипҗанова - җырчы
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
Архив
 
05.02.2020 Шоу-бизнес

Рината Тей: "Әлегә улыбызны әтисе янына алып бармадык. Бик авыр кичерә"

Рината Тейның ире 25 октябрь көнне юл һәлакәтенә очраган. Шул вакыттан бирле ул комада ята иде. Журналист Эльза Газизова җырчы белән сөйләшкән.

Аның блогында әлеге интервьюдан өзек тәкъдим ителә:
 
- Рината, ирең комадан чыга алдымы? Хәле ничек?
 
- Бүгенге көндә ирем авыр пациент булып санала. Мөстәкыйль рәвештә берни эшли алмый. Утырткан очракта да ярдәм кирәк. Шунысы сөендерә: безне ишетә һәм аңлый. "Безне аңлыйсыңмы?" - дип сорасам, күз карашлары белән күрсәтә. Хәзерге вакытта икенче реабилитацияне үтәбез. 3 атнага сузылган беренче реабилитацияне үттек. Икенчесе дә 3 атнага сузылачак. 3 атнадан да артык тотмыйлар икән.
 
Кире үз хәленә кайту озак булачак. Хәзер без аны креслога утырта башладык. Аллага шөкер, башын, аркасын туры тотарга өйрәнде. Авыр, әлбәттә. Әмма тырыша. Табиблар аякка басуына ышандыралар. Алла боерса, бер ел эчендә аякка бастырырга тырышачакбыз. Ирем үзе дә бирешми. Сөйләшәсе килә, әмма булдыра гына алмый. Торырга тели дә бит. Тик сул ягы тулаем җәрәхәтләнгән. Сул кулына ике тапкыр операция ясатырга туры киләчәк. Аягы штифтка җыелды. Бик нык ябыкты. Махсус трубка аша ашатабыз. Йотарга аңа бик кыен. Ай ярым комада ятты. Авызына нинди генә трубкалар тыкмаганнар. Артыгы белән... Бозылган... Анализлары әйбәт. Минем максат - иремне аякка бастыру, аны элеккеге тормышына кайтару. Алла боерса, кулымнан килгәнчә барысын да эшлиячәкмен.
 
- Син бер постыңда Аллаһы Тәгаләдән бирелгән бер сынау дидең бу авыр вакытың турында. Син чыннан да кыю кыз. Яныңда терәк булырдай кешеләрең бармы? Бигрәк тә улың бу сынауны ничек кабул итә?
 
- Аллаһы Тәгалә кеше җиңеп чыга алмаслык сынаулар бирми. Авырлыкларны җиңеп чыгарга насыйп итсен. Ике яктан да әти-әниләребез килеп торалар. Улыбызны карарга да ярдәм итәләр. Мин инде иртәдән кичкә кадәр ирем янында. Иремнең абыйсы белән чиратлашып карыйбыз. Андагы персоналга калдыра алмыйбыз инде. Алар чит кеше. Ышаныч юк. Шуңа абыйсы белән ничек тә булса, чиратлашып карыйбыз. Әлегә улыбызны әтисе янына алып бармадык. Бик авыр кичерә, бик сагына. Ул тышкы кыяфәте белән әтисенә охшаган. Әтисе белән бик бәйләнгәннәр. Аның юл һәлакәтенә очрап, аягы-кулы сынганын белә. Тиздән тереләчәгенә ышана.

Эльза ГАЗИЗОВА
Матбугат.ру
№ --- | 05.02.2020
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»