поиск новостей
  • 20.04 Кияүләр. Тинчурин театры, 17:00
  • 20.04 "Тапшырыл...ган хатлар", Кариев театры 18:00
  • 21.04 Яратам! Бетте-китте! Тинчурин театры, 17:00
  • 24.04 Хыялый, Тинчурин театры, 18:30
  • 24.04 "Муса. Моабит" Кариев театры, 11:00, 13:00
  • 26.04 Ай, былбылым! Тинчурин театры, 18:30
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 19 Апрель
  • Гөлнара Абитова - актриса
  • Гөлназ Миньязова - журналист
  • Мөнир Шакиров - журналист
  • Рөстәм Нәбиуллин - журналист
  • Дәниф Шәрәфетдинов - җырчы
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
  • Жэйге язшы сыйфатлы Лукойл нефтегаз очен тегелгэн, бер дэ киелмэгэн спецодеждалар бар. Костюмнар чалбары белэн, чалбарлар серым да бар, 44 размеры резин итек 500 сумга, СУ уткэрми торган перчаткалар хэм башка эйберлэр. Барсы да Казанда Павлюхин урамында. Кыйммэт тугел. Шалтыратыгыз я ватсапка языгыз. 8 927 036 61 07
  • Исэнмесез! Биектау районы Станция куркачида 2 булмэле квартира сатыла 60 кв,м. Электричкага якын. Казанга 50 км. Тел 89625632681.шалтыратыгыз.
  • Никах, юбилей,Туган кон,балалар бэйрэмен,торле кичэлэрне алып барабыз.8-4кэ хэтле шалтыратта аласыз.89393453961
  • Чистаидан иорт сатып Алам чистаинын узенэн 89274905164
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227.
  • Сдается 2-х комнатная квартира по ул. Ф.Амирхана порядочной семье на длительный срок. В квартире есть мебель, рядом остановка, магазины, рынок. Только граждане РФ без животных!!! 8-965-584-66-30 собственник.
Архив
 
05.02.2020 Хәвеф-хәтәр

“Беренче көнне миңа биш кредит рәсмиләштерделәр, иремә – алтыны”

Йөздән артык Казан кешесе миллионнарча сум кредит түләргә тиеш булып калган. Барысына да җиңел юл белән генә акча эшләргә теләү гаепле. Әлбәттә инде, кредит түләргә берсенең дә мөмкинлеге юк. Алар – бик зур афераның корбаннары.

Алдалау схемасы түбәндәгечә. Баш эшләп бетермәү сәбәплеме, әллә инде нәкъ шул вакытта акча кирәк булганмы, кайберәүләр башка кеше техника сатып алган өчен кредит рәсмиләштергәннәр. Моның өчен 10–15 мең сум акчага ия булганнар.  Әлбәттә инде, кибеттән сатып алган товарны аларга бирү турында уйлап караучы да булмаган.  Гыйнвар аенда  түләүләр  кермәгәч, банклар  акча таләп итә башлаган. Аңлашыла ки, алар килешүгә кул куйган, кредит рәсмиләштергән затларга мөрәҗәгать иткәннәр.
 
Кредит белән мавыгу шул дәрәҗәгә барып җиткән ки, хәтта бер кеше берничәне рәсмиләштерергә өлгергән. “Мин берни дә эшләмәдем, ниндидер документларга кул гына куйдым, – дип сөйли алданучыларның берсе. –  Беренче көнне миңа биш кредит рәсмиләштерделәр, иремә – алтыны”. Тиз генә өйләренә кайтып, ирләрен, туганнарын, балаларын алып килүчеләр, аларны шәп кенә төп башына утыртучылар  шактый булган.
 
Шул рәвешле кредитка рәсмиләштерелгән техниканың барысы да “Мега” супермаркетындагы  “М.Видео” кибетеннән сатып алынган. Бу кибетләрдә исә ул хакта бөтенләй белмиләр. Полиция бүлегенә  әлегә 50 гариза кергән. Тикшерү эшләре бара.
 
Сводкалардан күренгәнчә, төп башына утыртуның  гадирәк юллары да бар. Казанның Рихард Зорге урамында бер ир-ат янына таныш булмаган хатын-кыз килә дә: “Кызың бал җибәргән иде. Акчасын түләмәде”,  – дип әйтә.  Ата кеше ышана инде, акчаны тапшыру ниятеннән хатын-кызны өенә чакыра.  Фатирга кергәч, карак,  әлбәттә инде,  байлыкның  кайда ятканын бик тиз чамалый.  Бер стакан су сораган була да, хуҗа кеше кухняга киткәч, акчаны  кесәсенә шудыра.  Карак  чыгып киткәч кенә, ир-атның   кызына шалтыратырга башына килә.  Кызы: “ Мин бернинди бал җибәрмәдем”, – дигәч, барып караса, 9 мең сум акчадан җилләр искәнен күрә.  Шунда ук полициягә шалтырата.
 
Бәхеткә,  каракның кем икәнлеген тиз арада ачыклыйлар һәм тоткарлыйлар.  Ул 47 яшьлек Самара кешесе булып чыга.  Җинаять эше кузгатыла.  Тик, ни гаҗәп,  мондый  хәлләр турында күпме генә  язып, аңлатып торуга карамастан, без бер үк тырмага абына торабыз.   Җинаятьләрнең нинди генә төре юк. Саграк булсак иде.

---
Ватаным Татарстан
№ --- | 05.02.2020
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Ханский дом
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»