|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.02.2020 Җәмгыять
Татарстанда пациентлар күп булу сәбәпле, коридорда кабул итүне алып барган табибка рәхмәт белдерәләр (ФОТО)Әлеге хәл Түбән Камада булган дип язалар социаль челтәрләрдә. Поликлиниканың коридорында пациентларны кабул иткән яшь табибка халык рәхмәт белдерә. "Кеше бик күп иде, кабинетта урыннар юк иде. Бу табиб менә шулай, урындыгын тәрәзә төбенә куеп, параллель рәвештә халыкны кабул итте. Барысын да бик яхшы аңлатты һәм дәвалау язды», — дип тасвирлый укучылар.
Рәхмәт посты интернетта бик тиз популярлык казана. Комментарийларда кешеләр медикка рәхмәт белдерәләр. Табибның элеккеге пациентлары аның турында бик ярдәмчел һәм җаваплы кеше буларак яза.
"Бу табибның фамилиясе - Фролов. Авыруларга һәрвакыт ярдәм итә», — дип яза алар.
Чыганак һәм фото: Реальное время
--- |
Иң күп укылган
|